Внеклассное мероприятие "Кәҗә белән Сарыкның маҗаралы сәяхәте"

Әстерхән өлкәсе Идел буе районы Кызан авылы
МБОУ “ Татаробашмаковская СОШ ” ( балалар бакчасы )
татар теле укытучысы:
Шәфигуллина Софья Рафиковна
Тема: « Кәҗә белән Сарыкның маҗаралы сәяхәте»
Максат: 1. Балаларның Г.Тукай әсәрләре белән кызыксынуларын арттыру.
2. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Кешелеклелек, ярдәмчелек, булышучанлык сыйфатлары
тәрбияләү.
Җиһаз: Су буе, урман күренеше, авыл күренеше
Компьютерда табигать һәм хайван тавышлары;
Җырлар өчен көйләр.
Алып баручы: Борын заман бер ир белән хатын торган.
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.
Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык,
Болар булган берсеннән берсе арык.
Әйтә бер көн ире:
“Кара монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән чыгып Кәжә белән Сарык
Ашап ята бушка гына алар азык”.
А.б: Хатын күнде, диде:
“Ирем, ярар, ярар
Бу икене кумаклыкка булсын карар,
Кәжә белән Сарык хәзер китсен бездән
Аларны соң асрап торып ни файда бар?”
әжә сарык тавышлары)
А.б: Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык
Булмый хужа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.
( Кәҗә белән Сарык булып балалар чыга.)
Кәҗә: Хуш инде, туган авыл!
Сарык: Сау бул, туган йорт!
әҗә белән Сарык «Туган авыл» Г. Тукай сүзләре җырын башкаралар)
К: Инде кая барабыз, Сарык?
С: Әйдә, Кәҗә, менә шушы сукмак буйлап алга атлыйк.
у тавышы. Су буе күренеше)
А.б: Кәҗә, Сарык сукмак буйлап сәфәр итте.
Китте болар , китте, китте.
Бара торгач бер көн утте, бер төн үтте-
Менә болар су буена килеп җитте.
С: Әйдә, Кәҗә, су буенда тукталыйк
Бераз гына яшел үлән капкылыйк. әҗэ Сарык үлән ашаган рәвеш китереп
утыралар).
Ширмада елга күренеше.Тарак тоткан малай күренә.
Малай: (Г. Тукайның « Су анасы» шигыреннән өзек сөйли)
Ник алдым инде бу алтын таракны?
Әй шушында ташлап калдырыйм әле. (Таракны ташлый. Тарак Кәҗә
каршына килеп төшә)
К: Тукта, Сарык, монда нидер ялтырый.
Тотыйм дисәм, хәттә кулым калтырый.
Тарак бит бу алтын тарак.
Нинди матур, туеп булмый аңа карап.
С: Әйе, тарагы бик шәп күренә. Кем югалтты икән соң аны?
Капчыгыбызга салып торыйк, бер кирәге чыгар.
(Таракны капчыкка салалар)
К: Чу,Сарык, кемдер елый түгелме? (Елаган тавыш ишетелә)
(Су анасы чыга)
Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син анны, ул бит минем алтын тарак.
Инде мин чәчемне нәрсә белән тарармын?
К: Су анасы, ни булды?
С: Ник елыйсың?
Су анасы: Ничек инде еламаска?
Бер малай тарагымны урлап качты бит.
С: Бу синең тарагын тугелме? Без аны таптык.
Су анасы: Әйе, менә бит ул минем алтын тарагым. Рәхмәт сезгә. Ә сез
нишләп йөрисез?
К: Без үзебезгә торырга урын эзләп йөрибез.
Су анасы: Калыгыз миндә. Минем су төбендә бер дигән өем бар.
К: Юк, без су төбендә яши алмыйбыз . Китик инде без. Сау бул, Су анасы.
Су анасы: Сау булыгыз. Хәерле юл сезгә!
(Алда урман куренеше. Агач шаулаган, кош сайраган тавышлар ишетелә).
А.б: Китте болар. Баралар Кырлайга таба.
Бара торгач җитте болар карурманга.
Шунда Сарык күләгәгә кереп ава
Һәм шәп кенә бер балта ул табып ала.
С:Балта таптым, алыйк .
К: Нигә безгә балта?
Каян таптың, шунда ташла.
С: Юк, Кәжә, ташламыйк.
Капчыкка салыйк. (Балтаны капчыкка салалар)
К: Кырлай ягынын табигате бигрәк матур.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк,
Күз ачып йомганчы, hичшиксез, жыярсын бер чиләк.
(Куркыныч тавышлар ишетелә)
С: Тукта, чу! Ямьсез тавышлы
Әллә нәрсә кычкыра…
Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме?
Нәрсә бу?
үрәлене күреп Кәҗә Сарык куркып кочаклашалар)
К.С: Шүрәле?!
Шүрәле: Син бераз кызган мине, коткарчы, и әдәм генәм.
Моннан ары үзеңә, нәселеңә тимәм.
Башкалардан да тидертмәм, ул минем дустым диеп;
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр.
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа ни бар?
Кысты һарап итте явыз Былтыр мине.
Ах, үләм бит, бу бәләдән кем килеп йолкыр мине?
А.б: Кәҗә белән Сарык
Тиз аңладылар хәлне
Ярыкка бармакларын
Кыстырган бит Шүрәле
Шүрәле: Курыкмагыз сез миннән
Усал түгел лә мин.
Кытыклыйсым килсә дә
Түзәм бүгенгә мин.
К: Сарык, китер тизрәк теге балтаны
Коткарыйк Шүрәленең бармагын. ( Бармакны ярыктан чыгаралар)
Шүрәле: Рәхмәт сезгә, Кәҗә белән Сарык.
Миңа бик тә ярдәм иттегез.
Урманымда кунак булып китегез
Җиләк-җимешләрдән авыз итегез!
Ярдәмем кирәк булса, рәхим итегез!
(Җыр “ Шүрүле”)
(Урман аланы күренеше К б\н С булып киенгән балалар аланда ял итәләр.
Күбәләк булып киенгән бала йөгереп чыга, аның артыннан малай куа. )
Күбәләк: Коткарыгыз! Коткарыгыз!
К: Ник син күбәләкне рәнҗетәсең?
Алар болай да бик аз яшиләр.
Ышанмасан, үзеннән сора.
«Бала белән Күбәләк» жыры башкарыла. Г. Тукай сүзләре. Малай белән
Күбәләк булып киенгән бала җырлый.
Малай:Әйдә, Күбәләк , дуслашыйк. Мин сезгә башка тимәм. Башкалардан да
тидертмәм.
Күбәләк: Әйдә дуслашабыз.
Рәхмәт сезгә Кәҗә белән Сарык. ( Малай белән Күбәләк чыгып китә.)
C: Кемгәдер ярдәм итә алу ничек рәхәт, әйеме Кәҗә?
К: Әлбәттә шулай, Сарык. Без синен белән алай ук кирәксез түгел икәнбез
әле.
С: Әйдә юлыбызны дәвам итик. Бәлки, тагын берәрсенә ярдәмебез тияр.
(Кәҗә белән Сарыкның алдына Куян чыга).
А.б: Шулай бара – барганда
Юлыкты алар Куянга.
Куян мескен елый иде
Үзе нидер уйлый иде.
К.С: Әй, Куян, куркак Куян, йомшак Куян
Монланасын нинди хәсрәт , кайгыдан?
Куян: «Бичара куян» шигырен сөйли.
К: Куян, без сиңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?
Куян: Мин үземнең дусларымны очратсам да бик бәхетле булыр идем
Чөнки мин япа-ялгыз.
С: Нишлибез, Кәҗә. Әллә ярдәмгә Шүрәлене чакырабызмы?
К.С: Шүрәле!Шүрәле!
үрәле чыга)
Шүрәле: Ни булды, дусларым?
С: Шүрәле, син бу бичара куянга дусларын табарга ярдәм итмәссең микән?
Чөнки ул ялгыз калган.
Шүрәле: Бик теләп, минем урманымда куяннар бик куп. Әйдә, куян, мин
сине алар янына алып барам.
Куян: Сезнең барыгызга да рәхмәт. Киттек, Шүрәле.
К.С: Сау булыгыз дуслар. (Эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә.)
К: Эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә.
Берәр авылга якынлашабыз ахыры.
С: Әйе шул.
А.б: Бара болар, бар , бара, һаман бара
Инде Кырлай урманы да артта кала
Килеп чыга Кәҗә, Сарык бер авылга
Урам буйлап болар атлый алга таба
( Авыл күренеше. Капка төбендә Гали белән Акбай. Алар «Кызыклы шәкерт»
шигырен сөйлиләр)
К.С: Исәнмесез?
Гали: Исәнмесез, Кәҗә, Сарык. Таныш булыйк, мин Гали булам, ә бу минем
дустым Акбай.
Ә сез нишләп йөрисез?
С: Без бик ераклардан килдек.
Бик күп җирләр күрдек.
К: Йөри-йөри арып бетте аяклар да,
Тузып бетте инде безнең таяклар да.
С: Безнең торыр урыныбыз юк, бәлки сездә безгә урын табылыр.
Гали: Мин хайваннарны бик яратам.
Рәхим итегез, бездә яшәгез.
К.С: Рәхмәт сиңа, Гали. (Кәжә өй тәрәзәсеннән карап тора, Гали аларга печән
ашата)
Акбай «Гали белән Кәҗә» шигырен сөйли.
А.б: Яши калды Кәҗә Сарык Галиләрдә.
Тату гына гомер итте алар бергә.
Күрмәделәр мохтаҗлыкны алар бер дә.
Гали көндә печән белән кунак итте
Нәрсә сөйлим, әкиятем дә шунда бетте.