Сценарий "Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт"

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре
патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.
Тема. Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.
Максат.
1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен
камилләштерү.
2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,
тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.
3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.
Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив
мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар
тавышы, зур юл макеты, "серле” җәймә.
Шөгыль барышы
Тәрбияче-Хәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?
Балалар.-Кояшлы иртә кебек.
- Без бүген юл кагыйдәсен, өйрәнергә дип килдек.
Тәрбияче -Балалар, бүген безнең белән танышырга дип, бик күп
кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик
әле. (Исәнмесез!)
-Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин ул
бик еракта. Ә нинди патшалыкка баруыбыз хакында табышмактан
белерсез:
Алмаш – тилмәш өч күз яна:
Яшел, сары һәм кызыл:
Урамда исән йөрергә
Булыша ул көнозын.
-Нәрсә булыр икән бу балалар?
Балалар. Ул – светофор.
Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү
кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка
нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?
Балалар.
-Минем паровозик белән барасым килә .(Айнур)
-Ә мин машинада барыр идем .(Ильяс)
-Минем кораблик белән барасым килә. Анюта)
-Ә мин такси чакыртам да барам .(Ләйсән)
-Минем вертолетта очып барасым килә .(Диана)
Ә мин КАМАЗ белән барыр идем. (Илдан)
Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар
бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле
җәймәгә утыртып алып барам?
- Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп
сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез,
патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.
--- Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?
-Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса...
Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул
тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.
( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка
уйный. Күзләрен ачуга светофор килеп чыга.
(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете
Правее держи капитан,у нас впереди......БЕЗНЕҢ каршыда...
Тәрбияче.. Балалар, Кем икән бу безнең каршыда?
Балалар. Светофор,бу!
Тәрбияче.Дөрес, балалар, бу -светофор. Әйдәгез сүзне светофорның
үзенә бирик эле.
(Диана) Светофор.
Сак йөрегез! Күзләрегез
Булсын гел юлда гына .
Чыгыгыз урам аша,
Тиеш урыннан гына.
(Светофор балаларга уен уйната).
Тәрбияче. Рәхмәт, светофор хәзер без сезгә , светофор белән бергә
уен тәкъдим итәбез.
-Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?
Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор
төсләрендә, -----Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак
янагыз.
--- Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.
--- Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.
Килештекме? Бер, ике, өч уен башланды!
-Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны
дәвам итәбез.
Хәерле юл, дусларым,
Исән – имин йөрегез.
Юлда тәртипле булуның ,
Файдасы күп, белегез.
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, "Шигрият
аланы”на килеп җитәбез. (Балалар тезелеп баса)
Ильяс: Һәлакәтләр булмасын дип
Телидер һәрбер йөрәк
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк!
Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:
Ашыккан – ашка пешкән.
Сабыр иткән – барып җиткән,
Чыгармагыз сез истән.
Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче
Урам – юлда йөрмәсен
Бик йөрисе килә икән
Кагыйдәсен өйрәнсен.
Анюта: Юлны аркылы чыкканчы
Карап ал сулга – уңга.
Якында машина күрсәң,
Ашыкма, чыкма юлга
Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез.
Имин булсын юлыгыз.
Тәрбияче. Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на
барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы
уеныбыз.
-Безгә дөрес һәм тиз итеп, пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр
бала икешәр пазл алып урнаштыра.)
-Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”
Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?
( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына
банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)
Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.
Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.
Нишлисез сез монда?
Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл
йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен
башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл
йөрү кагыйдәләрен?
Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк,
тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол
уйныйбыз.
Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга
ярамый!
Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?
Тормасыннар әле, аударыйк!
Өч күзле бу багана да артык,
Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!
(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)
Тәрбияче.
Карлсон, гафу итегез,
Штраф түләп китегез.
Юлда тәртип боздыгыз,
Кагыйдәне боздыгыз!
Юлдан машина йөри,
Моны бүген кем белми?
Карлсон.
Кайда соң ул юл дигәне?
Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.
Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?
Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны
өйрәнергә кирәк.
Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә
инде?
Тәрбияче.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Кагыйдәләр күп төрле!
Истә калдырыйм дисәң син,
Безнең бакчага кил инде!
Карлсон.-Ярый, мин киттем алайса.
(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)
Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Ай-һай, машиналар тыз да быз
чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле
үзләрен!
1)Анюта. Йөк машинасы булам мин,
Исемем минем – КАМАЗ.
Чаллыда ясыйлар мине,
Миндәй машина бик аз.
2)Ләйсән. Ерактан ук күренәм мин,
Янып тора кызыл хач.
Мин ашыгам, шалтыратыгыз,
Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?
3) Ильдан. Бик тә кирәк транспорт мин,
Тигез юлдан җилдерәм.
Кем авылга, кем шәһәргә?
Теләгән җиргә китерәм.
4)Айнур Тизрәк үсеп шофер булсам,
Нишләргә белер идем.
Урамдагы һәр баланы
Утыртып йөрер идем.
5)Ильяс. Мин дә әтием шикелле
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт мин,
Машинам белән уйныйм!
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп
төрле машиналар белән таныштын шулаймы? Карлсон, кайгырма! Без
сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!
Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.
Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!
Балалар.Сау бул,Карлсон!
Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.
(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)
1 .Юл аркылы чыкканда,
Уңга-сулга карарга.
Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,
Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.
2. Юл билгеләре белән,
Дус яшәргә һәрвакыт,
Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.
Белсәгез сез шуларны,
Кагыйдәне ,юлларны
Сез яшәрсез,сау-сәламәт,тыныч имин!
Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп
җитәбез!
-Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?
-Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.
-Балалар сез әзерме?
- Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкият-тамаша күрсәтәбез.
( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә)
Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп
туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан
узып китәргә тиеш?дип.
Илдан (йөк машинасы): Мин иң кирәкле машина, төзелешкә
кирпечләр илтәм .Мине төзүчеләр көтә.
Анюта (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар
алып барам.Мине балалар көтә.
Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче
булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.
Ләйсән (скорый машина):Беренче мине үткәрегез!Мин авырулар янына
ашыгам.
Тәрбияче. Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр,
бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре,
инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.
- Менә хәзер үзегездә күрерсез...
-
- (Машинага утырып инспектор керә.
- Ул үзенең таягын күтәргән: Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр,
ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән
беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина
да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч,
үз эше белән китеп барган.)
- Инспектор.(Таягы белән курсәтеп)
- Беренче булып” Скорый-беренче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә
тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.
- Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.
Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?
Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.
Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?
Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.
Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?
Балалар: Инспектор.
Тәрбияче: Әйе, юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле
кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор
җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.
Инспекторлар кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы
көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң
беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче
машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.
Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык
көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.
Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти -
әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.
Очрамасын каршылыклар
Һич сезнең юлыгызда.
Тик яшел ут янып торсын
Һәрвакыт юлыгызда!
-Балалар, сезгә юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?
- Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда өйрәтербез.
Шулай бит.-
-Ә хәзер “Төсле машиналар” дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам
итәрбез.(Гараж ясыйбыз,рульләрне алабыз. Рейска чыгыбыз. )
Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән
кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап
кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.
-Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне
эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.
Мин шофер
Машина белән уйнарга,
Яратам мин яратам.
Берсе дә узып киталмый,
Чабалар минем арттан.
Кушымта:
Мин шофер,мин шофер.
Машинам нинди матур!
Тәгәрмәчләр әйләнә
Әллә-лә-лә-әләлә-лә.
(Хор) Урамда йөрү күңелле бигрәк,
Урамда йөри белергә кирәк.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!