Конспект открытого занятия "Мальвина белән сәяхәт"

1
МБДОУ “КАРЛЫГАЧ”
“Мальвина белән сәяхәт”
Катнаш төркемдә балаларны юлларда үзләрен хәвефсез
тоту кагыйдәләренә өйрәтү шөгеле.
Тәрбияче: Зияутдинова А.Ш.
2017
2
Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре
турындагы белемнәрен ныгыту.
Бурычлар: уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу
күнекмәләрен ныгыту:
- Ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;
- Балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче
сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: рәсемнәр, 2 гараж, светофор, зебра, юл билгеләре.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән
исәнләшик, хәерле көн телик.
Бүген безгә тагын бер кунак килергә тиеш. Нишләптер күренми. (Ишек
шакыган тавыш килә) Мальвина керә.
Мальвина: Мөмкинме, исәнмесез балалар!
Тәрбияче: Исәнме, Мальвина. Нәрсә булды, нигә соңа калдың?
Мальвина: Балалар, мин сезгә көчкә килеп җиттем. Минем күптәннән зур
дөньяга чыккан юк иде, арып, куркып беттем. Машиналар тыз да быз йөреп
кенә торалар, юл аркылы тиз генә йөгереп чыкмакчы идем, бер машина бәреп
китә язды.
Тәрбияче: Мальвина, ә син юл йөрү кагыйдәләрен белмисеңмени?
Мальвина: Юк белмим. Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре?
Тәрбияче: Безнең балалар хәзер сиңа барысын да аңлатырлар.
Ә син юлда йөри торган транспортларны беләсеңме?
Мальвина: Беләм, беләм, алар турында табышмаклар да беләм әле мин.
Тәрбияче: Яле, әйтеп кара.
Мальвина:1. Аяклары түгәрәк
Куышалар тәгәрәп.
Үзем утырам, үзем чабам
Теләсә кая таба. ( Велосипед)
3
2. Тыр-р дисәң туктамый
На-а дисәң атламый
Печән салсаң ашамый
Койрыгын борсаң чаба. ( Машина)
3. Нинди гаҗәп бер өй бу
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина,
Бар ашаганы бензин. (Автобус)
4. Ат түгел ул, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми
Үзе тыр да тыр килә
Я, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)
5. Аңа кеше ташырга
Кирәк түгел солы да
Ашыйм мин бераз бензин
Аякка киям резин.
Беләсенме җавап бир
Исемем (автомобиль)
(Табышмак әйтә, рәсемен күрсәтеп бара).
Тәрбияче: Синең рәсемнәрен белән 1уен уйнатып алыйм әле.
Уен “ Нәрсә юкка чыкты?”
Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче бер рәсемне алып куя, балалар кайсысы
юк икәнен әйтергә тиешләр.
Тәрбияче: Ә хәзер урам буйлап сәяхәткә чыгыйк. Мальвинага юлда йөрү
кагыйдәләрен өйрәтербез.
Балалар, без кайдан барырбыз икән? Җәяүлеләр кайдан йөри? (Тротуардан)
Балалар “сәяхәткә” китәләр.
Тәрбияче: Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар
(материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр), ачып карыйк әле,
машиналар ич бу һәм аларның гаражлары.
- Монда нинди машиналар бар?
Балалар: Йөк һәм җиңел машиналар.
4
Тәрбияче: Йөк машинасы ни өчен кирәк, ә җиңел?
Балалар: Йөк машинасы ком, таш ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләр
утыртып йөртү өчен кирәк.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә хәзер машиналарга булышыйк, йөк
машиналарын зәңгәр гаражга, җиңел машиналарны яшел гаражга кертик.
Ә без юлыбызны машинага утырып дәвам итәрбез.
Мальвина: Туктагыз әле, туктагыз без ниндидер багана янына килеп җиттек,
өч күзе ялтырап тора.
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?
Балалар: Светофор!
Мальвина: Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның?
Балалар: Светофор машиналар бер-берсенә бәрелешеп бетмәсен
өчен,хәвефсез хәрәкәт итү өчен кирәк. Аның утлары берсе кызыл
машиналар туктап тора, сары төстә машиналар хәрәкәт итәргә әзерләнә,
яшел төстә машиналар хәрәкәт итә.Ә кешеләр өчен башка светофорда
куела,машиналарга яшел ут янганда анда кызыл ут янып тора.,машиналарга
кызыл ут янгач чыгарга рөхсәт итүче яшел ут яна
Тәрбияче: Безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.
Зөлейха: Урамны күзәтеп
Ваемсызны кисәтеп
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Әйтеп тора өч сүзне.
- Кузгалма !,- ди кызыл күз.
- Сабыр!, - ди сары күз.
- Ярый, - ди – яшел күз.
“Светофор” уены.
Тәрбияче кызыл төс күрсәтсә, балалар туктап тора, сары кул чабалар, яшел
төс – бер урында атлыйлар.
Мальвина: Бу нинди сызыклар соң монда?
5
Балалар: Бу зебра - юл аша чыгу урыны.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар уен уйнап алабыз,Мальвинада юл билгеләре
белән тагында якынрак танышыр.
Уен “ Нинди билге икәнен әйт”
Балалар юл билгеләрен җыялар.
Тәрбияче: Балалар, нәрсә килеп чыкты?(юл билгеләре). Балалар Мальвинага
3 юл билгесе турында сөйләп күрсәтик әле.
1. Ак кара тасмалар буйлап Раяз
Җәяүле горур атлый
Чөнки белә! Шушы билге
Гомерен уяу саклый. (Җәяүлеләр чыгу урыны)
2. Ул кисәтә шоферларны Шав.Камилә
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар,
Мәктәп, бакча бар! ( Кисәтүче билге)
3. Кызыл белән каелган Азалия
Ак өчпочмак эчендә
Әй йөгерә ике бала
Каядыр бар көченә
Бу билгене, билгеле
Шоферлар бик шәп белә –
Аеруча сак булыгыз,
Юлдан балалар килә! ( Сак булыгыз, балалар)
Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, молодцы. Мальвина, хәзер юл йөрү
кагыйдәләрен беләсеңме инде, кагыйдәләрне бозмассыңмы?
Мальвина: Юк юк бозмыйм. Миңа шуның кадәр белем биргәнегез өчен
рәхмәт сезгә. Минем сезгә бүләкләрем дә бар (бүләкләр өләшә).
Миңа инде китәргә вакыт.
Тәрбияче Рәхмәт, Мальвина бүләкләреңә хәерле юл сиңа, сау бул!
Ә хәзер балалар дәрес сәяхәтебезне җыр белән тәмамлыйбыз.
Җыр: “Светофор” җыры.