Конспект урока "Интонация - музыкаль әсәрнең бөртеге. «Өч кыз» җыры. Хәкимҗан Халиков сүзләре, Әхмәт Хәйретдинов музыкасы" 3 класс

ТЕМА: Интонация - музыкаль әсәрнең бөртеге.«Өч кыз» җыры. Хәкимҗан
Халиков сүзләре, Әхмәт Хәйретдинов музыкасы.
МАКСАТ: 1) музыкаль әсәрнең асылы, аның башлангычы, характеры - интонация
төрләре белән таныштыру;
2) күнегүләр аша интонацияне дөрес аеру, дөрес җырлау
күнекмәләрен ныгыту;
3) балаларда туган якка, хезмәткә мәхәббәт, шәхесләребезгә ихтирам
хисләре тәрбияләү;
МУЗЫКАЛЬ МАТЕРИАЛ
ҺӘМ ҖИҺАЗЛАУ:
1) башлангыч класс программасы
2) X. Халиков һәм Ә. Хәйретдиновның җыр китабы;
3) җыр тексты (плакат)
4) магнитофон, проигрыватель, баян;
5) милли киемле курчак, тегү машинасы;
6) музыка уен коралларының рәсемнәре;
7) презентация
ПЛАН.
I. Оештыру.
1) ИСӘНЛӘШҮ
II.Актуальләштерү.
1) Әңгәмә.
- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул җыр? (көйгә салынган шигырь)
- Ә җырның сүзләрен кем яза? (шагыйрь, халык)
- Шагыйрьләр язган җырны без ничек атадык? (авторлы җырлар)
- Кем язганын белмәгән җырларны? (халык җырлары)
- Узган дәрестә без нинди җыр өйрәндек? («Туган авыл» җыры)
- Авторлары кемнәр? (Габдулла Тукай сүзләре, Алмаз Монасыйпов көе)
- Бу җыр нинди темпта җырлана? (салмак)
- Әлеге җыры белән Тукай нәрсә әйтергә теләгән? (туган авылының матурлыгын)
- Ә бу уку елында шагыйребез Г. Тукайга ничә яшь тула? (125 яшь)
2) «Туган авыл» җырын башкару. (беренче куплетны кызлар, икенчесен
малайлар, өченчесен бергә җырлыйлар)
III. Төп өлеш.
1) Әңгәмә кытучының яңа җыр авторлары турында сөйләве)
- Бүген без тагын бер авторлы җыр өйрәнербез. Слайд 1
Безнең якташыбыз Хәкимҗан ага Халиковны сез бик күп шигырьләр авторы
буларак беләсез. Ул Мамыш авылында туган. Иске Өҗем мәктәбендә укытучы
булып эшләгән. Аның шигырьләрен уку дәресләрендә дә укыдык, мәктәп
һәм авыл китапханәләреннән дә алып укырга була.
Әхмәт Хәйретдинов Хәкимҗан Халиковның бик күп шигырьләренә көй язган.
Менә шушы «Ничек тизрәк үсәргә» дигән җырлар китабын алар Иске
Өҗем мәктәбенең әдәбият музеена бүләк иткәннәр.
Бүген без аларның «Өч кыз» җырын өйрәнербез һәм әсәрнең интонациясен
билгеләрбез.
2) Физкультминут.
«Кәрия-Зәкәрия» җырлы-биюле уены башкарыла.
3) Жырлау күнегүләре.
а) җыр дәресендә утыру һәм җырлау кагыйдәләре:
- кулларны тез өстенә куеп, туры утырырга;
- тавыш иркен чыксын өчен башныиеп җырламаска;
- җырлаганда авызларны түгәрәкләп җырларга;
б) җырлау күнегүләре Слайд 2
(җырның сүзләре өләшенә)
4) Җырны тыңлау (укытучы яки магнитофон тасмасыннан)
5) Җырның эчтәлеге өстендә эш.
- җыр нәрсә турында?
-кызлар нишли?
- исемнәре нинди?
- һәрберсе нишли?
- күлмәк кенә тегәме?
-алар ничек эшлиләр?
- сез ничек уйлыйсыз, кем булырлар икән бу кызлар?
- ни өчен? (чөнки автор да аларны бәлки тегүче булмас ди
)
- дөрес, бәлки алар кибетче, укытучы яисә сыер савучы булырлар, ләкин тегә
белү кирәкме, ни өчен кирәк?
- ә кемнәр тегә? кемнәрдә тегү машиналары бар?
- кызлар гына түгел, малайлар да тегә белергә тиеш, үзтөймәләрен тегеп куйсалар
бик яхшы була. Слайд 3
6) Интонация өстендә эш.
Без татар кызлары турында җыр тыңладык. Мондый җырлар рус халкында да бар.
Хәзер «Три подружки» дигән әсәрнең көен тыңлыйк һәм андагы өч кызның
характерларын билгелик. (проигровательдән тыңлау)
(1 кыз-елак; 2 кыз-чая, шат; 3 кыз-усал)
Һәрбер музыкаль әсәрнең аңа гына хас интонация бөртеге була. Ул әсәрнең
асылы, аның башлангычы. Интонация бөртеге- музыкаль әсәрнең характерын
билгели. Интонация бөртеге буенча без әсәрне хәтердә калдырабыз.
- Интонацияне сурәтләү өчен композитор төрле уен кораллары кулланган,
бу әсәр нинди уен коралларында яңгырый икәнен белергә тырышыгыз.
1- йомшак, салмак, елак интонация - бу скрипка;
2- якты, яңгыравыклы, күңелле аваз - бу дудочка;
3- кискен яңгыраш, усал, көчле, зәһәр тавыш - бу сурдиналы труба;
(уен коралларының рәсемнәре күрсәтелә) Слайд 4
7) Интонацияне җырлап бирергә өйрәнү.
а) без өйрәнәсе җыр нинди интонация белән башкарыла? Аны скрипкага җырлап
буламы? Рус әсәре белән татар җырының характерында аерма бар. Безнең кызлар
дус, тату һәм бергә эшлиләр. Шуның нәтиҗәсендә курчакка күлмәк тә, яулык
та тегә алалар. Менә аларның хезмәтләре күренеп тора. (Курчак күрсәтү)
б) җырны фразалап өйрәнү;
в) куплет һәм кушымтаны өйрәнү;
г) караокега кушылып җырны башкару;
IVДәресне йомгаклау.
- интонация ни өчен кирәк?
- нинди уен кораллары ярдәмендә кешенең эчке кичерешләрен биреп була?
- элегрәк өйрәнгән җырларны нинди интонация белән башкарганбыз? (Мәсәлән:
«Туган авыл», Әйлән-бәйлән», «Солдатлар»)
V Өй эше. КРОССВОРД(аңлатып китү)
КРОССВОРД сораулары:
1)Җырның шигырен язучы шагыйрьнең исеме.
2)Җырның музыкасын язучының исеме.
3) Салмак, елак интонацияне белдерүче уен коралы.
4) Дәреснең темасы.
5) Тормышта кирәк нәрсә (җыр сүзләре)
6) Татар кызларының баш киеме.
^
*■'
I