Технологическая карта "Ком һәм аның үзлекләре"

Уртанчылар төркеме балалары өчен
“Ком һәм аның үзлекләре темасына танып белү – тикшеренү эшчәнлеге
шөгыльнең технологик картасы
Тема: “Ком һәм аның үзлекләре”.
Яшь үзенчәлекләре: уртанчылар төркеме (4-5 яшь).
Алып бару формасы: танып белү – тикшеренү эшчәнлеге.
Оештыру формасы: төркемчәләп.
Максат: балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү; ком һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Тәрбияви бурычлар: тәҗрибәләр үткәрү аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-
юньне кузаллауларын киңәйтү; ярдәмчелек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: сизү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычлары: ком һәм аның үзлекләре турында белемнәрен арттыру; тәҗрибәләр үткәргәндә сак эш итә һәм нәтиҗәләр ясый белү белү
күнекмәләрен ныгыту; сүзлек запасын баету.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү – тикшеренү үсеше, сәнгати-эстетик үсеш , иҗтимагый-комуникатив үсеш, физик үсеш.
Көтелгән нәтиҗә: балаларның ком һәм аның үзлекләре турындагы белемнәре камилләште; тирә-юньне кузаллаулары киңәйде һәм нәтиҗәләр ясый
белүләре үсте; тәҗрибәләр үткәргәндә сак эш итә белү күнекмәләре ныгыды; сенсор тою сәләте үсте; сүзлек запасын баеды.
Кулланма җиһазлар: ком, стаканнар, су, тәлинкә, лупалар, салфеткалар.
Аудиоязма “Экскаватор тавышы”, Видеоязмалар: “Коры комнан рәсем”, “Юеш комнан рәсем”, “Суда экскаватор эшләве”.
Мультимедия техникасы: проектор, экран, ноутбук.
Сүзлек өстендә эш: лаборатория, лупа, экскаватор, ком бөртекләре.
Шөгыльнең этабы
Тәрбияче эшчәнлеге
Балалар эшчәнлеге
Вакыт
Көтелгән нәтиҗә
- Исәнмесез, хәерле иртә, балалар!
-Әйдәгез әле танышыйк.
- Мин Миләүшә Валиевна булам, Теләченең
№2нче балалар бакчасыннан килдем һәм сезгә
узебезнең бакча балаларыннан бик күп сәлам алып
килдем.
- Кәефләрегез ничек?
- Балалар, әйдәгез, үзебезнең сәламебезне бер-
беребезгә бүләк итик.
“Әйдәгез, дуслашыйк” уенын уйнау.
Кулга-кул тотындык,
Карашып елмайдык.
Җылы китте кулларга,
Рәхәт булды дусларга!
Балаларның җаваплары
Балаларның җаваплары
1 мин.
Балаларда танышуга һәм
уен эшчәнлегенә уңай
эмоциональ халәт
тудырылды
-Безнең балалар сезгә күчтәнәч җибәрделәр.
Нәрсә икән ул, балалар? Сез ничек уйлыйсыз?
Тәрбияче комны зур савытка бушата.
-Балалар, ком нинди? (Ул коры, агыла, сибелә,
кулга ябышмый, аннан пәрәмәч ясап булмый).
-Балалар, уйлап карагыз әле, ә комны кайдан
алалар икән?
Балаларга булышып машина тавышы аудиоязмасы
кую.
Судан ком казып алган экскаватор видеосын
Балалар төрле җаваплар
әйтәләр, бик
кызыксынып тикшерәләр
(песок, уенчыклар...),
тотып карыйлар. Сенсор
тою аша күчтәнәчнең ком
икәнен белеп алалар.
Балалар түгәрәк ясап
савыт тирәсендә
утыралар.
Балалар комны тотып,
агызып, пәрәмәч ясап
карыйлар.
Балаларның җаваплары
Балалар кызыксыналар.
Балаларның
2 мин
Балалар кызыксынып
уенга кереп китәләр
күрсәтү.
кызыксынулары тагын да
арта.
-Балалар, ә сезнең ком турында тагын да күбрәк
беләсегез киләме?
-Мин сезне лабораторияга алып керәм.
-Ә нәрсә ул лаборатория, балалар, сез беләсезме?
- Сезнең дә ком белән тәҗрибә үткәрәсегез
киләме?
Әйдәгез, халатларны киябез һәм лабораторияга
үтәбез.
Балалар ризалашалар
Балаларның җаваплары
(лабораторияда
тикшерәләр, опытлар,
тәҗрибәләр үткәрәләр)
Балалар ризалашалар
Балалар халатларны
кияләр
3 мин
Тәрбияче куркынычсызлык кагыйдәләре белән
таныштыра.
-Лабораторияда тыныч һәм бик чиста булырга
тиеш, комны чәчмәскә, авызга капмаска, күзләрне
умаска, тәҗрибә ясаганнан соң кулларны юарга,
минем сүзне тыңлап чиста, пөхтә итеп эшләргә
кирәк.
Балалар тыңлыйлар
1 мин
Балалар куркынычсызлык
кагыйдәсе белән
таныштылар
-Балалар, карагыз, әле, сез өстәлдә нәрсәләр
күрәсез?
-Балалар, әйдәгез, бер стакандагы комны
тәлинкәгә агызабыз. Хезер, кулга лупа алып, шул
комны лупа аша карыйбыз.
-Сез нәрсәләр күрәсез?
-Балалар, бу вак ташлар ком бөртекләре дип
атала. Әйдәгез, кабатлыйк әле – ком бөртекләре.
-Ком турында тагын нәрсә әйтерсез?
Балаларның җаваплары
(өстәлдә ике стаканда
ком, бер стаканда су,
лупа, тәлинкә бар)
Стакандагы комны
тәлинкәгә агызалар, лупа
аша карыйлар
-Вак ташлар күренә
-Ком бөртекләре
(кабатлыйлар).
-Ком коры, ул таралып
8 мин
Комның ком
бөртекләреннән торганын
аңлыйлар
-Балалар, ә коры ком белән нишләп була соң?
-Әйдәгез, комнан рәсем ясыйбыз. Бу гади рәсем
түгел, ә ком рәсеме булачак. Киттек.
Тәрбияче коры комнан ясалган рәсемнәр
төшерелгән, диңгез, акчарлаклар тавышы
ишетелгән видео куя.
-Сез нәрсәләр ясадыгыз?
-Булдырдыгыз, балалар, афәрин! Бик матур булган.
-Сез үзегезне диңгез, су янында дип хис
иттегезме?
“Ничек яшисен?”хәрәкәтле уены уйнала.
- Балалар, диңгез ничек дулкынлана?
- Сез диңгездә ничек йөзәсез?
- Сез диңгез буеннан ничек йөгерәсез?
- Диңгезне ничек күзәтәсез?
- Ә сез ничек яшисез?
-Әйдәгез, балалар, лабораторияга әйләнеп
кайтыйк. Ә хәзер, икенче стакандагы комга әкрен
тора, сибелә, кулга
ябышмый, коры комнан
пәрәмәчләр ясап
булмый.
Балаларның җаваплары
(коры комда рәсем ясап
була).
Балалар комда үзләре
теләгән рәсем ясыйлар.
Балаларның җаваплары
(кояш, дулкын, кош,
балык...).
Балалар ризалашалар
Менә шундый! (Ике кул
белән дулкын хәрәкәтен
күрсәтәләр).
Менә шулай! (Ике кул
белән йөзү хәрәкәтен
күрсәтәләр).
Менә шулай! (Урында
йөгерәләр).
Менә шулай! (Ике
кулны да маңгайга куеп
күзәтү).
Менә шулай! (Ике кул
белән баш бакмакларын
күрсәтәләр).
Балалар икенче
стакандагы комга әкрен
генә су салабыз.
- Ком нишләде, ул нинди?
-Балалар, бу комнан нәрсә ясап була?
Тәрбияче юеш комнан ясалган рәсемнәр күрсәтә.
генә су салалар.
Балаларның җаваплары
(ком юешләнде, кулга
ябыша, ул сибелми).
Балаларның җаваплары
Балалар юеш комнан
үзләре теләгән корылма
ясыйлар.
-Менә, балалар, тәҗрибәләр тәмам.
-Хәзер, кулларны салфеткага сөртәбез дә,
халатларны салып, пөхтә итеп урындыкларга
куябыз.
-Әйдәгез, паласка утырабыз.
- Менә, балалар, сез ком турында купме мәгълүмат
белдегез. Әйдәгез, әйтеп китик әле?
Балаларның җаваплары
(тәҗрибә үткәрдек,
экскаватор эшләвен
карадык, рәсем ясадык,
корылмалар ясадык, уен
уйнадык).
1 мин
Тәрбияче балалар җибәргән тартманы селкетеп
карый.
-Балалар, монда тагын нәрсәдер бар бит. Әйдәгез,
карыйк әле.
Тартма эченнән шкатулка табыла, аның эчендә
смайликлар.
-Бу смайликларны сезнең бүгенге уй-
кичерешләрегезне белер өчен балалар җибәргән.
-Әйдәгез әле, балалар, үзегезгә смайликлар сайлап
алыгыз да уй-кичерешләрегез белән
уртаклашыгыз.
Балалар игътибары
тартмага юнәлә.
Тартманы кызыксынып
ачып карыйлар һәм
матур шкатулка табалар.
Аның эчендә смайликлар
табалар.
Балалар үзләре теләп
шаян яки моңсу смайлик
сайлап алалар һәм ни
өчен элеге смайликны
1 мин
сайлап алганын
аңлаталар.
-Балалар, сез мине бик сөендердегез,
тәҗрибәләрне дөрес, төгәл итеп ясадыгыз, минем
сорауларыма дөрес итеп җавап бирдегез,
молодцы, мин сезнең эшегезгә шаян смайлик
куям!
-Ә хәзер, балалар, әйдәгез бүгенге эшләгән
тәҗрибәләребез, үзебезнең уй-кичерешләребез
белән башка балалар белән дә уртаклашабыз.
Балалар сөенәләр.
Балалар савыттагы
комны алып, бик сөенеп
башка балаларга
сөйләргә дип чыгып
китәләр.
1 мин
Балалар бик сөенәләр
һәм канәгать булалар.