Сценарий "Сөмбелә бәйрәме. Праздник Сомбеля" 4 класс

Сөмбелә бәйрәме. Праздник Сомбеля.
Ход праздника
Ведущий1:
Ни арада жәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар куптән көтте.
Ведущий2: Здравствуйте, ребята и гости нашего праздника!
Ведущий1: Кадерле балалар, кунаклар! Исәнмесез!
Без бүген сезнен белән бергәләшеп “Сөмбелә”бөйрәмен үткәрергә җыелдык!
Ведущий2: Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә - праздник урожая. Его
отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние
времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена - люди устраивали этот
праздник. Хозяйкой праздника была девушка по имени Сөмбелә. Ее выбирали из
числа красивых, озорных,острых на язык девушек , переодевали в Сөмбелю, выводили
на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она
скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная лед можно будет разбивать
только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно
теплой лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже
старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание
осуществится. Сөмбелә должна была иметь светло-желтые волосы, потому что она
символизировала осень, колосья.
Давайте и мы с вами отметим этот праздник в нашем уютном зале и позовем на
наш праздник Сөмбелю.
Ведущий1:
Сагынып көткән, зарыгып көткән
Сөмбелә килеп җитте,
Чәчәкле, җиләкле җәйләр
Инде үтте дә китте.
Сөмбелә, Сөмбелә
Бәйрәмебез түрендә,
Алтын чәчле гүзәл кыз ул—
Уңыш кызы Сөмбелә.
Ведущий2: Здравствуй Сөмбеля. Мы тебя очень ждали и целый год по тебе скучали.
Сөмбелә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Я - Сөмбелә. К вам пришла, праздник осенний вам принесла.
Ребенок:
1. Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
2. Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
3. Исәнме, Көз, алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Сөмбелә:
Саумы, якын дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә матур көннәр дә
Уңыш та китердем мин.
Ведущий1: Балалар, әйдәгез бергәләп «Көз» җырын җырлыйбыз?
Дети исполняют песню-хоровод Көз җыры”.
Балалар: Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кызыл, матур
Алтын, матур төсләр бар
Сөмбелә:
Бик матур җырлыйсыз икән, балалар. Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап
карыйм әле, көзге байлыклар турында табышмаклар беләсезме икән? А сейчас я вам
загадаю загадки.
1. Җир астында алтын казык,
Без аны алдык казып. (кишер)
Бала (Кишер): Минем исемем – Кишер
Теләсәң, болай пешер
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан баланың
Күзләре яхшы күрә.
2.Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
Бала (кәбестә):Безнең мәктәп балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, мин кәбестә.
3. Үзе йомры—ай түгел,
Төсе сары –май түгел,
Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)
Бала (шалкан): Мин бик таныш әкияттән.
Мине таныйсызмы сез?
Үсә-үсә зур булдым,
Мине алырсызмы сез?
4. Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны җиде кат.
Туннарын туныйсың,
Тунаганда елыйсың. (суган)
Бала (суган): Минем исемем – Суган
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
5. - «Алма!»- дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар? (Алма)
Бала (алма): Әмин сезгә бүләккә җыр алып килдем.
ҖЫР : Алма алмалаганда
Сөмбелә:Балалар, сезнең белән бик күңелле икән. Әйдәгез, уйнап алабыз. Һәр яшелчә
бары тик үзе төшерелгән рәсемнәрне генә җыярга тиеш. Ягез, кайсыгыз өлгеррәк
икән?
Ведущий2:
Спасибо осени за все её щедроты,
Спасибо хлеборобам за работу
Трудились на полях они на славу!
Еще богаче стал любимый край.
Скажите, какое главное богатство осени?
Дети: Икмәк, хлеб.
Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк. Правильно, дети.
Самый дорогой подарок осени – хлеб. Не зря в народе говорится «Ипи, тоз якты
йөз».
Дети читают стихотворение Р.Миннулина «Икмәк булса»
1. Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
2. Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында
Булдырам мин барында.
3. Һәркемгә ипи кирәк
Һәркөнне ипи кирәк.
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
Ведущий: Матур бер җыр тыңлыйсың киләме, Сөмбелә?
“Чайкала иген кырлары” җыры башкарыла.
Сөмбелә: Бик матур шигырьләр, җырлар өйрәнгәнсез, балалар, рәхмәт сезгә.
Ипи, өстәлгә килгәнче, никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый. Хлеб-всему голова!
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Мин дә сезгә бүләккә җыр алып килдем бит әле.
Сөмбелә башкаруында җыр.
Ведущий2: Спасибо тебе, Сөмбелә, за песню, за праздник! Нам очень понравилось.
Сөмбелә:Кадерле балалар, кунаклар! Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгә
сәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!
Ведущий1: Менә бәйрәмебез дә тәмамланды.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш- борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Текст песни «Чайкала иген кырлары»
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Бер офыктан бер офыкка
Җәелгән иген кыры.
Иртәдән кичләргә кадәр
Яңгырый хезмәт җыры.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Без барасы юллар якты,
Безнең юллар үр менә.
Бу кырларда җигүле ат
Дугасыннан күмелә.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Текст песни «Яфрак бэйрэме»
Янгыр тугел,кар да тугел,
Яфраклар ява жиргэ.
Коз турында жырлыйм эле
Кушыл син яна жырга.
Сары,сары сап-сары.
Агачнын яфраклары.
Жил исэ. ява яфрак. -
Кознен матур чаклары.
Оча яфрак,уйный яфрак,
Хаваларда эйлэнеп,
Буген,буген,буген,буген
Яфракларнын бэйрэме!
Яңгыр
Татар халык уен җыры
Әй алма, алма, алма,
Алма алмалаганда.
Алмаларга рәхәт була
Яктыр тамгалаганда.
Әй кыяр, кыяр, кыяр,
Кыяр кыярлаганда.
Кыярларга рәхәт була
Яңгыр коеп яуганда.
Әй шалкан, шалкан, шалкан,
Шалкан шалка ялаганда.
Шалканнарга рәхәт була
Яңгыр шаулап яуганда.
Кәбестәсен, помидорын,
Җиләген, алмаларын
Тәрбияләп үстерегез,
Күрерсез файдаларын.