Конспект урока "Һәр рәсемдә – КОЯШ" 1 класс

Паль
Муниципаль белем бирү учреждениесе
ашлы-Елга авылы башлангыч белем бирү мәктәбе”
“Һәр рәсемдә КОЯШ
/1 сыйныфта рәсем дәресе/
Укытучы Ахметзянова Р Ф
Гадәти методикалардан аермалы буларак, иҗади үсеш технологиясе
белән эшләгәндә, балаларда укуга уңай караш тәрбияләнә, алар мәктәпкә зур
теләк белән йөри. Барлык балалар да үзләрен дәрестә тигез хис итә,
фикерләрен курыкмыйча әйтеп бирә алалар. Үз эшенә һәм иптәшенең эшенә
тәнкыйть белән карарга, дөрес бәя бирергә, иптәшләрен бүлдермичә
тыңларга өйрәнәләр.
Эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, балалар үзләренә югары бәя куярга
ашыкмыйлар. Бернинди бәя куймаганнары да була. Мондый очракта
укытучының яки төркем җитәкчесенең фикере нигез итеп алына. Дәрес
барышында бәяләр дәфтәргә даими яздырып барыла. Бу эш II сыйныфта
өйрәтелә башлый. Үз-үзләренә бәя кую эшчәнлеге балаларга бик ошый.
Дәрескә өй эшләрен әзерләми килгән укучылар юк. Ярым иҗади һәм иҗади
эшләрне күбрәк эшләргә тырышалар. Бу эшләрне җыеп бару өчен һәр
укучыга папка ачыла, конкурс тәкъдим ителә, ел ахырында иң күп иҗади
биремнәр үтәгән укучы җиңүче дип билгеләнә.
һәр дәрестә татар телеме ул, укумы, математикамы, хезмәтме
белем бирүнең төп эчтәлеге баланың әхлагын үстерүгә юнәлдерелгән
булырга тиеш. Укыту белән тәрбия процессы аерылгысыз итеп
каралганда гына бу максатка ирешеп була.
I сыйныфта иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән рәсем
дәресе.
Тема: «һәр рәсемдә — кояш».
Максат. 1. Иҗади фантазия, хыялны үстерү, әкияти образлар уйлап
табарга өйрәтү.
2.Укучыларның әйләнә-тирә дөнья ту рында белемнәрен киңәйтү.
3. Рәсем сәнгате, музыка, шигърият аша баланың рухи дөньясын баету,
табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Материаллар. Ак кәгазь, гуашь, пумалалар.
Җиһазлау. Төсләр таблицасы (төп төсләр, җылы һәм салкын төсмерләр),
күкнең, кояшның төрле халәтен күрсәткән картиналар. Китаплар күргәзмәсе.
Татар халык көйләре язылган кассета, баян.
Дәрес барышы.
I. Психологик уңай халәт тудыру.
II. У ку мәсьәләсен кую һәм чишү.
1. Дәрес табьппмаклар әйтү белән башланьш китә.
Тәрәзәне какмый,
Ачмый, ватмый
Пыяла аша өйгә керә. (Кояш)
Тәрәзәдән сыя,
Ишектән сыймый.
Сандыкка төшә,
Салып бикләп булмый. (Кояш)
Укытучы. Без яшәгән Җир шары Кояш тирәсендә өйләнә. Кояшны
аның эченә җир зурлыгында шарлар тутырылган итеп күз алдыгызга
китерегез. Кояш эченә шундый шар миллионнан артык сыяр иде. Җир
белән Кояш арасы 150 миллион километр. Кояш өслегендә температура
+6000°.
2. И. Шәмсетдиновның «Кояшлы җыр» көе уйнала. (Баянда). Ф.
Әһлиуллинаның
«Ак күгәрчен» китабьшнан «Кояшның тууы»дигән әкият укыла,
фикер алышу үткәрелә.
Укытучы. Төн патшасы Кояшны ни өчен хөкем иткән?
Укучы. Кояшның нурлары, калын диварларны үтеп, дөньяга бәреп
чыккан өчен.
Укытучы. Җәллад үткен кылычын күтәреп селтәнүгә, Кояш нәрсәгә
әверелгән?
Укучы. Кошка әверелгән.
Укытучы. Күк йөзенә менгәч, Кояш нурларын кайларга сибә?
Укучы. Туган халкына, туып-үскән иленә, җылы, назлы нурларын
сипкән. Кояш шулай барлыкка килгән.
3.Укучыларны кояш турында мәкальләр белән таныштыру.
—Кояш юк-көн юк, көн юк- тереклек юк.
—Кояшның кадере баегач сизелә.
Кояшның кулы сиңа җитсә дә, синең кулың аңа җитмәс.
—Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
—Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
—Кояш кермәгән өйгә табиб керер.
4.Укытучы. Хәзер үзебезне әкиятдөньясында итеп күз алдына
китерәбез. Бүлмәгә кояш килеп керсә, сез аның белән нәрсәләр турында
сөйләшер идегез. ку чыларның фикерләре тыңлана). Җаваплар:
—Күгебез гел аяз булсын.
—Кояш беркайчан да сүнмәсен.
—Кешеләр авырмасын, кояш аларны дәваласын.
5.Әдәби китаплардан кояшның төрле халәте (иртән, кич, кояш
чыкканда,
кояшбатканда), һава торышына карап (болытлы, аяз), төрле ел вакытына
(кыш, җәй, яз,көз) сурәтләнгән картиналар күрсәтелә. Укучылар белән
бергәләп «Кояш ул могҗиза иясе», дигән нәтиҗә ясала.
6.Балаларның игътибары тыныч кына ишетелгән көйгә юнәлтелә
(«Кояш нурлары», И. Шәмсетдинов музыкасы).
Укытучы. Сез көйне ишетәсезме? Бу көйне тыңлаганда елның кайсы
вакыты, табигатьнең нинди мизгелендәге кояшны, аның җылысын тоясыз?
Сезгә дә шундый кояшны иҗат итәргә кирәк. Кояш нинди була?
(Укучыларның җаваплары тыңлана). Җаваплар:
—Кыш көне кояш түбәннән яктырта, шуңа күрә аның җылысы аз, ә җәй
көне — киресенчә.
—Салкын җил искәндә, кояш җылысын биреп бетерә алмый. —
Яшенле яңгырдан соң ягымлы кояш чыга һ. б.
7.Укытучы. Төсләр ярдәмендә кояшның кәефен сурәтләргә мөмкин.
Салкын яки җылы төс булганда нинди төсләр белән ясарга кирәк?
Укучы. Салкын төсләр зәңгәр, күк, аксыл шәмәхә һ. б. Җылы төсләр
сары, кызгылт-сары, кызыл, ачык яшел һ.б.
Укытучы тактага беркетелгән кәгазьдә рәсемне ясау эзлеклелеге белән
таныштыра. Кәгазь яссылыгына карата пумаланы дөрес тотарга өйрәтә. Башта
күк йөзе сурәтләнә (аяз булса ак төс, болытлы булса бераз кара гуашь
өстиләр). Кояш нинди ел вакыты һәм һава торышы булуына карап ясала,
формасы билгеләнә. Укучылар белән шундый таблица төзергә мөмкин.
Ел вакыты
Күк йөзе төсе
Кояш төсе
Нурлары
Җәй
Ак
Сары
Озын
Яз
Ак
Алсу
Озын
Көз
Ак төс белән
кара кушылган
Саргылт- кызыл
Тигез
Кыш
Аксыл зәңгәр
Кыска
8. Укучылар иҗат итәләр, күк йөзен һәм кояшны үзләре күз алдына
китергәнчә ясыйлар. Ә укытучы аларның эшен күзәтә, пумаланы дөрес тотарга
өйрәтә, киңәшләрбирә. Дәрес вакытында балаларга, тәрәзә янына килеп, күк
йөзен, кояшны күзәтергә, укытучы, иптәше белән киңәшеп алырга рөхсәт
ителә. Рәсемнәр ясалып беткәч, иҗади эшләргә анализ ясала, балаларга үз
эшләрен иптәшләренеке белән чагыштырырга мөмкинлек бирелә, һәр
укучының кояшы үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган, кабатланмас,
әкияттәгедәй матур килеп чыга.