Конспект урока "Елга буенда" 4 класс

Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Актүбә 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Азнакай районы Актүбә 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Байгузина Тәнзилә Әнәс
кызының дәрес эшкәртмәсе
Татар әдәбияты
(4нче сыйныф рус төркеме)
Дәреснең темасы: “Елга буенда”
Максат: Балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән
таныштыру.
Бурычлар: 1) балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү,
геройларның эш гамәлләренә бәя бирү.
2)куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә теләк уяту, беренче ярдәм күрсәтә
белүне камилләштерү.
3) балаларда миһербанлык хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
а) Исәнләшү.
- Исәнмесез кадерле укучылар, килгән кунаклар. Матур үтсен көнегез!
(1слайд)
б) Өй эшен тикшерү.
-Балалар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (Текст буенча сораулар
төзергә һәм аларга җавап бирергә)
- Дөрес, хәзер Блум шакмагы ярдәмендә өй эшен тикшерербез. Беренче
команда башлый, сорау бирә. Икенче команда җавап бирә.
Аңлат: кыш көне җиңел киенеп йөрергә ярыймы?
Ни өчен: ни өчен куян кызы чирләгән?
Нинди: Айболит нинди киңәш биргән?
Әйт: әйт әле, бу әкиятне кем язган?
Киңәш бир: син нинди киңәш бирер идең дустыңа?
Тәкъдим ит: сәламәтлекне ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Димәк, кыш көне ничек киенергә кирәк?
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Балалар,ә сез кышны яратасызмы? (Әйе, мин кышны яратам)
- Ә ни өчен кышны яратасыз? ( Чөнки чаңгыда, чанада, тимераякта
шуарга була)
- Дөрес. Ә хәзер , әйдәгез әле, бер-берегезне уйнарга чакырыгыз.
Алевтина Настяны кар бабай ясарга чакыра.
Лада Максимны чанада шуара чакыра.
Карина Әмирне тимераякта шуарга чакыра.
Ә Риналь Элинаны һәм Лизаны чаңгыда шуарга чакыра.(2 слайд)
- Балалар, ә кар бөртекләре нинди? (3 слайд)
- Карның ничек барлыкка килгәнен интернеттан эзләп табып , икенче
дәрестә сөйләргә әзерләнеп килерсез.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
- Барыбызда тактадагы рәсемнәргә карадык. Нәрсәләр күрәсез? (4 слайд)
- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
- Дөрес балалар, бүген без сезнең белән кышкы елга һәм боз өстендә үз-
үзеңне дөрес тоту турында сөйләшербез. Ә Татарстанда нинди елгалар
ага?
- Ә дәрестә нәрсә эшләрбез?
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
а) –Барыбызда тактага карадык, бу сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик,
алар безгә хикәяне аңларга ярдәм итәрләр. (5 слайд)
Тимераяк таяк
Каплаган боз
Шуа башлады янында
б) –Игътибар белән тыңлагыз һәм әйтегез сүз нәрсә турында бара?
- Коля кая бара?
- Хәзер үзегез эчтән укыгыз, шушы текстан үзегезгә нинди кагыйдә
чыгара аласыз?
-Бик дөрес әйттегез. Әйдәгез хәзер кагыйдә чыгарып карыйк. Димәк:
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: (6 слайд)
Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала.
Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән
төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә
тырышырга кирәк.
Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп
барырга кирәк.
Агач, куак, үлән арасындагы боз да юкарак була, ул тирәдән йөрү
бөтенләй тыела.
- Менә балалар, күрәсезме ничә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга
кирәк безгә. Әлбәттә өлкәннәрсез боз өстенә беркайчанда керергә ярамый.
Зурлар гына бозның нинди булуын билгели алалар. Ә шулайда бәла килеп
чыкса нишләргә кирәк ? Булышыргамы?
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта: (7 слайд)
Тизрәк ярдәм сорап чакырырга кирәк.
Суга төшүчегә озын әйбер атарга (шарф,таяк, бау) һәм тартырга, боз
өстеннән шуышып барырга.
Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы.
Бозга күкрәк белән шуышып менергә, таяну мәйданын арттыру өчен
аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп
ераккарак китәргә кирәк.
г) Ял итү минуты.
д) Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнашыр.(8 слайд)
1)Көн салкын иде.2) Коля тимераяк киде дә елга буена китте.3) Елга буенда
камышлар үсә. 4) Елга боз белән капланган. 5) Ул камышлар янында гына
шуа башлады. 6) Малай камышларга тотынды. 7) Коля суга бата башлады.
(2, 1,4,3,5,7,6)
е) Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу сыйфатларның (качества) кайсысы
Коляның абыйсына туры ?
Ярдәмчел, эшчән, игътибарлы, рәхимле, ялкау, тырыш, батыр, начар, юмарт,
әдәпле, игътибарсыз, рәхимсез,куркак, саран, җитез, әдәпсез.
ж) Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзе. (парларда эш)
1. Коля, буенда, китте, тимераякта, елга, шуарга. 2. Боз, капланган, елга,
белән. 3. Кебек, су, туңган, янында,камышлар, күренде. 4. Суга, ул, төшеп
китте, кинәт.
з) Ике раслауның кайсысы дөрес?
1. Коля күл буена китте.
Коля елга буена китте.
2. Коля чаңгыда шуарга китте.
Коля тимераякта шуарга китте.
3. Көн салкын иде.
Көн җылы иде.
4. Камышлар янында су туңган.
Камышлар янында су туңмаган.
5. Коля янында абыйсы юк иде.
Коля янында абыйсы бар иде.
6. Коля абыйсын коткарды.
Абыйсы Коляны коткарды.
V. Рефлексия.
а)- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Хәзер һәр команда кечкенә генә открытка ясый "Боз өстендә
куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик!". (открыткаларны яклау)
- Ә хәзер сораулар ярдәмендә алган белемнәребезне тикшереп карарбыз. Биш
сорау бирелә. Һәр сорауга 1 балл куела. (9 слайд)
5 сорауга да җавап бирсәгез 5” куела.
4 сорауга дөрес җавап бирсәгез “4” куела.
3 сорауга дөрес җавап бирсәгез “3” куела.
1) Вакыйга кайда була?
2) Коля елга буена нигә бара?
3) Елга буенда нәрсә үсеп утыра?
4) Малайга кем ярдәм итә?
5) Абыйсы Коляга ничек ярдәм итә?
б) Өй эше.
8нче күнегү, 121нче бит. (төрле хикәяләр язып кара)
- Ә сез балалар үзегезнең әти – әниегезгә, абый – апаларыгызга бүген боз
өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнүегез турында сөйләрсез.
Балалар бу кагыйдәләр гел исегездә торсын өчен , мин сезгә кагыйдәләр
җыентыгын бүләк итәм.
- Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.