Конспект урока "Кыш бабай шәһәргә килә"

«Кыш бабай шәһәргә килә» (Татар теле. I сыйныф. Рус төркеме)
Максатлар.
1. «Кыш» темасы буенча өйрәнгән конструкцияләрне кабатлау, аларны
монологта, диалогта кулланырга өйрәнү;
2. Укучыларның сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый,
чагыштыра белү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.
3. Кыш ел фасылына мәхәббәт, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК),
диалогик-монологик сөйләм дәресләре (Д/МС).
Җиһазлау: дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Күңелле татар теле.–
Казан, 2013), техник чаралар: Sмарт-такта, ноутбук; бүләкләр.
Кулланылган алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, диалог, монолог, ситуатив
күнегүләр чишү, рәсем буенча хикәя төзү, тәрҗемә күнегүләре.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Уңай халәт тудыру.
Исәнләшү. Хәерле көн теләү, хәл сорау. Кунакларны сәламләү. Бер-береңә
комплиментлар әйтү.
2. Дежур рапорты.
Бүген кем дежур? (Бүген мин дежур.)
Сыйныфта кем юк? (Сыйныфта барысы да бар.)
3. Һава торышы турында сөйләшү.
Бүген көн нинди? Кар явамы? Буран бармы? Җил исәме? Урамда нинди
һава?
4. Таныш булыйк.
Яңа лексика белән таныштыру.
6. Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар, без соңгы дәресләрдә нинди ел фасылы турында сөйләштек?
(Кыш.)
Бүген без әлеге теманы дәвам итәбез. (Слайдттагы рәсемнәр буенча
сөйләшү)
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. Укытучы – укучы әңгәмәсе.
Укучылар, ә сезнең барыгызның да чаңгылары бармы? Әйдәгез, чаңгыларга
бастык, сәяхәткә киттек. (Басып, чаңгыда шуу хәрәкәтләре ясала.)
Балалар, карагыз әле безгә кемдер биремнәр әзерләгән. Язу да калдырган.
(Язу укыла: «Сәлам, дустым! Бу биремнәрне дөрес итеп үтәсәң, бүләк
алырсың. Уңышлар сиңа!»)
2. Биремнәр үтәү.
а) «Уйлап тап һәм тәрҗемә ит» (1 нче тукталыш, Sмарт-тактада).
С…лк…н, к…ш, б…р…н, К…ш б…б…й, К…р к…з., Яң… …л, ч…рш…,
ч…ңг…, ч…н…, т…м…р…як, ш…г…л…к, к…р яв…, җ…л …с…, ш…
(Нокталар урынына тиешле хәефләр куела, сүзләр бергә кабатлана, тәрҗемә
ителә.)
Нәтиҗә. Димәк, сүзләр барлыкка килсен өчен безгә сузык авазлар кирәк.
Әйдәгез, 2 нче биремгә йөгереп барабыз. Бастык, йөгерәбез.
б) «Дөрес җөмләләр төзе» (2 нче тукталыш, Sмарт-тактада)
1) Мин чана шуам. 2) Син чаңгы шуасың. 3) Ул тимераякта шуа. 4) Без
хоккей уйныйбыз.
Нәтиҗә. Димәк, әгәр мин сүзе булса, фигыльләргә -ам/-әм/-м кушымчасы
ялгана, син – -сың/-сең, без – -быз/-без.
3 нче биремгә без сикереп барабыз. Бастык, сикерәбез.
в) «Кем тизрәк (3 нче тукталыш, ситуатив күнегүләр белән эшләү.)
1. Попроси себе у друга санки. (Көтелгән җавап (к.җ.): Олег, миңа чана бир
әле?)
2. Узнай у друга, есть ли у него санки. (К.җ.: Саша, синең чанаң бармы?)
3. Предложи другу свои лыжи. (К.җ.: Маша, мә минем чаңгымны.)
4. Скажи папе, что у тебя нет санок. (К.җ.: Әти, минем чанам юк.)
5. Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга. Скажи, что сегодня
хорошая погода. (К.җ.: Марат, әйдә чаңгы шуабыз. Бүген көн матур.)
6. Сообщи другу, что у тебя есть новые лыжи. Спроси, есть ли у него лыжи?
(К.җ.: Минем яңа чаңгым бар. Ә синең чаңгың бармы?)
Нәтиҗә. Ситуацияләрне аңлау өчен, сүзләрнең тәрҗемәсен яхшы белергә
кирәк.
4 нче биремгә барып җитәр өчен, безгә Кыш бабай турында шигырь
сөйләргә кирәк. (Балалар шигырьләр сөйли.)
г) «Мине җый һәм макта!» (4 нче тукталыш. Аерым кисәкләрдән торган
Кар бабайны җыярга, аннан аны мактарга.)
(К.җ.: Кар бабай, син зур, матур, ак, чиста. Мин сине яратам.)
Укучылар, Кар бабай бик шатланды. Ул безне биергә чакыра. Әйдәгез,
аның белән биибез.
(Физминутка: бию көенә Кар бабай артыннан күнегүләр кабатлана.)
Алдагы биремгә барып җитү өчен, безгә очарга кирәк. Әйдәгез, очтык
(хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтелә).
д) «Диалог төзе!» (5 нче тукталыш. «Синең чанаң бармы?» темасына диалог
төзиләр, 3 пар тыңланыла.)
1) Синең чанаң бармы? (Әйе, минем чанам бар.)
2) Синең чанаң нинди? (Минем чанам яшел. Ә синең чанаң нинди?)
3) Минем чанам кызыл һәм зур. Әйдә бергә чана шуабыз. (Әйдә.)
Нәтиҗә. Мин сүзе булганда, предметларга нинди кушымча ялгыйбыз? (К.җ.:
-ым/-ем/-м; ә син булганда – -ың/-ең/-ң.)
Алдагы биремгә үтү өчен, табышмакны чишәргә кирәк.
Кышын ак, куркак кыргый хайван. (Куян.)
е) «Кыш турында сөйлә!» (6 нчы тукталыш. Sмарт-тактада 2 рәсем
бирелгән, рәсемнәр астында сүзләр. Балалар сүзләрне дөрес рәсемгә куялар,
аннан рәсем буенча сөйлиләр.)
К.җ.: 1. Кыш көне. Урамда салкын, кар ява, буран, җил исә, күңелсез. 2. Кыш.
Урамда җылы, матур көн. Саф һава. Балалар тауда чана шуалар. Аларга
күңелле. Кышын кар бик күп. Мин кышны яратам.
Нәтиҗә. Һәр көн безнең өчен матур, күңелле. Шуңа күрә һәр ел фасылын
яратырга кирәк.
Рефлексив бәяләү.
1. Сорау – җавап
Бүген без нинди ел фасылы турында сөйләштек? (Кыш.)
Кыш көне нәрсә ява? (Кар.)
Кыш көне көннәр нинди? (Салкын.)
Нинди бәйрәм була? (Яңа ел.)
Яңа елга кем килә? (Кыш бабай.)
Ул балаларга нәрсә китерә? (Бүләкләр.)
2. Үзбәя, бәя.
Кемгә бүгенге дәрес ошады, шул яшел түгәрәк күтәрә.
Кемгә дәрес ошады, ләкин кыенсынулар булды, сары түгәрәк күтәрә.
Кемгә дәрес ошамады, кызыл түгәрәк күтәрә.
3. Саубуллашу.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз. Чыгарга мөмкин.