Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительных групп "На лесной полянке"

«Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением
деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №77»
«ТЕРЕМОК» г.Набережные Челны Республики Татарстан
Сценарий праздника
на татарском языке
для детей подготовительных групп
«На лесной полянке»
подготовила
воспитатель по обучению детей татарскому языку
Хафизова Файруза Файзрахмановна
Тема: “Урман аланында”.
Максат. Балаларны татар халкының мәдәнияты, гореф-гадәтләре, халык авыз
иҗаты белән таныштыру аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Бурычлар.
-Тәрбия:
Туган ягыңа мәхәббәт,
Туган як табигатенә сакчыл караш,
Урманда яшәүче җан ияләренә карата кайгыртучанлык хисләре
тәрбияләү,
Татар халкының милли традицияләре белән танышуны дәвам итү.
-Үстерү:
игътибарлылык , сабырлык, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
күзәтүчәнлекне үстерү, тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара
бәйләнешен табигатьтәге җәйге үзгәрешләр аша күрсәтү.
-Өйрәтү:
балаларның урман турындагы белемнәрен үстерү,
бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү,
балаларның татарча сөйләшү күнекмәләрен үстерү.
Оборудование һәм материаллар: урман күренеше өчен агач , гөмбә,
җиләк, чәчәк макетлары, чишмә ясау өчен зәңгәр тукыма, каен агачы
макеты,көянтә-4,бизәлгән чиләкләр-8, зур чебен гөмбәсе эшләпәсе,
урман иясе өе өчен ширма, аю костюмнары, агач кашыклар, ике кәрзин,
10 теннис шары, кулъяулык, чәчәк таҗлары, төрле агач яфраклары, агач
рәсемнәре.
Техник әсбаплар:магнитофон, аудиоязмалар.
Дидактик материал:гөмбә битлекләре.
Бизәлеш: музыка залына урман күренеше ясалган, төрле агач, гөмбә,
җиләк, чәчәк макетлары куелган, уртада каен агачы макеты, бер якта
чишмә, ә икенче якта урман иясенең өе.
Балалар белән эшләнгән эш: җәй, урман турында әңгәмәләр үткәрү,
җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнү.
Бәйрәм барышы.
Урман шаулаган тавыш яңгырый (магнитофон язмасы)
Татар киеме кигән балалар ак каен тирәсендә әйлән-бәйлән уены
уйныйлар.
1 бала:
Яшел,яшел, ямь-яшел
Каенның яфраклары,
Кояш көлә, үсә яфрак
Җәйнең матур чаклары.
2 бала:
Яфраклары яшел ак каенның,
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Шаулап тора һәркөн тау ягы.
3 бала:
Шат балалар бигрәк матур кызлар.
Ак каенны сөеп мактыйлар,
Һәр ел саен килеп шулай
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Җыр “Ямьле җәй”М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе.
Алып баручы. Исәнмесез, балалар! Без бүген шундый матур залга бик
үзенчәлекле бәйрәмгә җыелдык. Без Ак каен кызы янына бәйрәмгә
килдек. Элек-электән кешеләр каен агачын хөрмәт иткәннәр, аны яратып
“ак каен” дип йөрткәннәр, аның турында җырлар чыгарганнар. Ак каен
янына җыелып кызлар һәм малайлар төрле уеннар оештырганнар,
җырлап-биеп күңел ачканнар.
“Су юлы” биюе.
(Көянтә-чиләк күтәргән кызлар суга бару күренешен күрсәтәләр,”Фазыл
чишмәсе” , татар халык көе, Р.Сабит эшкәртүендә).
Алып баручы: менә инде су да алып кайттык, эш бетте, инде уйнарга да
ярый.
Уен “Чума-үрдәк, чума-каз”.
Урман иясе өеннән чыга.
Урман иясе: Мин урман иясе. Кем ул анда тавышланып, минем
тынычлыгымны бозып йори.
Алып баручы:Бу бит балалар, ак каен янында бәйрәм оештырганнар.
Кыш үтте, җәй җитте, урман йокыдан уянып яшел күлмәген киде. Кояш
кыздыра, кошлар сайрый.
Урман иясе: Бик яхшы. Мин җәйне яратам,кошлар сайраганда йокы да
тәмле.
Өенә кереп китә.Шүрәле керә.
Шүрәле: Кара ничек җырлыйлар, колаклар тонып бетте. Тор әле урман
иясе.(урман иясе чыга).
Урман иясе: Кайда? Нәрсә? Ни булды?
Шүрәле: Әйдә, Урман иясе ак каен янына барабыз,хәзер кызлар яфрак
җыярга киләчәк.
Урман иясе: Менә әйбәт.
Шүрәле: Ничек инде әйбәт булсын. Үзеңнең агач башың белән уйлап
кара әле. Алар хәзер җырлап-биеп бөтен урманны яңгыратырлар, безгә
йокларга бирмәсләр.
Урман иясе: Ә нәрсә эшләргә соң?
Шүрәле: Әйдә ак каен янына алардан алда барабыз.
Урман иясе:Барабыз.
Шүрәле: Ак каенны сындырабыз!
Урман иясе:Сындырабыз!
Шүрәле: Ә аннары җиргә күмеп куябыз.
Урман иясе: Күмеп куябыз! Әйдә! (чыгып китәләр)
Каен кызы керә.
Каен: Кызлар, минем янга килегез. Яфракларымнан тәкыя үрегез!
Ак каен белән лирик бию.
(татар халык көе “Лирик бию”)
Агачлар арасыннан энҗе чәчәк килеп чыга.
Энҗе чәчәк: Исәнмесез, балалар. Мин бик нәфис чәчәк. Чәчәкләрем ап-
ап энҗеләргә охшаган. Ләкин шаян җил урманга керде дә чәчәкләремне
күтәрде, алар кыңгырау кебек зеңгелдәде (кыңгырау зеңгелдәтә). Шаян
җил минем энҗеләремне таратып бетерде, миңа нәрсә эшләргә инде.
Алып баручы: Борчылма, энҗе чәчәк ,без сиңа ярдәм итәрбез.
Уен “Энҗеләрне кәрзингә җый”.
Кыз: Кызлар, мин каен төбендә гөмбә таптым.
Кызлар: Бу бит чебен гөмбәсе.
Чебен гөмбәсе: Безне чебен гөмбәсе генә димәгез. Кешеләр өчен агулы
булсак та, урман җәнлекләренә дәва без. Авырган вакытларында алар
безне табып ашыйлар һәм шулай дәваланалар.
“Чебен гөмбәләре биюе”
(гөмбә битлеге кигән балалар бии, “Әпипә” көенә)
Шүрәле һәм Урман иясе зур чебен гөмбәсе эшләпәсе астында каен
янына керәләр.
Шүрәле һәм Урман иясе: Әһә, эләктегезме! Каен кызын безгә бирегез.
Каен: Балалар, мине коткарыгыз!
Алып баручы: Каенкай, курыкма безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр.
Әйдәгез, балалар, ярдәмгә аю балаларын чакырабыз.
“Аю малайлары биюе”
Урман иясе: Гафу итегез инде безне , башка алай эшләмәбез. Без бит
шаярдык кына.
Шүрәле: Әле без сезгә бүләк тә алып килдек, (агач кашыклар чыгара)
агач кашыклар, без аларны агачтан юнып үзебез ясадык.
Алып баручы: Менә рәхмәт. Ә безнең балалар кашыклар белән бию
өйрәнделәр.
“Кашыклар белән бию” (татар халык көе “Әнисә”)
Каен: Рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер минем тирәдә рәхәтләнеп ял итегез.
Мин сезгә бик кызык уеннар алып килдем.
Уеннар.
1.”Таҗлардан чәчәк җый”.
2.Әйлән-бәйлән “Кулъяулык”
3.”Агачларның яфракларын тап”.
3.”Очты-очты”.
Җыр Безнең туган як кына”Р. Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗев көе.
Каен: Рәхмәт сезгә, балалар, минем күңелемне ачтыгыз. Мин сезгә
бүләкләр әзерләдем (яфрак формасындагы печеньеләр өләшә). Мине
онытмагыз, тагын кунакка килегез.
Алып баручы: Менә безнең каен кызы янындагы бәйрәмебез ахырына
якынлашты. Сау булыгыз, балалар!
Использованная литература
1. Гульбакча: хрестоматия для детских садов/ сост..: Ф. Ю.
Юсупов, З. Ф. Камалова, Р. А. Бурганова. – Казань: Татар. книж..
изд., 1990. – 254 стр.
2. Закирова К. В. Растем играя: игры в детском саду: методическое
пособие для воспитателей детских садов и физинструкторов.
Казань: Магариф, 2005. – 175 стр.
3. Самое красивое слово: – хрестоматия для детских садов и
родителей / сост. К. В. Закирова. – Казань: Магариф, 200. –
335стр.
4. Кашапова М. Ф. Давайте поиграем, ребята. Казань: РИЦ, 216
стр..
5. “Жаворонок-95”. Песни для детей и подростков. Набережные
Челны, 1996.
6. Хакимова Г. “Чистота природы – чистота души”, Набережные
Челны, Идел-йорт, 2004.
Аудиозаписи.
1. Песни для детей. Минхазева З.
2. Пляски для детских садов. “Шома бас”.
3. Плясовые. “Дорога к роднику”.Салават Гарипов,
Октябрьский.