Внеклассное мероприятие "Минем холкым - минем язмышым"

Ф. Хөснинең”Йөзек кашы” әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе.
“Минем холкым-минем язмышым.”
Лексик тема.Кайда син бәхет?
Сиңа ия булу өчен
Кирәкме әллә тәхет?!
Максат. 1.”Йөзек кашы” әсәренең эчтәлегенә нигезләнеп,укучыларның
мәхәббәт-тормышның юлдашы, кешенең холкы-аның язмышы, әхлак-
бәхетнең башы икәнлеген аңлауларына һәм дәлилләп бирә алуларына
ирешү.
2.Әсәргә бәйләп, укучыларның танып-белү активлыгын,
мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.
3.Әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау. 1.И.Юзеев, Ф. Яруллинның мәхәббәт турындагы шигырьләре.
2. Мәхәббәт турындагы әсәрләр тупланган “Сөю-
сәгадәт”дигән җыентык
3.Мәхәббәт темасына багышланган рәсемнәр.
С.Садыкованың”Беренче мәхәббәт”җыры.
Дәрес барышы.
1.Дәрескә уңай халәт тудыру..
Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез, балалар. Әйдәгез, бер-беребезгә
елмайыйк та, иң матур хисләр турында сөйләшүгә әзерләник. Бүген без
сезнең белән мәхәббәт, холык, язмыш, әхлак, бәхет турында сүз алып
барырбыз.
2.Укытучының тема буенча кереш сүзе.
-Бөек язучыларыбыз Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан әсәрләре кешелекле
һәм игелекле идея, рухи матурлык белән сугарылган. Аларның
әсәрләрендә халык әхлагы, тормыш матурлыгы, яшәү яме, халкыбызның
рухи гармониягә омтылышы киң урын алган.Ф.Хөснинең без әле генә
укыган “Йөзек кашы” әсәре дә дөрес яшәү рәвеше, җирдәге тормышның
мәңгелек кануннарын тасвирлавы белән гыйбрәтле. Бу әсәр бездә тагын
да матуррак итеп яшәү теләге тудыра, җир йөзендә мәңгелек темаларның
берсе булган мәхәббәт турында уйланырга мәҗбүр итә, кешенең иң зур
теләге-бәхетле булуның юлларын күрсәтә.
3.Лирик әңгәмә.
Укытучы. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт?
Көтелгән җавап: Мәхәббәт ул бер-береңне ярату; бер-береңне аңлау һәм
хөрмәт итү; мәхәббәт ул бөек, илаһи; мәхәббәтсез яшәп булмый;
мәхәббәт бар нәрсәне матур итеп күрсәтә.Ярата алган кеше матур уйлый,
матур сөйләшә, матур гамәлләр кыла.
Укытучы. Мәхәббәт турында шагыйрьләр ни диләр?
Көтелгән җавап:
“Мәхәббәт” дип әйтү белән, беләм:
Яңа җыр көтәсез җырчыдан...
Мәхәббәт ул – телдән төшми торган
Иң борынгы моңлы җыр сыман.
Уй-хисләрнең иң җылысын эзләп,
Саф дөньяга карап юл чыгам.
Шатлыклар да очрар, кайгылар да,-
Һич куркытмый юллар газабы.
Бармы җирдә мәхәббәтнең башы,
Бармы мәхәббәтнең азагы?
Иң беренче Җиргә кемнәр туган,
Иң беренче кемнәр яраткан,
Таһир-Зөһрә, Ләйлә-мәҗнүннәрнең
Сөю җырын кемнәр тараткан?
Кешелекнең сөю тарихына
Ничек, кай юллардан китәргә, мәхәббәтнең туган көне итеп
Кайсы көнне игълан итәргә?
Беренчеләр, башлап сөючеләр:
Адәмме син, әллә Хавамы?
Без бүгенге: “Сөям” диючеләр –
Сезнең мәхәббәтнең дәвамы. (И.Юзеев)
Укытучы. Мәхәббәт кайчан туган? Мәхәббәткә ничә яшь?
Көтелгән җавап:
“Мәхәббәткә ничә яшь? ” дисәгез,
мәгарәдә ташлар дәшмәстер...
Мин җырларны тыңлыйм: ул, мөгаен,
моңлы көйләр белән яшьтәштер.
“Мәхәббәткә ничә яшь?” дисәгез,
тынып калган вулкан дәшмәстер,
ул, мөгаен, мәңге тынмый торган
күңел хисе белән яшьтәштер.
“Мәхәббәткә ничә яшь?” дисәгез,
иске каберлекләр дәшмәстер,
ул,мөгаен, дошманлыкны җиңгән
ике гашыйк белән яшьтәштер.
“Мәхәббәткә ничә яшь?” дисәгез,
Дөнья тарихлары дәшмәстер,
ул, мөгаен, үзенә сөю килгән
һәрбер гашыйк белән яшьтәштер. (И.Юзеев)
Укытучы. Чын мәхәббәт бармы соң ул?
Көтелгән җавап:
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Үпкәләрләр бик бәхетле парлар.
Ә бәхетле парлар күпмелеген
Әйтә ала бары җәйге таңнар
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Бик күпләрнең хәтере калыр кебек,
Әзмени соң кайнар күз яшләрен
Яшәүчеләр тик мендәргә түгеп.
Чын мәхәббәт кенә елата бит
Һәм яралый безнең җаныбызны;
Җан яралы булгач, без соң аны
Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Рәнҗер иде миңа күпме толлар:
Яуда үлгән ярга тугры булып
Яши алар менә ничә еллар.
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Нәрсә әйтер миңа сөйгән ярым:
Ул бит мине егерме ел буе
Кулларында йөртә, түкми зарын.
Чын мәхәббәт юк ул, димик, дуслар,
Дәва гына эзлик ярабызга.
Замананың Таһир-Зөһрәләре
Арабызда яши, арабызда. (Ф.Яруллин)
Укытучы. Мәхәббәт дип әйтү белән күз алдына ни килә?
Җыр тыңлау.”Беренче мәхәббәт”.
4. Әсәрне анализлау.
Укытучы. Йөзек кашы”әсәрен дә мәхәббәт турында җыр дип әйтергә
була.Әсәр геройлары Вәсилә белән Айдар бер-берсен ихлас яратучы егет
белән кыз.Айдар мәхәббәтенең матур яклары нәрсәдә күренә?
Көтелгән җавап: Айдар матурлыкны күрә, бәяли белә. Ул матурлыкка
бөтен күңеле белән гашыйк.
Укытучы. Бик сөйләшүчән малай булса да, Вәсилә белән ялгыз гына
калгач, Айдарның теле тоткарлана, сөйләшер сүз таба алмый. Ни өчен дип
уйлыйсыз?
Көтелгән җавап: Айдар шаян, шук. Сүзгә дә кесәгә керә торган егет түгел.
Тик яраткан кешесе белән кара-каршы очрашкач, ул каушый, югалып
кала. Аны аңларга була, чөнки ул ихластан ярата.
Укытучы. Вәсилә дә Айдарны ярата. Мәхәббәте хакына ул нинди
адымнарга бара?
Көтелгән җавап: Вәсилә бик зур тәвәккәллек эшли. Туй буласы кичтә ул
Айдар белән качып китә. Кибетче Зариф малаена чыгарга ризалык биргән
булса да, ул аны чын күңеленнән яратмый. Киләчәктә тормышын
яратмаган кешесе белән үткәрүнең кыенлыкларын бик яхшы аңлый ул.
Укытучы. Мәхәббәт кешегә нинди йогынты ясый?
Көтелгән җавап: Мәхәббәт кешене үзгәртә. Матур, җылы хисләр тууга
этәргеч ясый. Ялгышларыңны танырга, кимчелекләреңне төзәтергә
булышлык итә. Яхшы эшләр эшләргә этәрә.
Укучыларның җавапларын гомумиләштерү.
Укытучы. Әйе, мәхәббәт яшәүгә көч бирә торган илаһи хис. Ләкин
тормыш, яшәү матурлыгы шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык
белән дә матур бит әле. Ә бу төшенчәләрнең барысын бер исем астында -
әхлаклылык дип атап булыр иде. Әхлаклы кеше үзе дә бәхетле,
башкаларга да андыйлар белән яшәве җиңел. Ә әхлаксызлык кемгә дә
бәхетсезлек кенә китерә. Йөзек кашы”әсәрен укып өйрәнгәндә, без моңа
тагын бер тапкыр ышандык.Бу фикерне без Госман образы аша дәлилли
алабыз.Сезгә Госманга хас булган сыйфатларны язарга кушкан идем.Аңа
нинди бәя бирдегез?
Көтелгән җавап: Госман бик көнче, мәкерле кеше. Вәсилә белән беренче
очрашканда ук инде ул Айдарны котырта башлый. Сабантуенда да
Айдарны уздырмас өчен аның атына камчы белән сугып,әшәкелеккә бара.
Ә соңыннан Вәсиләгә яла ягып, Айдар белән икесенең тормышын
чәлпәрәмә китерә.Кешенең өстенлеген күралмау, кеше бәхетсезлегеннән
тәм табу – Госманда булган иң зур кимчелекләр.
Укытучы. Госман ни өчен иң якын дусты булган Айдарга хыянәт итә?
Ник ул Вәсилә белән Айдарны аеру өчен көчен кызганмый?
Көтелгән җавап: Госман кара эчле кеше. Ул гомере буе Айдарны
эзәрлекли. Вәсиләне яратмаса да , Айдардан аера. Шулай итеп кеше
бәхетсезлегеннән үзенә тәм таба.
Укучыларның җавапларын гомумиләштерү.
Укытучы. Әйе, Госман күңеле белән ямьсез кеше.Ул гомере буе Айдарны
эзәрлекли.Һәм аңа җавап итеп, Айдар да үзгәрә бара.Ул бик кискен
хәлләрдә кала. Айдар белән булган хәлләрнең шулай бик кискенләшә
баруына нәрсә сәбәпче дип уйлыйсыз?
Көтелгән җавап: Айдарның холкы. Ул беркайчан да уйлап эш итми. Аның
турында “Эше алдан йөри, акылы арттан йөри” дип әйтергә була.
Укытучы. Ягез әле, Айдарны ничек сыйфатладыгыз?(Дәфтәрләрдә
язганнарны уку)
Көтелгән җавап: Айдар сөйкемле, шук, җор күңелле. Ул эш сөючән,
авырлыклардан курыкмый. Тәвәккәл, кыю. Әти-әнисенә хөрмәтле. Шул
ук вакытта ул тиз кызып китә, дуамал.
Укытучы. Айдарда яхшы сыйфатлар күпме, әллә тискәреләреме?
Көтелгән җавап: Аңарда яхшы сыйфатлар да күп, ләкин тискәреләре дә
җитәрлек.
Укытучы. Шул сыйфатларның кайсылары аңа иң күп бәхетсезлекләр алып
килә?
Көтелгән җавап: Аның уйламыйча эш итүе, тиз кызып китүе күп
бәхетсезлекләр алып килә. Әгәр ул җиде кат үлчәп бер кат кисә торган
кеше булса, күңелсезлекләрне булдырмый калырга да мөмкин булыр иде.
Укытучы. Әйе, Айдар үзенең дуамаллыгы аркасында үзе дә яраткан
кешесе белән кавыша алмады, Вәсиләне дә мәңгелек сагыш утына салды.
Нәкъ җырдагыча:
Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте айрылу газабы.
Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең
Кавышу булмады азагы?
Инде, укучылар, бәхет төшенчәсе турында уйланыйк.Бәхетле булу өчен
күбрәк нәрсәләр турында уйланырга кирәк дигән нәтиҗәгә китерде безне
бу әсәр?
Көтелгән җавап: Үскән саен үз холык-фигылеңә игътибарлы булырга,
тискәре сыйфатларны бетерә барырга, кешеләрне танырга өйрәнергә.
5.Укытучының йомгаклау сүзе.
-Кеше гомере диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле
генә.Шушы кыска вакыт эчендә кешенең сөеләсе дә, матур итеп яшисе дә,
мәңгелек исем калдырасы да килә.Адәм балалары узган гомерләренә
төрлечә, төрле юллар белән әйләнеп кайта.”Яши-яши берәү дә үз
гомеренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый”,-дип әйтүе белән Аяз ага
Гыйләҗев мең тапкыр хаклы.Менә шул чагында үткәннәрең өчен
үкенерлек булмасын.Җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл, кеше дигән олы
исемне йөртү – бәхет. Бер-береңә игелекләр кылып яшәүгә ни җитә!
Яхшылык кыл, яхшылыкта бер мәза,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
Егылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тотар кулың бер көн синең.
(Мөхәммәдьяр.”Төхвәи мәрдан”)
Файдаланылган әдәбият.
1. Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин.Әдәбият. 7нче сыйныф укучылары өчен
дәреслек-хрестоматия.- Казан, “Мәгариф”, 1993.
2.М. Әмирова. “Сөю-сәгадәт” Повесть, хикәяләр,-Казан, Татарстан китап
нәшрияты, 1991.