Конспект урока "Юл д хәрефен язу"

Тема : Юл д хәрефен язу.
Максат: д хәрефен , д хәрефе кергән сүзләрне язарга өйрәтү.
Бурычлар: д хәрефен язарга өйрәтү,
график күнекмәләрне үстерү,
сүз байлыгын арттыру,
телдән сөйләмнәрен үстерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхси: уку процессына иҗади якын килү.
Танып – белү:
-алынган белемнәрне гомумиләштерә белү,
-үзеңнең эшеңә бәя бирү,
- белгәннәреңне кулланып сорауларга җавап таба алу,
Көйләгеч:
- укытучы куйган план буенча эшли белү,
Коммуникатив:
- үз фикереңне әйтә белү,
- башка кеше фикерен тыңлый белү,
- башкалар белән эшли белү,
Предметлы: -
- юл д хәрефен яза белү,
- аваз-хәреф анализын ясый белү,
- д хәрефе белән сүзләр яза белү.
Җиһазлар: язу дәфтәре, презентация, компьютер, проектор, кәгазь хәреф элементлары.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру. Мотивлаштыру.
-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн!
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн безгә!
-Барыбызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.
-Барыгыз да дәрескә әзерме?
II. Яңа материалга әзерлек.
1. Укучылар , слайдка карагыз әле, нәрсәләр күрәсез? ( 1 слайд)
а ы и
д о у
-Ничек уйлыйсыз, кайсы хәреф артык?
-Ни өчен д хәрефе артык? (Чөнки башкалары сузык, д хәрефе тартык, д хәрефен язарга
өйрәнмәдек)
- Димәк без бүген нинди хәреф язачакбыз?
-Укучылар, д хәрефе нинди аваз белдерә?
- [д ] авазы тартыкмы, сузыкмы? ( 2 слайд)
-Яңгыраумы, саңгыраумы?
-Димәк без аны схемада нинди тамга белән билгелибез? (квадрат эчендә нокта)
2. ЦОР буенча эш.
А) сүзләрнең схемасын төзү;
Дилә
идән
дулый
алда
III. Яңа белемнәр ачу.
1. 1) язма һәм басма д хәрефләрен чагыштыру.
2) д хәрефен элементлардан төзеп карау;
3) д хәрефен тактада язып күрсәтү;
4) һавада язу;
5) ике кул белән язу;
8)терсәк белән язу;
9) аяклар белән язу.
10) шаблон буенча йөрү.
2. Юл д хәрефен 2 юл язу. (Үзара тикшерү)
-Укучылар, дәфтәрләрне алыштырып иптәшеңнең иң дөрес матур язган хәрефләрен
билгеләргә.
IV. Беренчел ныгыту.
1. Кушылмалар язу.
1) -Укучылар, безгә д хәрефен башка хәрефләр белән тоташтырып язарга кирәк. Әйдәгез
кушылмалар карап китик әле.
2) ЦОР буенча кушылмаларны тоташтыру.
Ад-әд, ыд-эд, од-өд, уд-үд
3) Кушылмаларны дәфтәргә язу, язылышын аңлату.
Да, ид.
V. Ныгыту.
1. Шигырьне укытып д хәрефе кергән сүзләрнең асларына сыздыру. Шул сүзләрне
дәфтәргә язу. ( 3 слайд)
Дамир:”Дару эчмим”, - диеп,
Әнисен аптырата.
Укол кадап китәр әле
Дамирга доктор апа
Дамир, дару, диеп, кадап, доктор
VI. Йомгаклау.
-Нинди хәреф язарга өйрәндек?
-Д хәрефе нинди аваз белдерә?
-Бүген алган белемнәрегезне кайда куллана аласыз?
VII. Рефлексия
Уңыш баскычы. Смайликларны баскычка куялар.
-Укучылар, кем дәрестә аңлап җиткермәгән алар смайликларны 1 баскычка куялар. Кем
аңладым, ләкин әле иптәшләремә аңлата алмыйм дип уйлый, алар 2 баскычка куялар. Ә
инде кем аңладым, мин иптәшләремә дә аңлата алам дип уйлый , алар 3 баскычка куялар.