Конспект урока "Шәфкатьлелек бизи кешене"

Шәфкатьлелек бизи кешене.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
“Гомуми үсеш бирүче төрдәге Кариле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе
“ Шәфкатьлелек бизи
кешене”
Инвалидлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Төзеде музыка җитәкчесе:
Ибрагимова Д.Н.
Кариле, 2014- 2015 нче уку елы
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан.
М.Җәлил.
Максат:
1. Кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек,
изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Зал алдан бизәлеп куела. Проекторда:
“Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” кебек язу языла.
Алып баручы: Хәерле иртә балалар.! Әйдәгез,барыбыз да матур итеп
басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк .
Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты
нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн
буена җитәрлек көч бирә дә инде.
Кояш бар җиһанны яктыртучы , без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.
Кояш кешеләр өчен нәрсә эшли. ?
Гел яхшылык кына эшли!
Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң
күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам
башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без
игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын
да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы
булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге
гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең
мәгънәсен онытырга ярамый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә
һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк..Димәк, элек-электән үк
игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу
зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
1 бала. С. Батыршинаның «Трамвайда» исемле шигырен укый.
Әнә бала- чагалар,
Трамвайда баралар.
Һәммәсе дә утыра,
Карт- коры басып тора.
Алар шундый кап- картлар:
Җыерчыклы яңаклар,
Сап- сары йөзләре,
Начар күрә күзләре.
2 бала. Чуалышкан уйлары,
Дер - дер килә куллары.
Ерак микән аларның
Бара торган юллары?
Ә балалар япь - яшьләр,
Чем - кара шомырт чәчләр,
Ап - алсу яңаклары
Тулып пешкән чаклары.
3 бала. Шул балалар урынында
Үзегез дип белегез.
Олыларга ярдәмгә
Ничек килер идегез?
-Яле, Шәүкәт, әйт әле,
Син нәрсә кылыр идең?
-Күрмәмешкә салышып
Укып утырыр идем.
4 бала. -Ә син, Җәмил, нишләрсең?
Син нәрсә кылыр идең?
-Йоклаганга салышып,
Күземне йомыр идем.
-Ә син, Муса, нишләрсең,
Нинди уйга килерсең?
-Тиз - тиз торып урынымны
Карт әбигә бирермен.
-Хәзер ясыйк нәтиҗә:
Нинди булырга кирәк?
-Муса кебек балалар
Булсын иде күбрәк.
Бер матур сүз кеше күңелендәге бозны эретә ала. Татар халкында мондый
мәкаль бар:
“ Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә”
Кешеләргә генә түгел, табигтькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да
игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк.
Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә, язмыш кимсеткән кешеләргә
карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр.,
кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.
Алып баручы.Хикәя уку
Быел Гөлгенәгә 5 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә
сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка
кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.
Беркөнне гадәттәгечә ул бакчага барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап,
туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит
сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.
Рәшитнең бу адымын ничек бәяләр идегез.?
Гарип ,инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга ярдәм итәр
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары
бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар
дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.
Алып баручы: Балалар без бүгенге эшчэнлектэ нәрсә турында сөйләштек?
Балалар жавабы тынлана.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Йомгаклау.