Конспект занятия "Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар повесте буенча сочинение" 1 класс

1
Тема: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар повесте буенча сочинение.
I. Максатлар:
-коммуникатив:повесть буенча монологик сөйләм оештыру;
-тәрбияви: татар әдәбиятына карата ихтирам уяту; укучыларда эстетик зәвык
тудыру.
II. Бурычлар:
Укучыларның сүз байлыгын арттыру;
Сөйләм культурасын үстерү.
III. Принциплар:
Дидиктик: уку-укытуның тәрбияви характерда булуы;күрсәтмәлелек.
Гомумметодик:коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар(матур әдәбият
белән бәйле булуы).
IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.
V. Укыту алымнары: повесть буенча хикәя яздыру; текст белән
эшләү,сүзлек белән эшләү.
VI. Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
VII. Җиһазлау: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте,
акбур,такта.
VIII. Файдаланылган әдәбият:
1)Ганиева Ф.Ә.,Рамазанова Ч.Р. Әдәбият.8нче сыйныф/Ф.Ә.Ганиева,
Ч.Р,Рамазанова.-К.-2015.-269 б.
2)Харисов Ф.Ф., Шәкүрова М.М., Хөснетдинов Д.Х. Педагогик практика
көндәлеге/Ф.Ф.Харисов, М.М.Шакурова,Д.Х.Хөснетдинов.К.-2016.-81б.
3)Кутуй.Г. Тапшырылмаган хатлар/Г.Кутуй.К.-1996.-345б.
2
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.
2.Уку мәсьәләсен кую:
а) Укучыларны матур әдәбият дип аталган сәнгать төрен кабул итәргә
әзерләү.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1)Анализлау
а)әсәрдәге төп образларны билгеләү.
ә) вакыйга барган чорны билгеләү.
б)әсәрнең идеясе.
III. Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак.
2.Үзбәя.
3.Өй эше.
3
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1.Укытучы: Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн! Мин сезгә уңышлы эш телим.
Кәефләрегез ничек?
Укучы: Бик яхшы.
Укытучы:Кем бүген сыйныфта дежур?
Укучы:Мин.
Укытучы:Бүген ничәнче число?
Укучы:Егерменче декабрь.
Укытучы:Атнаның кайсы көне?
Укучы:Сишәмбе.
Укытучы:Дөрес.Ә кем бүген сыйныфта юк?
Укучы:Барыбыз да биредә.
Укытучы:Алайса дәресебезне башлыйбыз.
2.Укытучы:Укучылар,бүген без сезнең белән берничә дәрес өйрәнгән әсәр-
“Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча сочинение язарга тиеш булабыз.
Шул сәбәпле мин сезгә 266 биттәге Иҗади эш өчен дигән бүлеккә игътибар
итәргә тәгъдим итәм. Таптыгызмы?
Укучы:Әйе.
Укытучы:Монда дүрт сочинение темасы бирелгән. Сезгә аеруча ошаганы
бармы?
Укучы:Мина беренче тема бик ошый.
Укучы:Ә миңа соңгысы.
Укучы:Ә минем өченче темага язасым килә.
Укытучы:Димәк, һәр кеше үзенә ошаган теманы сайлап ала. Сезгә хәл итәр
өчен ике минут вакыт бирелә.
Укытучы:Бөтен кеше темасын сайладымы?
4
Укучылар:Әйе.
II. а)Укытучы:Алайса әйдәгез бергәләп сөйләшеп карыйк,
сочинениеларыгызда сез нинди образлар турында сүз алып барачаксыз?
Укучы:Вәли,Искәндәр.
Укытучы:Дөрес.Тагын?
Укучы:Төп героиня –Галия турында.
Укытучы:Дөрес. Ә ничек уйлыйсыз,кемгә атап җавап хаты язарга җиңелерәк
булачак?
Укучы:Минемчә,Галия исеменнән.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Искәндәргә караганда Галия хислерәк,ул
эмоциональрәк.Шуңа күрә аның исеменнән хат язу кызыграк һәм дөресрәк
булыр дип уйлыйм.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр?
Укучы:Ә мин үзем Искәндәр исеменнән җавап хаты язачакмын.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Галия язган хатларның эчтәлеген инде без беләбез, ә менә
Искәндәр фикерләрен ишетү,уйлап бетерү кызыклы булыр иде.
Укытучы:Бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле фикер. Ә кем мәхәббәт-гаилә
проблемасын сайлады?
Укучы:Мин.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки әсәрдә нәкъ менә әлеге проблема-төп проблема.
Укучы:Яхшы.Ә синеңчә автор әлеге проблеманы кем образлары аша ачык
күрсәтекән?
Укучы:Минемчә, Галия һәм Вәли гаиләсе мисалында.
Укытучы:Ә Вәли образы мәхәббәт мәсьәләсен ачыкларга ярдәм итәме?
Укучы:Юк, дип уйлыйм.
5
Укучы:Ә мин,әйе, дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә Вәли аркасында Галия
үзгәрә.
ә)Укытучы:Балалар,әсәрдәге вакыйгалар кайсы елларда барганы билгелеме?
Укучы:Әйе,егерменче гасырда.
Укытучы:Яхшы,ә төгәлрәк әйтеләме?
Укучы:Әйе, мәсәлән,беренче хатта төгәл дата -1923нче ел күрсәтелә.
Укытучы:Димәк?
Укучы:Вакыйгалар егерменче гасырның 20-50 еллар аралыгында бара.
Укытучы: Яхшы, димәк сез әсәрне бик игътибар белән укыгансыз,молодцы!
б)Укытучы:Балалар,әйдәгез әле әсәрнең төп идеясен билгеләп карыйк.
Укучы:Төп иядея мондыйрактыр: мәхәббәткә саф, җаваплы, тугры булганда
гына аны саклап калып була.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр туды?
Укучы:Бары тик гаиләсен яраткан,хөрмәт иткән,яклаган,гаиләсе алдында
ихлас булган кеше генә бәхетле була ала.
Укытучы:Бик дөрес.
Укытучы:Яхшы. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, сочинение
дип язып куегыз. Язып бетердегезме?
Укучылар:Әйе.
Укытучылайса игътибар белән тактага карыйк. Тактада мин дүрт теманы
да язып куйдым. Сез инде аларны сайлап алдыгыз,шулаймы?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Һәр тема астына мин сезнең өчен терәк сүзләр язып куйдым.
Укучы:Ә алар безгә нәрсә өчен кирәк булачак?
Укытучы: Әлеге сүзләр сезгә сочинениегызда кирәк булырга мөмкин. Сез
аларны дөрес җөмлә башлау өчен кулланыла аласыз. Шулай ук Темагызга
бәйле ярдәмлек сүзләр: сурәтләүче сыйфатлар, монда мәкаль-әйтемнәр дә
бирелгән.
6
Терәк сүзләр:
1 тема: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм
Вәли образлары”:
-Чын ир-ат
-Кыю йөрәкле
-Битараф
-Бәхетсез
Минем фикеремчә,...
-Шуны әйтәсе килгән иде
-Беренчедән,...
2 тема: “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт-гаилә
проблемасының хәл ителеше”:
-Матур гаилә, тату гаилә
-Мәхәббәт ул-үзе иске нәрсә...
-Бер-берсен хөрмәт иткән гаилә бөтен кайгыны җиңәр
-Гаиләдә мәхәббәт булса...
-Бер-береңә карата игътибарлы булсаң гына...
Ахырдн шуны әйтәсе килә,...
3тема: “Галиянең дүрт хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап,
Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз”:
-Кадерле, Галиям!
-Галиякәй!
-Җавап хаты язарга батырчылык иттем
-Ачу саклама...
-Беләсеңме...
-Синең хатларың миңа...
7
-Моңа кадәр сиңа җавап бирмәвемнең сәбәбе:...
4тема: “Галия яки Искәндәргә үз исемегездән хат языгыз”:
-Искәндәр,ни өчен син...?
-Галия,бәлки хатларны тапшырырга кирәк булгандыр?
-Шуңа күрә,шул сәбәпле...
-Матур гаилә
-Бер-берегезгә хөрмәт...
-Әлеге гамәлең өчен...
-Гаиләнең көче...
Укытучы: Балалар,хәзер сочинениене яза башласагыз да була.
III.Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак
Укытучы:Бүген без сезнең белән нинди әсәр өстендә эшне тәмамладык?
Укучы: Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестена нигезләнеп
сочинение яздык.
Укытучы: Яхшы. Сезгә әсәр ошадымы?
Укучылар:Әйе, әсәр бик тә ошады.
Укытучы:Ә ни өчен?
Укучы:Чөнки ул бик кызыклы,аның язылу формасы да бик үзенчәлекле.
Укытучы:Тагын ни өчен?
Укучы:Бу повесть бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
2.Үзбәя
Укытучы:Балалар, тәкъдим ителгән темалар сезгә ошадымы?
Укучы:Әйе. Аларның һәрберсе бик кызыклы иде.
Укучы:Ә миңа сочинение хат формасында язу ошады.
3.Өй эше.
8
Укытучы:Укучылар,өй эше итеп,сочинение язып бетерергә бирәм. Бирем
аңлашылдымы?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Сорауларыгыз бармы?
Укучылар:Юк.
Укытучы:Алайса бүгенге дәрес тәмам, Саубулыгыз.Чыгарга мөмкин.
Укытучы:Сәләхова З.Г.