Конспект урока "Исем. Кабатлау"

Тема: Исем. Кабатлау
Максат:
1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.
2. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
3. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә
өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
4. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, карточкалар, плакат, таблица, ноутбук, аудиоязмалар, экран,
проектор.
Материал: 1. Р.Х. Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле. 4 класс. Казан. “Мәгариф”
нәшрияты, 2006. 2. Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Мәкальләр.
Дәрес барышы:
І. Оештыру моменты.
Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
- Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!
- Хәерле көн миңа!
- Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн Сезгә!
Хәерле көн барыбызга да!
Бездә бүген татар теле дәресе. “Үз телен белмәгән кеше башка телне белмәс” (татар
халык мәкале) (слайд 1)
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел. (Шәйхи Маннур)
“Туган телем” җырын башкару. (Музыка)
II. Төп өлеш.
- 1) Дәфтәрләрне ачып, число һәм класс эше дип язып куйыйк. Дәреснең темасын ачу
өчен башваткыч чишеп алыйк. (слайд 2-6)
к
и
ш
е
р
у
с
а
к
к
а
е
н
у
р
м
а
н
1. Җир астында алтын казык.
2. Нинди агач җилсез шаулый?
3. Ак багана, яшел чатыр,
Эчең пошса безне дә чакыр.
4. Җәй көне киенә, кышын чишенә.
Дәфтәрләрдә теманы язып куябыз. (слайд 7)
2) Сүзлек диктанты. (слайд 8)
Һөнәр, якташ, Казан, аккош, һәйкәл, шигырь, озынборын, мәсьәлә, уңыш, хезмәт,
тәрбияче, «Салават күпере» журналы, хатын-кыз, каен җиләге.
- Парларда тикшереп алабыз.
- Без нинди сүзләр яздык? (Исемнәр)
- Ничек исбатларсыз? Нинди исемнәр очрый безгә? (тамыр, ясалма, парлы, кушма,
тезмә; ялгызлык, уртаклык)
3) Ял итеп алабыз. (слайд 9-12) (музыка астында хәрәкәтле күнегүләр, күзләрне ял
иттерү күнегүләре) (“Танец льдинок»)
4) “ИСЕМ” моделен төзү. (төркемнәрдә эш) 1 әр укучы сөйли. (слайд 13-14)
Экранга карыйбыз.
5) Кабатлау, ныгыту өчен биремнәрне кече ЕГЭга әзерлек йөзеннән тестлар формасында
башкарырбыз.
Экранга карыйбыз. Биремнәрне үтибез.
1. КЕМ? НӘРСӘ? (тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз) (слайд 15-16)
2. БЕРЛЕК САН КҮПЛЕК САН (тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз) (слайд 17-18)
3. Чылбыр тәртибендә килешләрнең сорауларын искә төшерәбез.
4. Парларда исемнәрне килешләрдә төрләндерәбез, (карточкаларда эш)
орфограммаларны әйтәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
5. Экранда биремнәр эшлибез. Тезмә һәм кушма исемнәр. икшерәбез, нәтиҗә
ясыйбыз.) (слайд 19-20)
6. Антоним һәм синоним исемнәр. Кагыйдәләрен искә төшерәбез. (слайд 21-22)
7. Төркемнәрдә эш. Мәкальләрдә исемнәргә тиешле килеш кушымчалары куярга,
килешләрен билгеләргә. (карточкалар белән эш) (слайд 23)
- Ана... бала... биргән иң зур бүләге – тел.
- Бау... озыны, сүз... кыскасы яхшы.
- Ул... ояты ата..., кыз... ояты ана....
- Туры сүз... оят юк.
- Үзең ишетәсең килмәгән сүз... кеше... сөйләмә.
- Сәламәтлек... дә матур кием юк.
- Берәр укучы сөйли.
6) Йомгаклау тесты. (мөстәкыйль эш)
7) Өй эше. (экранга карыйбыз). (слайд 24)
edu.tatar.ru
Личный кабинет
Ученику
Татарский язык
Цифровые образовательные ресурсы
Татарский язык. Интерактивный учебник.
III. Йомгаклау.
Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Исем темасын ныгыттык, системага салдык.
Исем моделен төзедек, фикер алыштык һәм нәтиҗәләр ясап бардык). Дәрес тәмам. Рәхмәт.
Булдырдыгыз.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы
Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
Замалиева Фәридә Гаптулбарый кызы.
28.11.2016