Технологическая карта "Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү" 3 класс

Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре
(УУГ)
Оештыру.
Мотивлаштыру
1. Уңай психологик халәт тудыру
(Слайд 1)
Исәнмесез, укучылар!
Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү.
Хәерле көн, Рәмилә Рафаэлевна!
КУУГ: классташлар һәм
укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда
Укытучы
Маннанова Рәмилә Рафаэль кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми
белем муниципаль бюджет учреждениесе
Предмет
Татар теле, 3 сыйныф (татар төркеме)
Тема
Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү
Максат
Бурычлар
Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу.
Укучыларның фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык булдыру.
Планлаштырылган
нәтиҗә
Шәхескә кагылышлы: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; үзмаксат кую,
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре
турында фикер йөртү; төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: булган белемнәрне куллана белү; өйрәнгәнеңнән чыгып сорауларга җавап табу;
чагыштыру, нәтиҗә ясау.
Коммуникатив УУГ: фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; парларда
аралаша, эшли белү.
Регулятив УУГ: дәреснең максатын һәм темасын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; укытучы һәм
сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны
билгели белү.
Предмет буенча: сыйфатны башка сүз төркемнәреннән аера белү; сыйфат турында белемнәрне
гомумиләштерү
Дәреснең тибы
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе
Төп төшенчәләр
Сыйфат, сыйфатланмыш, антоним, синоним
Предметара бәйләнеш
Әдәби уку, табигать белеме
Эшне оештыру
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эш
Материал
Дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф (Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова)
Методик пособие, карточкалар, схема, презентация, тест
Җиһазлау
Проектор, ноутбук
Хәерле көн сезгә, кызлар, малайлар!
Кәефләрегез ничек сезнең?
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү
халәте тудыру.
Кояшлы иртә кебек,
Тукай теле – татар телен
Өйрәнергә дип килдек!
хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
Актуальләштерү
Исем, фигыль сүз төркемнәрен
ачыклый, аларга хас үзенчәлекләрне
күрсәтә, мисаллар китерә белүләренә
ирешү
Сүзләр бирелә, шул сүзләрне исем һәм
фигыль сүз төркемнәренә аерырга.
(Кушымта 1)
-Укучылар, Сезнең алдыгызда схемалы
карточкалар ята. (Кушымта 2)
(Слайд 2) Дәрес барышында бу
карточкаларны тутырып, гомуми
кагыйдәне чыгарырга кирәк булыр. Бу
эшне дәреснең һәр этабыннан соң
тутырып барасыз.
Укучылар сүзләрне нинди сүз төркеменнән
булуына карап, шул сүз төркеме язылган
кәгазь янына ябыштыралар.
ТБУУГ:сүзләрне аерып
күрсәтеп кагыйдә
формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне истә тотып
гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү,
коллектив фикер алышуда
катнашу
Уку мәсьәләсен
кую
Укучыларны яңа материалга алып керү
өчен җирлек булдыру, уйланырга этәрү,
алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне
күзалларга һәм гомумиләштерүгә
ирешү. (Слайд 3)
-Минем сезне бер әкият белән
таныштырасым килә. Борын-борын
заманда сүз төркемнәре илендә яшәгән
ди Исем белән Фигыль. Алар бик дус
булганнар. Бер-берсен тулыландырып,
ачыклап, гел янәшә йөргәннәр. Шулай
яши торгач ни өчендер икесенә дә
күңелсез була башлаган. Алар дус эзләп
Игътибар белән тыңлау, фикер алышуда
катнашу,үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә
ирешү
ТБУУГ: танып белү
мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә,
инструкуцияләрне истә тоту
һәм аларга ияреп гамәлләр
кылу
КУУГ: коллектив фикер
алышуда катнашу
юлга чыкканнар. Ул дусны тапканнар.
Ул аларның тормышын матурлаган,
баеткан, бизәгән. Бу сүз белән Сүз
төркемнәре патшалыгы ямьләнеп
киткән.
- Безнең бүген дәресебезнең максаты да
бу дусның кем икәнлеген ачыклау
булып тора.
- Моны ачыклауда безгә Зирәкнең
биремнәре ярдәм итәр.
Уку мәсьәләсен
чишү
Презентациядә бирелгән
табышмакларга җавап табу. (Слайд 4)
Проблемалы сорау аша дәрес
материалын үзләштерүгә юнәлеш бирү,
уйланырга этәрү (Слайд 5)
-Табышмакларга җавап табып,
кроссвордны чишәргә, исем белән
фигыльнең дустын ачыкларга.
1. Тизлек, җитезлек ягыннан
Арысланга бирешмим.
Буйлы киемемне салмыйм,
Яшим шушы килеш мин (Юлбарыс)
(Слайд 6)
2. Ашка салсаң-тәм кертә, борынга
керсә –төчкертә (Борыч) (Слайд 7)
3. Төнлә калка,
Көндез ята. Ул нәрсә? (Ай) (Слайд 8)
4.Гәүдәгә дә ул бик дәү,
Көчкә дә ул бик көчле.
Озын борыны белән,
Күтәрә бөтен йөкне (Фил) (Слайд 9)
5.Кечкенә генә буе бар,
Өч кат сары туны бар (Суган)
Табышмакларны белүләрен тикшерү
Сыйфат сүзенә карата күзаллау булдыру,
фикер алышуда катнашу
Табышмак җаваплары әйтелә: юлбарыс,
борыч, ай, фил, суган, төлке
Предметларны күзәтә белү, аларның нинди
булуларын әйтеп бирү, төркемнәргә аеру
ТБУУГ: уку мәсьәләсен
чишүдә логик фикерләү, төп
билгеләрне аерып алу
нигезендә кагыйдә
формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы
һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу
(Слайд 10)
6.Нечкә билле,
Көлтә койрыклы (Төлке) (Слайд 11)
- Вертикаль буенча нинди сүз килеп
чыкты?
-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә
турында сөйләшербез? (Слайд 12)
Хәзер парларда схемалы карточкаларны
тутыра барабыз.
Схеманың өстенә нәрсә дип язырбыз?
Табышмактагы җавап сүзләргә нинди
сораулар куеп була? Сыйфат сүз
төркеме нинди сорауларга җавап бирә.
(Җавапларны схемаларга язып баралар)
- Укучылар, хәзер безгә сыйфатларның
нинди сүз төркемен ачыклавын белергә
кирәк. Моның өчен безгә Зирәкнең
биремнәрен үтәргә туры килер.
(Слайд 13)
Презентациядә предметлар күрсәтелә,
предметларның исемнәрен әйтергә һәм
сораулар куярга.
- Димәк, сыйфатлар нинди сүз төркемен
ачыклыйлар, нәрсәне белдерәләр?
Сыйфатлар ачыклап килгән исемне
ничек дип атадык?
-Дөрес, укучылар, молодцы!
- Зирәкнең алдагы биреме белән
танышыйк. Мин сезгә предмет
рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм.
- Сыйфат
- Сыйфат сүз төркеме.
- Сыйфат.
- Нинди, кайсы?
Фикер алышуда катнашу.
-Исем сүз төркемен ачыклыйлар, предметның
билгесен белдерәләр. Сыйфатланмыш дип
атала. (Схемага язып куялар)
Рәсемнәр ярдәмендә предметларның төсе,
тәме, формасы, холкы, вакытны, табигать
күренешләрен тасвирлавына карап
төркемнәргә аера белүләренә ирешү.
1 нче рәт: алма, ромб, лимон, кояш.
2 нче рәт: аю, кыяр, түгәрәк, бүре.
3 нче рәт: квадрат, куян, җәй, песи.
Карточкалар астына шул предметның
билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм,
тигез башкарырга кирәк. Предметның 1
билгесен язган саен карточкаларны
сәгать теле йөреше уңаена алыштыра
барасыз. (Кушымта 3)
-Димәк, сыйфатлар предметларның
нинди билгеләрен белдерәләр?
- Төсен
- Тәмен
- Формасын
- Характер
- Табигать күренеше билгеләрен
- Вакытны
(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры
килгән сыйфатларын укыйлар)
Схемага язып куялар.
Физкультминутка
Укучыларны ял иттерү. (Слайд 14)
(Слайд 15)
Укучылар басалар, шигырь уку барышында
хәрәкәтләр ясыйлар.
Бик күп эшләр эшләдек
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек,
Сузылдык, киерелдек,
Югарыга үрелдек.
Ә хәзер тынычланыйк,
Эшебезне дәвам итик.
Белемнәрне
ныгыту
Дәфтәрләрдә эш.
-Зирәкнең алдагы биремен башкару
өчен без матур язу өстендә эшләргә
тиешбез.
Матур язу күнегүе
ШУУГ: күршеңә ярдәм
итүдә танып белү
инициативасы күрсәтү
РУУГ: үзконтроль,
биремнәрне үтәүнең
Дәфтәрләрне ачтык.Иң элек дәрестә
дөрес утыра белүне тикшереп
алыйк. Аяклар? Идәндә. Арка?
Туры. Куллар? Партада.
Терсәкләр? Парта
читендә. Дәфтәрләр?Авыш.
Бер-беребезгә карадык, дөрес
утыруыбызга инандык.
Сезнең алдыгызда сыйфатлар язылган
карточкалар ята. Шул сыйфатларны
күчереп алып, беренче баганадагыларга
синоним сүзләр уйлап язасыз, икенче
баганадагы сыйфатларга антоним
сүзләр уйлап язасыз. (Кушымта 4)
- - Укучылар, беренче баганадагы
сыйфатларны нинди сыйфатлар дип
атарга була?
- Икенче баганадагы сыйфатларны
ничек дип атарбыз?
Матур язу өстендә эшләү
Охшаш мәгънәле һәм капма-каршы мәгънәле
сыйфатлар турында белемнәрне
системалаштыру.
- Синоним сыйфатлар.
- Антоним сыйфатлар.
Схеманы тулыландырып язып бетерәләр
дөреслеген тикшерү
КУУГ: мәгълүмат туплауда
үзара хезмәттәшлек
инициативасы күрсәтү,
иптәшеңнең гамәлләрен
бәяләү
Үзләштерү
дәрәҗәсен
тикшерү
- Ә хәзер сыйфатлар турында алынган
белемнәребезне гомумиләштерик, бер
калыпка салыйк. Сыйфат турында
үзебезнең схемалар буенча нинди
кагыйдә чыгара алабыз? Безнең 3
төркем бар. Хәзер төркемнәрдә
киңәшләшәсез һәм үзегезнең гомуми
бер схемагыз белән такта янына чыгып
сөйлисез. (Слайд 16)
- Рәхмәт,укучылар.
Сыйфат турында нәрсәләр аңлап
калуларын тикшерү.
Балаларның җаваплары тыңлана һәм
анализлана.
Схемаларны укытучыга җыеп бирәләр.
Индивидуаль эш. Тест сорауларына җавап
бирү, аңлау дәрәҗәсен күрсәтү.
ШУУГ: төркемдә эшли белү
ТБУУГ: Схемадан
файдаланып эшли белү, төп
билгеләрне аерып алу
нигезендә кагыйдә
формалаштыру, белемнәрне
структуралаштыру
күнекмәсе булу
КУУГ: үз фикереңне
җиткерә белү,
сыйныфташлар белән
хезмәттәшлек итә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу,биремне
-Ә хәзер сыйфат сүз төркеме турында
алынган белемнәребезне тикшереп
китик, тест эшләп алырбыз.
Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес
җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә
алабыз.
1. Сыйфат сүз төркеме нәрсәне
белдерә?
а) предметны;
б) билгене;
в) хәрәкәтне.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап
бирә?
а) Нишли?
б) Кем? Нәрсә?
в) Нинди? Кайсы?
3. Кайсы сүз артык?
а) Яшел
б) Кызыл
в) Хәйләкәр
4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры
килми?
а) Баллы
б) Акыллы
в) Яшел
5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?
а) Мин бүген бик иртә тордым.
б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.
в) Алсу матур күлмәк кигән.
үтәүнең дөреслеген
тикшерү, эшләнгән эшнең
сыйфатын һәм дәрәҗәсен
билгеләү
6. Матур сыйфатының антонимын
табарга
а) чибәр
б) күркәм
в) ямьсез
г) гүзәл
7. Җылы сыйфатының синонимын
табарга
а) эссе
б) суык
в) салкын
Белемнәрне
бәяләү, өйгә эш
бирү
Рефлексия
Экранга дөрес җаваплар чыгарыла,
укучылар бер-берсенең эшләрен
тикшерәләр, билгеләр куела. (Слайд 17)
Өй эшен хәбәр итү, аны башкару
ысулын аңлату (Слайд 18)
(3 төрле өй эше бирелә) (Кушымта 5)
Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, һәм
киләчәккә перспектива билгеләү.
Һәр укучының максатка ирешү
дәрәҗәсен билгели, бәяли, бәяләтә.
-Укучылар, без сезнең белән нинди
теманы өйрәндек?
-Нинди авырлыклар очрады? Нәрсәләр
аңлашылып бетмәде? Нәрсәләр белергә
теләр идегез?
-Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне
шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез.
1) Бирелгән тексттан сыйфатларны табып
язарга.
2) Сыйфатлар кулланып әкиятне дәвам
итәргә.
3) Әкиятнең эчтәлегенә карата мәкаль
язып килергә.
Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган
белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны
киләчәктә куллана белү
Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә
катнашалар.
Максат һәм нәтиҗәдән чыгып үз-үзләрен
бәялиләр.
ТБУУГ: биремне аңлау.
ШУУГ: үз уңышларың /
уңышсызлыкларың турында
фикер йөртү
РУУГ: эшләнгән эшнең
сыйфатын һәм дәрәҗәсен
билгеләү, җавапларны бәяли
белү, үзбәя
КУУГ: диалогта катнашу,
фикереңне дәлилле итеп
җиткерү.
(Слайд 19)
(Слайд 20)
Кушымта 1
Тәрәзә, килә, өстәл, китап, китте, оча, кайткан, каләм, дәфтәр, чәчәк, йөзде, пешерә.
Кушымта 2