2 санын берурынлы саннарга тапкырлау

2 класс өчен математикадан технологик карта 54 ____________
Тема
2 санын берурынлы саннарга тапкырлау.
Теманың максаты
2 санын берурынлы саннарга таблицалы тапкырлау белән таныштыру, исәпләү күнекмәләрен
үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
УУГ
2 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү,
тапкырлау таблицасының беренче баганасын
төзү
Шәхси: укучының башкаларны кабул итүе,
аңлавы, үз фикерләрен җиткерә белүе;
Регулятив: эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Танып белү : таблица куллану, таблица буенча
тикшерү
Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
- сумма;
- тапкырчыгыш
Предметара бәйләнешләр
Математика, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку.
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Җиһазлау
Дәреслек: А.Л.Чекин “Математика” 1 кисәк , 118-119 бит;
“Мөстәкыйль эш дәфтәре”,49 бит
Төсле карточкалар
Төркемнәрне оештыру
Фронталь, индивидуаль һәм парлы эш.
Оештыру технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре
Һәр этапның диагностик биремнәре.
I этап.
Оештыру моменты.
Максат – укучыларның дәрескә хәзерлеген
күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
I этап. Оештыру.
1. Эш урыннарын тәртипкә китерү.
II этап. Телдән исәпләү.
Максат телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.
II этап.
1. Мөстәкыйль эш.
1) “Мөстәкыйль эш дәфтәре”:№4(48 бит)
1 вариант- 1нче мәсьәлә;
2 вариант- 2 нче мәсьәлә.
2. Тапкырчыгышны сумма белән
алыштырырга һәм нәтиҗәне табарга.
7 х 4
6 х 5
II этап.
Д/Б Геометрик фигуралар рәтенең
эзлеклелеген табу. (ТУУГ)
3. Аңлатмаларны чагыштырырга:
74 40...76 42
68 23...63 - 23
III этап.
Яңа материал өстендә эш.
Максат 2 санын берурынлы саннарга
тапкырлый белү, тапкырлау таблицасының
беренче баганасын төзү.
III этап.
1. №1 (дәреслек,118 бит) (ТУУГ)
- суммаларны тапкырчыгышка әйләндереп язу,
кыйммәтләрен табу.
2. Нәтиҗә ясау.(ТУУГ)
3. “Мөстәкыйль эш дәфтәре”нең 64 нче биттәге 2
не тапкырлау таблицасына тапкырчыгышның
кыйммәтен язып бетерү.
4. № 2
-“Тапкырлау таблицасы”ның тутырылмаган
баганаларыннан икенче тапкырлаучылары 2 гә
тигез булган тапкырчыгышларны табып,
тапкырчыгышларның кыйммәтен язу.
5. №3 Бирелгән суммалардан һәм тапкыр-
чыгышлардан тигезлекләр төзергә һәм язарга.
III этап.
Д/Б “Тапкырлау таблицасы”нда икенче
тапкырлаучылары 2 гә тигез булган
тапкырчыгышларны табып,
тапкырчыгышларның кыйммәтләрен язу.
(ТУУГ)
IV этап.
Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү. Алган
белемнәрне гомумиләштерү.
Максат алган белемнәрне гомумиләштерү һәм
ныгыту.
IV этап.
“Мөстәкыйль эш дәфтәр”ләрендә эшләү .(КУУГ)
1. №1 – “Тапкырлау таблицасын кулланып,
таблицаны тутырырга.
2. №2 – Аңлатмаларны исәпләргә һәм
чагыштырырга.
IV этап.
Д/Б “2 шәрләп санау, безгә ни өчен кирәк?”
соравына җавап эзләү. (КУУГ)
V этап. Контроль.
Максат –укучыларның игътибарлыгын тикшерү,
хаталарны тикшерү, төзәтү.
V этап.
1.№3 укучылар мөстәкыйль башкаралар,
схемаларны тулыландыру өчен җавапларын
исәпләп язу.(РУУГ)
V этап.
Д/Б Схемалар буенча мәсьәләләр төзү. (КУУГ)
VI этап. Рефлексия.
VI этап
1.Укучыларның дәрестә алган белемнәрен ничек үзләштерүләре турында фикер алышу.
2. Без бүген тапкырлау таблицасының нинди баганасы белән таныштык?
VII этап. Йомгаклау.
VII этап.
1.Өй эше. №4, 119 бит. Мәсьәлә чишәргә. 2х7=8(әф.) Җ: 7 әфлисун, тапкырлау таблицасын
ятларга.
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.