Конспект урока "Сүз төркемнәре" 5 класс

Файзуллина Алсу Мустафовна
Татарстан Республикасы Арча шәһәре 7 нче урта мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы.
5 нче сыйныф татар төркеме.
ТЕМА: Сүз төркемнәре
( гомумиләштереп кабатлау )
МАКСАТ:
1. Укучыларның сүз төркемнәре турында булган белемнәрен ныгыту.
2. Күнегүләр эшләгәндә һәрбер сүз төркемен аера алуларына ирешү.
3. Логик фикер йөртү һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
МАТЕРИАЛ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАУ:
1. “ Татар теле 5 ” исемле CD-диск.
2. CD-проектор.
3. Компьютер.
4. Microsoft PowerPoint программасында эшләнгән “ Сүз төркемнәре ” һәм
“ Җөмлә төзү ” исемле презентацияләр.
5. Телеграмма.
6. Биремнәр.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
1. Исәнләшү.
2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
3. Дәресмаксатын хәбәр итү.
II. ТӨП ӨЛЕШ.
1. Телеграмма белән танышу:
Т Е Л Е Г Р А М М А
“ Ярдәм итегез, үземнән генә булмый!
Кызыл Калфак.
УКЫТУЧЫ: Укучылар, бу нинди телеграмма?
2. Кызыл Калфакны каршылау.
/ Ишек шакыйлар /
УКЫТУЧЫ: Кем бар икән ? Карыйк әле !
/ Кызыл Калфак керә /
УКЫТУЧЫ: Абау, Кызыл Калфак! Нишләп йөрисең? Нишләп бик күңелсез син?
КЫЗЫЛ КАЛФАК: Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, кунаклар!
Сез мине таныдыгыз инде. Әйе, мин Кызыл Калфак.
Әбием янына барганда бүре очрады да, биремнәр бирде. Шул биремнәрне үтәсәм
генә мине әбием янына җибәрәм диде. Ә мин биремнәрне үзем эшли алмыйм. Ярдәм
итүегезне сорап, сезгә килдем.
УКЫТУЧЫ: Әйдә, әйдә, Кызыл Калфак, түргә уз.
Балалар, Кызыл Калфакка булышабызмы?
БАЛАЛАР: Булышабыз! Булышабыз!
УКЫТУЧЫ: Ярар, Кызыл Калфак, биремнәреңне күрсәт инде. Үзең дә безнең янга
утыр, бергәләп эшләрбез.
КЫЗЫЛ КАЛФАК: Миннән булыр микән? Тырышып карармын инде.
/ Кызыл Калфак парта артына утыра /
3. Биремнәрне үтәү.
а) сүз төркемнәрен билгеләү.
Тактада CD-проектор аша “Сүз төркемнәре”
исемле презентация күрсәтелә. Укытучы
биремне ничек үтәргә икәнен аңлата һәм һәр
укучыга бирем язылган карточкалар өләшә.
Укучылар биремнәрен эшләп бетергәч,
тактада CD-проектор аша компьютер
күрсәткән җаваплар белән чагыштырып,
дөреслеген тикшерәләр.