Внеклассное мероприятие "Син кайда яшисең?" 3 класс

Дәреслек: Р.З.Хайдарова . Әдәби уку.
Әдәби уку: 3сыйныф (рус төркеме)
Дәрес тибы: Гомумиләштерү – ЛГКК / Д/МС
Тема: Син кайда яшисең?”
Без шәһәрдә(авылда) яшибез”бүлеген кабатлау
Максат:
1.Предмет нәтиҗә: Без шәһәрдә(авылда) яшибез”бүлеге буенча
белемнәрен тикшерү,бәяләү. Туган җирләре турында алган белемнәрне
кабатлау, ныгыту, системага салу.
2. Метопредмет нәтиҗә: Укучыларның логик фикерләү сәләтен
үстерүгә шартлар тудыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү:
-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны
яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
3.Шәхес үсешенә карата нәтиҗә:Туган якка хөрмәт, мәхәббәт
тәрбияләү.Туган җиребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану
хисе тәрбияләү. Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү
мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта
хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, мультимедия проекторы, дәреслек, презентация
(Татарстан картасы,герб,флаг,рәсемнәр)
Предметара бәйләнеш: география
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру(дәрескә кызыксыну уяту).
(2 минут)
1.Исәнләшү.
-Исәнмесез,укучылар!
-Исәнмесез!
-Кәефләрегез ничек соң?
-Кәефләребез бик әйбәт.
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген ничәсе ?
- Бүген 1 нче март.
- Атнаның нинди көне?
- Бүген чәршәмбе.
- Дәрестә кемнәр юк?
- Дәрестә ... юк
3. Һава турында сөйләшү.
-Хасан, спроси у Даши какая сегодня погода?Һ.б.
II. Өй эшенең үтәлешен контрольгә алу. (3 минут)
-Укучылар без алдагы дәрестә авыл турында текст укыган идек. Бу тексттан
нәрсәләр истә калдырдыгыз? Авыл нинди була?
- Авыл матур була.
-Авылның урамнары нинди?
-Авылның урамнары тар.
- Авылда нинди йортлар бар?
-Авылда бер катлы йортлар бар.
- Авылда нинди транспорт йөри?
- Авылда трактор, Камаз, комбайн йөри
- Молодцы, укучылар.
III. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)
Фонетик зарядка. Авазларның дөрес әйтелешен искә төшерү. Молодцы,
укучылар.
- К нинди аваз хәрефе?
- [к] нечкә сузык авазлар янында : әкрен,кечкенә,күп,киң
- [к,] калын сузык авазлар янында: кыска
- Ә хәзер әйдәгез бирелгән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк әле.
Сүзләрнең антонимнарын табу. Төркемнәрдә эшләү.
әкрен-җитез
кечкенә-зур
күп-аз
киң-тар
кыска-озын
Укучылар без алдагы дәресләрдә шәһәр турында текст укыган идек.
37 нче бит 3 нче күнегү.
-Бу тексттан нәрсәләр истә калдырдыгыз?
-Текстта кем турында сүз барды?
-Текстта Дима исемле малай турында сүз барды.
-Дима кайда яши?
-Дима шәһәрдә яши.
-Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар?
-Шәһәрдә 5, 9, 16 катлы йортлар бар.
-Шәһәрдә нинди транспорт йөри?
-Шәһәрдә трамвай, троллейбус, автобус, метро, такси йөри.
-Дима мәктәпкә нәрсә белән бара?
- Молодцы, укучылар.
Ә хәзер әйдәгез әйтеп чыгыйк әле.
- Укучылар, шәһәр белән авыл арасында нинди аерма бар?
- Авыл кечкенә, анда бер катлы йортлар, өй артында яшелчә бакчасы.
- шәһәр зур, анда күпкатлы йортлар, музейлар, театрлар бар. Урамнарда
трамвайлар, автобуслар йөри.
Молодцы, укучылар, бик дөрес әйттегез. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк.
Кроссворд чишү.
Горизонталь сызык буенча.
1. Татарстанда яшәүче милләт. (татар)
2. Татарстанда йөк автомобильләре чыгара торган шәһәр.(Яр Чаллы)
3. Татарстанда нефтьчеләр шәһәре.(Әлмәт)
4. Татарстанда балык исемен йөртүче шәһәр.(Алабуга)
5. Татарстан Дәүләт гербына төшершлгән рәсемдәге җәнлек .(Барс)
6. Татарстанда сәгать заводы булган шәһәр. (Чистай )
7.”Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г.Тукай)
8. Татарстан флагындагы төс.(Ак)
9. Татарстанның башкаласы. (Казан)
Молодцы, укучылар.
IV. Уку мәсьәләсен кую.(2 минут).
- Вертикаль сызык буенча нинди сүз килеп чыкты?
- ТАТАРСТАН
- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?
- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Нәтиҗә:
Татарстан турында сөйләшәчәкбез.
дәреснең темасы Син кайда яшисең?”
- Балалар, бүген дәрестә без сезнең белән Татарстан турында
алган белемнәребезне кабатларбыз һәм ныгытырбыз.
V. Уку мәсьәләсен чишү. (20 минут)
1. Раунд тэйбл стркуктурасы буенча эш.
- Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән.
Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез, дөрес
җөмләләр төзибез. Ребята, сильный ветер перепутал слова в предложениях.
Давайте правильно составим предложения. (5 минут)Төркемнәрдә эшләү.
- Кем тизрәк төзеп бетерер икән?
1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.
2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.
3.бар, ак барсның, канаты.
4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.
Җөмләләрне балалардан укытып чыгу.
Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.
Нәтиҗә:
Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)
Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.
2.Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзү. (5 минут) Парлы эш.
- Мин сезгә биремнәр таратам. Бирем диалогны тулыландыр, җилкәдәш
дустың белән сөйләш дип атала.
Казан
- ... ?
- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.
- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?
- ..., ..., ... .
- ...?
-Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.
- Ә Муса Җәлил кем?
- ... .
- ...?
- Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.
Чистай
- ... ?
- Мин Чистай шәһәрендә яшим.
- ... ?
- Чистай – борынгы шәһәр.
- Шәһәрдә нинди транспорт йөри?
- ...
- Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар?
- ....
- Нинди урамда торасың?
- ... .
- ... ?
- 1 нче мәктәптә укыйм.
Алабуга
-Дима, синең Алабуга шәһәрендә булганың бармы?
- ... .
- Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?
- ... .
- Кем ул Шишкин?
- ... .
Яр Чаллы
- Даша, Синең Яр Чаллыга барганың бармы?
- ... .
- ... ?
- Әйе, ошады.
- Яр Чаллыда нинди завод бар?
- ... .
Әлмәт
- ... ?
- Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр шәһәре.
Балалар, сез тагын Татарстандагы нинди шәһәр исемнәрен беләсез?
(Картадан күрсәттерү)
- Димәк, Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нәтиҗә:
Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Нурлат һәм
башка шәһәрләр бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан
шәһәрләрне күрсәттерү.
3. Ә хәзер, ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасы буенча
“Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз. (5 минут) Ахырдан иң оста
тәрҗемәчене билгеләрбез.
а) Индивидуаль эш.32 бит 8нче кунегү.Милләт исемнәрен татарча әйт.
Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нәтиҗә:
Татарстанда төрле милләтле халык яши. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)
б) Төркемнәрдә эшләү. Как скажете о том, что:
- в лесах живут лисы, зайцы, волки, лоси;
- в лесах растут ягоды, грибы, цветы, деревья;
- через Татарстан текут Волга, Кама, Вятка, Белая;
- в Татарстане много лесов, рек, озёр.
Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нәтиҗә:
Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп.
(Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан елгаларны күрсәттерү.
-Бик әйбәт, рәхмәт балалар. Мин бик шат.
Дәреснең моделе
Син кайда яшисең?
Символлар
герб
флаг
гимн
Шәһәрләр
Казан,Чистай, Яр
Чаллы Алабуга,
Әлмәт һ.б.
Милләтләр
руслар
татарлар
чуашлар һ.б
Табигать
урманнар
елгалар
күлләр
4.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. (5 минут)
Төркемнәрдә эшләү.
- Балалар, хәзер нокталар урынына төшеп калган сыйфатларны куеп
хикәя төзибез. Кайсы төркем алдан эшләп бетерер?
Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ... республика.Татарстанда ...
шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп. Урманнарда
... төлкеләр төлкеләр, ... куяннар, ... бүреләр, ... пошилар яши.
- Укучылар, хикәябезгә нинди исем бирер идегез? (Җаваплапрны тыңлау,
уртак фикергә килү) Исемен“Татарстан – туган илем” дип алу.
- Ә зәзер хикәянең исемен текстыгызның өстенә язып куегыз.
- Хикәяне кем сөйләп күрсәтә ала? Теләүчеләр бармы? (Хикәяне теләүче
укучылардан сөйләтү.)
VI.Рефлексия. (3 минут)
- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?
- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?
- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?
- Татарстанның табигате нинди? Һ.б.
- Татарстанда нинди милләтләр яши?
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?
Үзбәя - Укучылар, дәрес башында мин сезгә түгәрәкләр тараткан идем.Ә
хәзер мине игътибар белән тыңлагыз:
Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз – үзенә ышанып эшләде - яшел
түгәрәкләргә исемнәрегезне языгыз.
Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз - сары түгәрәкләргә
исемнәрегезне языгыз.
Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган
булсагыз - кызыл түгәрәкләргә исемнәрегезне языгыз.
- Дима, син нинди түгәрәк сайладың? Ни өчен?
- Арина, Русланга нинди билге куяр идең? Ни өчен? Һ.б.
VII. Өй эше турында мәгълүмат, (2 минут) Дәреслек: 44 бит 6нчы күнегү
- составить рассказ о Татарстане;
- составить рассказ о своём городе;
- составить рассказ о своей деревне (теманы теләп сайлыйлар)
Саубулашу.
Казан
- ... ?
- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.
- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?
- ..., ..., ... .
- ...?
-Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.
- Ә Муса Җәлил кем?
- ... .
- ...?
- Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.
Чистай
- ... ?
- Мин Чистай шәһәрендә яшим.
- ... ?
- Чистай – борынгы шәһәр.
- Шәһәрдә нинди транспорт йөри?
- ...
- Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар?
- ....
- Нинди урамда торасың?
- ... .
- ... ?
- 1 нче мәктәптә укыйм.
Алабуга
-Дима, синең Алабуга шәһәрендә булганың бармы?
- ... .
- Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?
- ... .
- Кем ул Шишкин?
- ... .
Яр Чаллы
- Даша, Синең Яр Чаллыга барганың бармы?
- ... .
- ... ?
- Әйе, ошады.
- Яр Чаллыда нинди завод бар?
- ... .
Әлмәт
- ... ?
- Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр
шәһәре.
- Кем тизрәк төзеп бетерер икән?
Син кайда яшисең?
1. яшел , ак, кызыл, Флагта, төсләр, бар.
2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.
3.бар, ак барсның, канаты.
4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.
1. яшел , ак, кызыл, Флагта, төсләр, бар.
2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.
3.бар, ак барсның, канаты.
4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.
1. яшел , ак, кызыл, Флагта, төсләр, бар.
2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.
3.бар, ак барсның, канаты.
4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ...
республика.Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар,
... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп.
Урманнарда ... төлкеләр төлкеләр, ... куяннар, ...
бүреләр, ... пошилар яши.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ...
республика.Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар,
... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп.
Урманнарда ... төлкеләр төлкеләр, ... куяннар, ...
бүреләр, ... пошилар яши.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ...
республика.Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар,
... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп.
Урманнарда ... төлкеләр төлкеләр, ... куяннар, ...
бүреләр, ... пошилар яши.
Символлар
герб
флаг
гимн
Милләтләр
руслар
татарлар
чуашлар
башкортлар
һ.б.