Конспект урока "Исем сүз төркемен гомумиләштерү" 4 класс

Тема: Исем сүз төркемен гомумиләштерү
( 4нче сыйныфның татар төркеме)
Белем бирү максаты: Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту,
системага салу;
Фикер сәләтен үстерү максаты аралашу күнекмәләрен, логик фикер
йөртү сәләтен камилләштерү, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
Тәрбияви максат –үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләре, мәрхәмәтлелек
сыйфатлары,төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен
җирлек тудыру.
Планлаштырылган нәтиҗәлелек
Предмет нәтиҗәлелеге: Татар тел гыйлемендә исем сүз төркемен, аның
үзенчәлекләрен танып белү
Метапредмет нәтиҗәлелеге:
а) регулятив гамәлләр ныгый - уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап
исем сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя
куюда катнашалар;
ә) коммуникатив гамәлләр ныгый –төркемдә эшләү барышында, аралашу
күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен
дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал
нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;
б) танып белү гамәле ныгый - өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм
модельдән файдаланырга өйрәнәләр.
Шәхси нәтиҗәлелеге: иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз
кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү,үзүсеш өчен шарт
тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.
Җиһазлау. 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге:Ф.Ф.Харисов,
Ч.М.Харисова.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2014, интерактив такта, презентация,
таратма материал, http://tatarschool.ru/ сайты.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе
Дәрес барышы
I.Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.
1. Дәресне оештыру моменты.
Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Яхшы кәеф теләп, дәресне башлау.
2 слайд
-Исәнмесез,саумысез,укучылар!
Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек
Татар телен , әнкәм телен
Өйрәнергә дип килдек!
-Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!
(Хәерле көн, исәнмесез!)
-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!
2.Актуальләштерү.
3 слайд (видеоролик.)
- Ә хәзер сезнең белән видеоролик карап китәрбез.
http://www.youtube.com/ «Бумеранг добра»
-Әлеге карау вакытында 1нче вариантта утырган укучылар кем? соравына,
2 нче вариантта утыручылар Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне
алларындагы кәгазьләргә язып баралар. Игътибар белән карагыз, соңыннан
биремне тикшерәбез.
-Укучылар! Бу ролик нәрсә турында? (Мәрхәмәтлелек, изгелек, яхшылык
турында)
-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Чөнки кешеләр бер-берсенә
булышалар,ярдәм итәләр)
3 слайд (мәкаль)
-Әйе, мин бу роликка “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!”дигән
мәкальне исем итеп куяр идем. Сез дә кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез,
игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!
-Мәрхәмәтлелек, изгелек, яхшылык - болар нинди сүзләр, нинди сүз
төркеменә карыйлар?(Исем сүз төркемен белдерәләр)
- Ә ни өчен сез аларны исем дип уйлыйсыз? Исбатлагыз. (чөнки бу сүзләр
нәрсә? соравына җавап бирәләр)
-Әйдәгез кәгазь битләренә язылган кем? нәрсә? сорауларына җавап булып
килгән сүзләрне укып чыгыйк әле.
-1нче вариантлар җавап бирә, бер-берсен тулыландыра.
(апа,абый,әби,кыз,малай,сатучы,кеше һ.б.)
- Ни өчен бу сүзләр кем? соравына җавап бирә? (кешеләрне белдерә,шуңа
күрә без кем? соравын куябыз)
-2 нче вариантлар җавап бирә, бер-берсен тулыландыра
(ипи,акча,әфлисун,агач,урам,кибет,офис)
- Ни өчен бу сүзләр нәрсә? соравына җавап бирә? (предметларны
белдергәнгә, нәрсә? соравын куябыз)
-Ә бу сораулар кайсы сүз төркеменең сораулары булып торалар? (исем сүз
төркеменең сораулары)
- Нәтиҗә ясыйбыз. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән һәм
кешеләрне,предметларны белдергән сүз төркеме ничек дип атала?
3. Уку мәсьәләсен кую.
5 слайд (тема)
-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?
(Исем сүз төркеме турында)
- Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз инде,укучылар?
(исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне
тикшерербез һәм бәяләрбез)
-Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя картасы ята. Һәр
биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез,биремнең
санын баскычка язып куясыз.
6 слайд (критерийлар)
1нче баскыч:
-Үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел .- дигәнне аңлата.
2нче баскыч:
- Яхшырак та эшли, җавап бирә ала идем - дигәнне аңлата.
3нче баскыч:
-Кулымнан килгәннең барысын да эшләдем - дигәнне аңлата.
3.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Бирем:№1 Парлап эшләү. 7слайд
-Ә хәзер эшне парларда дәвам итәбез. Ролик караганда язып алган
сүзләрегезне тагын бер кат карап чыктыгыз. Шул сүзләр бергәләп белән
фильм буенча дәфтәрегезгә ике җөмлә язасыз.(М:Кыз малайга егылгач,
торырга булышты. Егет әбигә җиргә чәчелгән әфлисуннарын җыешты.)
- Укып чыгыгыз әле. Сез язып алган сүзләр җөмләдә үзгәрешсез
кулланылдымы, әллә башка формага үзгәрделәрме? (Кайбер исемнәр
үзгәрешсез калды,берничә исемгә төрле кушымчалар ялганды)
- Әйе, укучылар. Исемнәргә кушымчалар ялгануын алдагы дәресләрдә
өйрәндек. Алар ничек дип атала икән? Нинди хезмәт үти? Шуларны искә
төшерү өчен алдагы күнегүне башкарабыз.
Бирем:№2 слайд 8
- Мин сезгә Л.Толстойның “Розка” дип исемләнгән хикәясеннән өзек язылган
карточкалар таратам. Әлеге биремдә кушымчалар төшеп калган һәм
җөмләләрнең урыннары буталган. Сез текст астында бирелгән
кушымчаларны тиешле урыннарга куеп, җөмләләрне дөрес итеп урнаштырып
дәфтәрләрегезгә күчереп язарга тиешсез.
Розка (слайд 9)
Малайлар килделәр дә, берсен өй... алып керделәр. Ишегалды... Розка
дигән эт яши. Печән... аның балалар... уйный. Малайлар көчек... Розка...
2.
1.
бирделәр. Розка, бер көчек(г)... эзләп, улый башлады. Ул аны арка...... капты
да оя....... илтеп куйды.Ул аны мич баш...... тапты, тик улау... туктамады.
Кушымчалар:-нда, -дә, -ы, -гә, -ен, -ыннан, -дан, -не, -га, -сыннан,-сына
Розка (10 слайд)
Ишегалдында Розка дигән эт яши. Печәндә аның балалары
уйный. Малайлар килделәр дә, берсен өйгә алып керделәр. Розка, бер көчеген
эзләп, улый башлады. Ул аны мич башыннан тапты, тик улаудан
туктамады. Малайлар көчекне Розкага бирделәр. Ул аны аркасыннан капты
да оясына илтеп куйды.
(http://tatarschool.ru/ сайты, 12 нче дәрес, биремнәр үтәү)
-Сезгә малайлар ошадымы? Алар нинди начар эш эшләделәр? Балалар үз
хаталарын аңладылармы?
-Эшләрне бер-беребез белән алышабыз, тактада чыккан үрнәк-текст буенча
тикшерәбез.
-Сез исемнәргә нәрсә кушымчалары ялгадыгыз? (килеш,тартым
кушымчалары)
-Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә икән? (килеш һәм тартым белән
төрләнә)
-Җөмләләрне бер-бер артлы укыйбыз,исемнәрнең килешләрен әйтәбез.
-Татар телендә ничә килеш бар?(6 килеш бар)
-Әлеге кушымчалар ни өчен кирәк?(җөмләдә сүзләрне бәйлиләр)
-Димәк, нәтиҗә ясыйк инде.(килеш турында кагыйдәне әйтү, үзбәя)
Исем сүз төркеме килеш белән төрләнә.Татар телендә 6 килеш бар.Алар
җөмләдә сүзләрне бәйлиләр.слайд 11
Ял минуты. Слайд 12
Серле тартма уены.(милли татар бизәкләре төшерелеп ясалган тартмага
дәреслектәге 104 нче күнегүдәге шаян табышмак-сораулар язып
салына.Укучылар көй барышында төрле хәрәкәтләр ясыйлар, тартманы
бер-берсенә бирәләр,музыка туктагач, сорауга җавап бирәләр,җаваплар
тактага чыгып бара)
слайд 13
1. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була?(Казан)
2.Укырга да өйрәтә,
Язарга да өйрәтә.
Аны белә һәр кеше,
Ул була ....(Укытучы)
3. Аягы суда, башы көндә. (Төнбоек)
4. Кем үз оясы өстендә йөри? (Әкәм-төкәм)
5.Кызыл төймә таптым, авызыма каптым.(Җир җиләге)
Рәхмәт, булдырдыгыз!
-Җавапларны тагын бер кат укыйбыз. Әлеге сүзләр ничек ясалганнар? Бу
исемнәр ясалышлары буенча ничек дип аталалар? (Тамыр, ясалма,кушма,
парлы,тезмә)
- Ясалма исемнәргә үзегез дә мисаллар әйтәсез.(М:пешекче,карабодай,бала-
чага,каен агачы)
14слайд (экранга исемнәрнең ясалышы турындагы таблица чыгарыла,
нәтиҗә ясалазбәя)
Исемнәр ясалышлары буенча 5төрлегә бүленәләр.Тамыр,ясалма,кушма,парлы
һәм тезмә исемнәр бар.
15 слайд(рәсемнәр)
Бирем:№3 Төркемнәрдә эш
Һәр төркемгә рәсемнәр таратыла, укучылар шул рәсемнәрдән күплек сандагы
исемнәрне бергәләп табалар, язып алалар.
1нче төркем. 2нче төркем. 3нче төркем.
- Рәсемнәрне игътибар белән карыйбыз.Кемнең чәче озынрак, шул башлый.
Күплек сандагыларын дәфтәргә язып куябыз.
-Рәсемдәге балалар турында нәрсәләр әйтә аласыз? Алар ”Розка”
текстындагы балаларга охшаганмы?
-Тикшерәбез. Күплек санда исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? Берлек
һәм күплек сандагы исемнәр күпме предметлар белдерәләр?
-Димәк, нәтиҗә ясыйк инде.(берлек һәм күплек сан турында кагыйдәне
әйтәләр, үзбәя)
Бирем:№4 слайд 16
-Исемнең тартым белән төрләнүен искә төшерәбез. Хәзер флипчарттагы агач
рәсеменнән берәм-берәм чыгып, я кул, я йөрәк рәсемен алабыз һәм
артындагы дәреслектәге 120 нче күнегүдән алынган җөмләләрне татарчага
тәрҗемә итәбез. Һәр кеше үзенең җөмләсен дәфтәренә язып куя. (М:Мой папа
сделал для птиц кормушку-Минем әтием кошларга җимлек ясады. һ.б. )
-Астына сызылган сүзләрне ничек тәрҗемә иттегез? Бу сүзләргә нинди
кушымчалар ялганган? Алар нәрсә белән төрләнгәннәр?(тартым белән
төрләнгәннәр)
17слайд (экранга тартым турындагы таблица чыгарыла)
-Димәк, нәтиҗә ясыйбыз(тартым турында кагыйдә, үзбәя)
Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.
Бирем:№5 18 слайд
- Ә хәзер һәрберегез үз җөмләсендәге астына сызылган сүзгә морфологик
анализ ясый.(Әтием-уртаклык исем,берлек санда,I зат берлек сандагы
тартым белән төрләнгән,баш килештә,җөмләдә ия.тамыр исем)
(Үзбәя.)
Модельләштерү. Слайд 19
Бирем:№6 Исем сүз төркеме буенча кластер төзү (төркемнәрдә эш)
-Без дәрестә исем сүз төркеменең күп кенә үзенчәлекләрен
күрдек,кабатладык.Ә хәзер исем буенча дәрестә эшләгән барлык биремнәрне
искә төшереп бу сүз төркеме турында белгәннәребезне алдыгызда яткан ак
битләрдә күрсәтербез.Ул нәрсәләр белән төрләнә,сораулары,нәрсәне
белдерүен түгәрәкләр эченә язарбыз.
-Һәр төркемнән бер укучы чыгып сөйли,ясаган модельләрен аңлата.
III.Рефлексия, бәяләү этабы.
1.Рефлексия.
- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз, алдыбызга
куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне
эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
2. Үзбәя.
- Дәрестә барыгызда яхшы эшләдегез. Дәрес барышында билгеләп барган
үзбәя карталарын карап үзегезгә билгеләр куясыз.Үзбәяләрегез минем
билгеләр белән туры килсә, аларны журналга куям.
-Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша
алам дигән фикердә торучылар үзләренә ”5” ле билгесе куя.
-Әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин каушап калам дип уйлаучылар “4”ле
билгесе куя.
-Эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим диючеләр 3”ле
билгесен куя.
3. Өй эше.
20слайд
1.Мәҗбүри өй эше(репродуктив) - дәреслектәге 127 нче күнегү.Төшеп калган
кушымчаларны куеп, күчереп яз,өч исемне сайлап алып морфологик анализ
яса.
2.Ярым иҗади(конструктив) -“Сабантуй” газетасыннан исемнәр кергән 5
җөмлә язарга.
3.Иҗади - "Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Исем дигән
сүз төркеме яшәгән икән......" дип башланган әкиятне дәвам итәргә.
-Кадерле укучылар, дәресебезне Ф.Яруллинның шигырь юллары белән
тәмамлыйсым килә. 21 слайд
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга,
Һәрберебез өчен таң ата.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Нинди генә авыр вакытлар булса да, кеше булып кала белергә кирәк!
Кулланылган әдәбият
Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше - Фундаментальное ядро
содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. –
М.: Просвещение, 2009.
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.Татар теле.1-4 сыйныфлар өчен :укытучы өчен
методик кулланма.- Казан:Татар.кит.нәшр., 2014.
Мозаффарова М.Г. Тәгълим-тәрбия процессын оештыруда милли
мәгърифәтчелек идеяләрен гамәлгә кую: гомуми белем бирү оешмалары
җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр. М.Г.Мозаффарова, -Казан. ТР Мәгарифне үстерү
институты. 2016.
Интернет ресурслар:
Сабыем. Балалар,ата-аналар,тәрбиячеләр өчен сайт
http://www.youtube.com/ «Бумеранг добра»
http://www.dagorlenok.ru/upload/iblock/e1d/e1d7eaa4acd2af3779aaf1445138cc89.jpg
http://www.psycholo gos.ru/images/ee0dd2e146c8c4db53f104cbab270286.jpg
http://1.bp.blogspot.com/zY4C8kfAmWI/U8_UPdKD5yI/ pg
http://wbd.ru/images/old-news/87816