Конспект урока "Дустың булмаса – эзлә, тапкансың икән – сакла!" 4 класс

“Дустың булмаса – эзлә, тапкансың икән – сакла!”
(4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Гөлнур ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре 125нче гимназиянең I квалификация категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Максатлар:
дидактик: А. Алланазаровның “Дустымны эзлим” шигырен укып,
шигырь эчтәлеген аңлап кабул итүгә ирешү; бәйләнешле сөйләм, уку
күнекмәләре формалаштыру;
үстерешле: гомумиләштерү, таркату кебек фикерләү формаларын
кулланышка кертү, логик һәм иҗади фикер эшчәнлеге өчен җирлек
тудыру;
тәрбияви: дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлы караш
тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча:
- шигырьне аңлап уку, эчтәлегенә төшенү;
- сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү, сүз байлыгын
арттыру;
- дәрес темасы буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр(УУГ):
Регулятив (РУУГ):
- дәреснең максатын һәм уку бурычларын билгели алу;
- һәр эш алымын аңлап, үзенең эшчәнлеген оештыру;
- эшчәнлеккә үзбәя бирү;
- регулятив коррекция ясау.
Коммуникатив (КУУГ):
- әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм ачык итеп әйтә белү;
- төркемнәрдә һәм парларда эшләү барышында уртак фикергә килү;
- укытучы һәм иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү һәм аңлау.
Танып белү (ТБУУГ):
- әсәрдә автор фикерен аңлау, үз фикереңне мөстәкыйль формалаштыруда
тормыш тәҗрибәсен куллану;
- фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;
- әдәби текст белән эшләү, тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.
Шәхси нәтиҗәләр:
- дуслыкның кадерен белергә өйрәнү, дустыңны югалту хисен аңлау;
- үзеңдә чын дусларга хас сыйфатларны булдырырга омтылу;
- дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлы булуның әһәмиятенә
төшенү.
Дәреснең тибы: яңа әсәр өйрәнү, бәйләнешле сөйләм үстерү.
Төп төшенчәләр: дуслык, дүрт аяклы дус, дуслык кадере, дусны югалту,
эзләү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле, рәсем сәнгате,
музыка.
Эшчәнлекне оештыру формалары: фронталь, төркемнәрдә, парлап,
индивидуаль.
Ресурслар һәм чыганаклар: дәреслек (Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова,
Ә.Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: татар телендә башлангыч белем бирү
мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек. 1нче кисәк.- Казан: Мәгариф-
Вакыт” нәшр. 2013. -97-98нче б.), укытучылар өчен методик кулланма (Әдәби
уку: татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфында
эшләүче укытучылар өчен кулланма / Г.М.Сафиуллина һ.б.- Казан: “Мәгариф-
Вакыт” нәшр. 2013), проектор, экран, презентация, белдерү язылган плакат,
карточкалар ояш нурлары, кластерлар), Дуслык турында җыр” (Р. Корбан
сүзләре, Ф. Әбүбәкәров музыкасы) аудиоязмасы.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку
гамәлләре (УУГ)
I. Оештыру-
мотивлаштыру.
Уңай
психологик
халәт тудыру.
1. Укучыларда яхшы кәеф,
дәрестә эшләү өчен уңай
халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
-Барыгызга да хәерле көннәр,
утырыгыз. Дәресебезне
башлыйк. Мин сезгә
уңышлар телим, дәресебез
сезнең өчен дә, минем өчен
дә кызыклы, файдалы булыр
дип өметләнәм.
Дәрескә әзерләнү,
зиһенне туплау.
- Исәнмесез!
-Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә!
(слайд 2)
Бер-берсенә карап
елмаялар, төркемләп
утыралар.
ШУУГ:әдәп-әхлак
кагыйдәләрен искә
төшерү.
КУУГ: укытучы
һәм сыйныфташлар
белән
хезмәттәшлек
мөнәсәбәтләре туу.
РУУГ: эш урынын
әзерли белү.
II. Яңа
темага карата
кызыксыну
уяту.
–Укучылар, бүген дәрескә
килгәндә мин бер белдерү
күрдем бит әле. Менә сезгә
күрсәтергә дип язып та
алдым.
“Белдерү
Дустымны югалттым.
Тапсагыз, миңа хәбәр итегез
әле, зинһар!” (Слайд 3)
-Белдерү нәрсә турында? Без
бу белдерүне биргән кешегә
булыша алабызмы?
–Нинди сүзләр җитми?
-Әгәр шул сорауларга җавап
булса, бу дусны табарга
мөмкин буламы?
Белдерүне тактага элә,
янына сорау билгесе куя.
-Сезнең бу дусны табасыгыз
киләме, булышабызмы?
Дәреснең темасын
билгеләү.
- Димәк, бүген дәресебездә
нәрсә турында сөйләшәбез?
Белдерүне укыйлар.
-Юк, булыша
алмыйбыз. Дустының
кем булуы, нинди
булуы аңлашылмый.
-Тышкы кыяфәте
нинди? Исеме ничек?
Кайчан югалган? Ничек
югалган?
-Әйе, була.
-Әйе!
-Дус турында, дусны
эзләү турында.
ТБУУ: танып- белү
мәсьәләсен
ачыклап, теманы
формалаштыру, уку
мәсьәләсен кабул
итү.
КУУГ: мәсьәләне
күмәк хәл итүдә
катнашу, үз
фикереңне җиткерә
белү.
РУУГ: регулятив
фаразлау.
-Укучылар, мин дәрескә 1
мәкаль алып килдем:
“Дустың булмаса – эзлә,
тапкансың икән – сакла!”
(слайд 4)
Бу - татар халык мәкале. Ул
безнең бүгенге дәресебезгә
туры киләме, аны дәреснең
темасы итеп алырга буламы?
Мәкальне хор белән
укыйлар, фикерләрен
белдерәләр.
III. Терәк
белемнәрне
ачыклау.
Терәк белемнәрне ачыклау.
(“Кояш” алымы).
-Укучылар, ачыклап китик
әле:
-Дус кем ул? Дус нинди
була?
Сезнең алда төрле сыйфатлар
язылган кояш нурлары ята.
Төркемдә укып,
киңәшләшеп, шуларның
дуска хас булганнарын гына
сайлап алыгыз әле.
- Нинди матур кояш
барлыкка килде. Кояшны
дуслык белән чагыштыра
алабызмы? Ни өчен?
Төркемнәрдә кирәкле
сыйфатларны
сайлыйлар, үз
фикерләрен әйтеп,
кояш нурларын
тактада беркетәләр.
Дус кем була?
(сыйныфташың,
күршең, ишегалдында
синең белән
уйнаучылар, бер
түгәрәккә йөрүче,
бакчага бергә йөргән
балалар, туганың һ.б.)
Дус нинди була?
( игътибарлы, ярдәмчел,
юмарт, яклаучы, гадел,
тугры, тәртипле,
кайгыртучан һ.б.)
-Кояш бөтен дөньяны
яктырткан кебек,
дуслык та безнең
күңелебезне яктырта,
җылыта. Дуслар белән
яшәве рәхәт, күңелле!
ТБУУГ: үз
фикереңне
башкаларныкы
белән чагыштырып
карау.
КУУГ:
сыйныфташлар
белән
хезмәттәшлек итү.
РУУГ: эшчәнлекне
оештыра белү.
IV. Яңа
теманы “ачу”.
А. Алланазаровның
“Дустымны эзлим” шигыре
буенча эшчәнлек.
-Дәреслекнең 97 нче битен
ачарга тәкъдим итәм.
- Шигырьнең авторы кем?
Аның турында ишеткәнегез
бармы?
Агагельды Алланазаров-
төркмән шагыйре, бүгенге
көндә Ашхабад шәһәрендә
яши икән. (Слайд 6)
Ә менә шигырьнең
тәрҗемәчесе – танылган
балалар шагыйре Роберт
Дәреслекне ачып,
шигырьне табалар.
Белгәннәрен әйтәләр.
Танылган балалар
шагыйре Р. Миңнуллин
ШУУГ: тормышта
дустың булуның
әһәмиятен аңлау.
ТБУУГ: дәреслек
материалында
кирәкле
мәгълүматны таба
белү.
КУУГ: укытучы
һәм башкаларның
фикерен тыңлый
белү, үз фикереңне
формалаштыру.
РУУГ: эш
тәртибен аңлап,
Миңнуллин турында сезнең
инде ишеткәнегез дә,
китапларын укыганыгыз да
бар. (слайд 7,8)
Проблемалы диалог
технологиясе.
1этап.
-Шигырьнең исеме буенча
анда сүзнең нәрсә турында
барачагын әйтә алабызмы?
2 этап.
а) -Укучылар, мин сезгә бу
шигырьне укыйм, сез
игътибар белән тыңлагыз. (
үрнәк уку).
б) Шигырьне 1 кат эчтән
аңлап уку, аңлашылмаган
сүзләрне ачыклау.
в) Сүзлек эше:
Яланнан-болыннан
Карлыкмаган булса-тавышы
бетмәгән булса
Пумала – кисточка (слайд 9)
г) сәнгатьле уку.
3 этап.
- Шигырьдә нинди дус
турында сүз бара?(слайд 10)
- Каян белдегез? Эт дигән сүз
юк бит. Шул юлларны табып
укыгыз әле.
-Шигырьнең төп геройлары
кемнәр?
“Кластер төзү” алымы.
1 төркем Эт нинди?, икенче
төркем Малай нинди? дигән
сорауга җавап эзли.
Тактада карточкалар
ярдәмендә кластер төзү.
(слайд 11,12)
турында алдан
әзерләнгән 1 укучы
чыгыш ясый.
-Кемдер дустын
югалткан һәм аны эзли.
Тыңлыйлар һәм карап
баралар.
Шигырьне 1 кат эчтән
аңлап укыйлар,
аңлашылмаган сүзләрне
әйтәләр, сүзлек
дәфтәренә язалар.
Сәнгатьле уку.
-Эт турында.
Укытучы сорауларына
тексттан табып
җаваплар бирәләр.
Димәк, дүрт аяклы дус
та була икән дигән
нәтиҗәгә киләләр.
-Бала һәм эте.
-Дүрт аяклы,тавышы
матур.
-Ятканда телен чыгара.
-Ялтырап тора күзе.
-Койрыгы пумала кебек.
-Акбай исемле үзе.
-Әйбәт дус. Яхшы
дустым.
-Үзе бик батыр иде.
эшчәнлекне
оештыру.
Динамик пауза
Музыка астында төрле
хәрәкәтләр ясау.
(“Дуслык турында җыр” (Р.
Корбан сүзләре, Ф.
Әбүбәкәров музыкасы)
Укучылар кушылып
җырлыйлар,
хәрәкәтләрне
кабатлыйлар.
V. Яңа
белемнәрне
гамәли куллану.
-Сезнең дүрт аяклы дустыгыз
бармы?
-Кемнең эте бар? Аның
исеме ничек?
-Әгәр, шигырьдәге шикелле,
синең дә этең югалса,
нишләр идең?
-Ничек уйлыйсыз, дустыңны
югалтмас өчен нишләргә?
Берничә укучының
үзенең дүрт аяклы
дусты турында
сөйләвен тыңлау.
-Эзләр идем, кешеләргә
мөрәҗәгать итәр идем,
белдерү язар идем.
-Дустың турында
кайгыртырга, аны
рәнҗетмәскә кирәк.
ТБУУГ: алган
белемнәргә таянып
эшләү, мөстәкыйль
рәвештә
мәгълүматны
эшкәртә белү,
тормыш
тәҗрибәсен
куллану.
КУУГ: төркемдә
хезмәттәшлек итә
белү, уртак фикергә
килү.
РУУГ: эшне
планлаштырып
башкару.
-Дәрес башында без дустын
югалткан балага булышырга
уйлаган идек. Әйдәгез,
белдерү язарга булышыйк
әле без аңа. Һәр төркем
белдерү язып карасын.
Белдерү аңлаешлы булсын
өчен нәрсәләр турында
язарга кирәк?
Төркемнәрдә уртак эш -
белдерү язу (төсле
фломастерлар һәм А3
форматындагы кәгазь
битләре өләшенә).
Текстын бергәләп
уйлыйлар, матур итеп
язалар, рәсемен дә ясап
куярга мөмкин. Эшне
тәмамлагач, һәр төркем
такта янына чыгып, үз
эшен күрсәтә,
белдерүне тактага элә.
VI. Рефлексия.
- Дәреснең темасы нинди
иде? Нинди яңалык белдек?
Дустын югалткан балага
ничек булыштык?
Белемнәрне бәяләү.
Өй эше бирү:
1) Шигырьне сәнгатьле итеп
укырга өйрәнергә (барлык
укучылар өчен).
2) Дуслык турында мәкаль-
әйтемнәр табып килергә
(ярымиҗади).
3) “ Минем дүрт аяклы
дустым” темасына хикәя
язарга (иҗади). (слайд 13)
Дуслык турында. Дүрт
аяклы дуслар булуын
белдек. Белдерү язарга
өйрәндек.
Үзбәя бирәләр (үзбәя
таблицасын
тутыралар).
Көндәлеккә язалар.
ШУУГ: үз
уңышларыңа һәм
башкаларныкына
сөенә белү,
төркемдәшләрең
ярдәменә рәхмәтле
булу.
ТБУУГ: нәтиҗәләр
чыгара белү,
дифференциациялә
нгән биремне
сайлый белү.
КУУГ: үз
фикереңне әйтә
белү.
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне
контрольгә алу,
үзбәя бирү, үз уку
эшчәнлегеңнең
нәтиҗәләрен
яхшыртуга ихтыяҗ
формалашу.
VII. Йомгаклау.
-Укучылар, дәрес башында
мин сезгә әйткән мәкальне
үзегезгә “Дуслык
формуласы” итеп кабул
итүегезне телим. Нинди генә
булсалар да дусларыгызның
кадерен белегез, саклагыз
аларны!
Безнең дәресебез тәмам. Сау
булыгыз. Уңышлы көннәр!
Фикерләрен әйтәләр.
Саубуллашалар.
Кушымта
Үзбәя таблицасы
Исемем:_________________________
Үземә куйган билгем:
Дәрес
Мин дәрестә
Кызыклы
Җавап бирдем.
Материалны
аңладым.
Бик үк кызык
түгел
Төркемдә эшләдем.
Аңладым, тик
сорауларым калды.
Күңелсез
Башкаларны гына
тыңладым.
Аңлап
җиткермәдем.