Конспект урока "Мин кышны яратам" 2 класс

II Всероссийский конкурс для учителей
татарского языка и литературы на
лучшую методическую разработку
«Мультимедиа-урок»
Азнакай районы, Актүбә 2 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызының
дәрес эшкәртмәсе
Татар әдәбияты дәресе
Тема: «Мин кышны яратам»
(2 нче сыйныф, рус төркеме өчен)
Максат:
1. «Кыш» темасы буенча өйрәнгән конструкцияләрне кабатлау, аларны монологта,
диалогта кулланырга өйрәнү.
2. Укучыларның сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый, чагыштыра
белү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.
3. Кыш ел фасылына мәхәббәт, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК),
диалогик-монологик сөйләм дәресләре (Д/МС).
Җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Күңелле татар теле.–Казан, 2014),
ноутбук, мультимедия, бүләкләр.
Кулланылган алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, диалог, монолог, ситуатив күнегүләр
чишү, рәсем буенча хикәя төзү, тәрҗемә күнегүләре.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Уңай халәт тудыру.
Исәнләшү. Хәерле көн теләү, хәл сорау.
2. Дежур укучының рапорты.
Бүген кем дежур? (Бүген мин дежур)
Сыйныфта кем юк? (Сыйныфта барысы да бар)
3. Һава торышы турында сөйләшү.
Бүген көн нинди? Кар явамы? Буран бармы? Җил исәме? Урамда нинди һава?
4.Сөйләшү
Синең исемең ничек? Син кем? Син малаймы? Сиңа ничә яшь? Син кайда яшисең?
Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Син кайда укыйсың? Хәлләр ничек? Син ничек
укыйсың? Сыйныфта ничә укучы? Син матур язасыңмы?
6. Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар, без соңгы дәресләрдә нинди ел фасылы турында сөйләштек? (Кыш)
Бүген без әлеге теманы йомгакларбыз. Шул сәбәпле, дәресебезне «Кышкы сәяхәт»
дип атарбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. Укытучы укучы әңгәмәсе.
Укучылар, ә сезнең барыгызның да чаңгылары бармы? Әйдәгез, чаңгыларга бастык,
сәяхәткә киттек. асып, чаңгыда шуу хәрәкәтләре ясала)
Балалар, карагыз әле безгә кемдер биремнәр әзерләгән. Язу да калдырган. (Язу
укыла: «Сәлам, дустым! Бу биремнәрне дөрес итеп үтәсәң, бүләк алырсың. Уңышлар
сиңа!»)
2. Биремнәр үтәү.
а) «Уйлап тап һәм тәрҗемә ит» (1 нче тукталыш)
С…лк…н, к…ш, б…р…н, К…ш б…б…й, К…р к…з., Яң… …л, ч…рш…, ч…ңг…,
ч…н…, т…м…р…як, ш…г…л…к, к…р яв…, җ…л …с…, ш… (Нокталар урынына
тиешле хәефләр куела, сүзләр бергә кабатлана, тәрҗемә ителә)
Нәтиҗә. Димәк, сүзләр барлыкка килсен өчен безгә сузык авазлар кирәк.
Әйдәгез, 2 нче биремгә йөгереп барабыз. Бастык, йөгерәбез.
б) «Дөрес җөмләләр төзе» (2 нче тукталыш)
1) Мин чана шуам. 2) Син чаңгы шуасың. 3) Ул тимераякта шуа. 4) Без хоккей
уйныйбыз.
Нәтиҗә. Димәк, әгәр мин сүзе булса, фигыльләргә -м кушымчасы ялгана, син – -сың/-
сең, без – -быз/-без.
3 нче биремгә без сикереп барабыз. Бастык, сикерәбез.
в) «Кем тизрәк?» (3 нче тукталыш, ситуатив күнегүләр белән эшләү)
1. Попроси себе у друга санки, лыжи, коньки, мяч
2. Узнай у друга, есть ли у него санки, коньки, лыжи
3. Спроси у друга:
- ЕСЛИ У НЕГО ЛЫЖИ;
- ИГРАЕТ ЛИ ОН ЗИМОЙ НА УЛИЦЕ;
- ИГРАЕТ ЛИ ОН В ХОККЕЙ;
- С КЕМ ОН ЛЮБИТ ИГРАТЬ;
- ЕСТЬ ЛИ У НЕГО КЛЮШКА
Нәтиҗә. Ситуацияләрне аңлау өчен, сүзләрнең тәрҗемәсен яхшы белергә кирәк.
4 нче биремгә барып җитәр өчен, безгә Кыш бабай турында шигырь сөйләргә кирәк.
(Балалар шигырьләр сөйли)
1.Кыш бабай
Мин Кыш бабай, Кыш бабай,
Сезгә бик таныш бабай.
Сезгә бик таныш бабай
Сезнең белән дус бабай.
2.Кыш бабай
Кыш бабай, Кыш бабай,
Ул безне ярата.
Ул безгә күп итеп.
Бүләкләр китерә
г) «Мине җый һәм макта!» (4 нче тукталыш. Аерым кисәкләрдән торган Кар
бабайны җыярга, аннан аны мактарга)
(К.җ.: Кар бабай, син зур, матур, ак, чиста. Мин сине яратам)
Укучылар, Кар бабай бик шатланды. Ул безне биергә чакыра. Әйдәгез, аның белән
биибез. (Физминутка: бию көенә Кар бабай артыннан күнегүләр кабатлана)
Алдагы биремгә барып җитү өчен, безгә очарга кирәк. Әйдәгез, очтык (хәрәкәтләр
ярдәмендә күрсәтелә)
д) «Диалог төзе!» (5 нче тукталыш. «Кышкы уеннар» темасына диалог төзиләр, 3 пар
тыңланыла.)
- Сәлам, дустым!
- Әйдә бүген шугалакка барабыз! Синең тимераягың бармы?
- Сәлам, дустым!
- Бар. Әнием яңа тимераяк бүләк итте.
- Әйдә. Ә тауга барабызмы?
- Дустым, әйдә урамга чыгабыз.
- Бар. Әтием чана сатып алды.
- Яхшы. Ә синең чанаң бармы?
- Дустым, әйдә чаңгы шуарга барабыз.
- Яхшы. Мин сине тау янында көтәм.
- Минем чаңгым юк.
- Ярый, мин чаңгы алам, ә син чанаңны ал.
Нәтиҗә. Менә безнең сәяхәтебез ахырына да акынлашты.
Рефлексив бәяләү.
1. Сорау җавап
Бүген без нинди ел фасылы турында сөйләштек? (Кыш)
Кыш көне нәрсә ява? (Кар)
Кыш көне көннәр нинди? (Салкын)
Нинди бәйрәм була? (Яңа ел)
Яңа елга кем килә? (Кыш бабай)
Ул балаларга нәрсә китерә? (Бүләкләр)
2. Өй эше
Кыш темасына:
1) Рәсем ясарга, 2)Табышмаклар табарга
3. Үзбәя, бәя.
Кемгә бүгенге дәрес ошады, шул яшел түгәрәк күтәрә.
Кемгә дәрес ошады, ләкин кыенсынулар булды, сары түгәрәк күтәрә.
Кемгә дәрес ошамады, кызыл түгәрәк күтәрә.
4. Саубуллашу.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз. Чыгарга мөмкин.