Конспект урока "Бүлү темасын кабатлау" 4 класс

Баһаутдинова Әлфия Әбделгани кызы
Башлангыч сыйныф укытучысы
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн
гомумбелем бирү урта мәктәбе
2
Тема: Бүлү темасын кабатлау.
Максат:
1. Бүлүнең кыскача язылышын өйрәтү.
Турыпочмаклыкның периметрын табуны ныгыту. Аның
мәйданын исәпләүгә әзерләү. Үлчәү берәмлекләре таблицасын
куллануны ныгыту.
2. Мәсьәлә чишү, исәпләү күнекмәләрен үстерү.
3. Игътибарлык, тырышлык һәм көчле рухлы булуга
өйрәтү, кызыксынучанлык, кыюлык тәрбияләү.
Җиһазлау: планеталар картасы, рәсемнәр, таблицалар,
шигырьләр, дидактик материал, №217-№223.
Дәрес барышы.
I. Кереш .
Бүген без төрле планеталарга сәяхәт итәрбез. Бу безнең
планетабыз булыр (планета куела).
Галәмдә планеталар билгеле бер тәртиптә урнашканнар.
Менә аларның урнашу тәртибен күрсәткән карта (куела).
Кояш системасында 9 планета бар. Без шуларда
тукталышлар ясарбыз.
Әйдәгез кузгалыйк! (музыка яңгырый).
2.Беренче тукталыш Меркурий планетасы.
Бу планета зурлыгы ягыннан иң кечкенәсе. Аның тарту көче
дә аз. Шуҗа күрә анда предметларны бик җиңел күтәреп була.
Планета – “адашып йөрүче” дигәнне аңлата (грек теленнән).
Меркурий кояшка иң якын планета. Анда 400° эсселек. Ә икенче
ягында 150° суык. 3ай кояшка бер ягы белән тора. Безнең
корабль эссенең суыкка күчкән җиренә төшер. Монда тереклек
юк. Табигатҗ айдагы шикелле.
Әгә без бу планетада менә бу мәсьәләләрне чишә алсак,
сәяхәтебезне дәвам итә алырбыз.
Телдән исәпләү:
Молодцы! Сәяхәтебезне дәвам итәбез.
3.Икенче тукталыш Венера планетасы.
3
Монда да бик эссе. Ләкин безнең ракетабыз эрүчән түгел. Бу
планета бөтенләй болытлар белән капланган. Монда
караңгылык. Монда да тереклек юк. Шуңа күрә безгә дә бу
планетада калырга ярамый.
Бу планетадан без бүлүгә карата мисаллар чишкәч кенә
кузгалып китәрбез.
Мисал чишү үрнәген тактада күрсәтү.
1850 : 5 = 370
5648 : 8 = 706
№217 тактада балалардан чиштерү
№218 алдан язып куела.
- Ялгыш кайда?
Дөреслеген тапкырлап тикшерү.
4.Өченче тукталыш Марс планетасы. (№4.№3-Җир)
Бу планета кояштан ераграк урнашкан. Салкынча. Галианәр
монда тереклек булырга мөмкин дип исәплиләр.
Монда без ял итеп алырбыз.
Карлыгачлар җитез оча
Һәм җитез исә җилләр.
Ә Гагарин абый безнең
Әйләнде күпме җирләр.
Җилләрдән дә җитез очып
Җиһанны гизеп кайтты
Һәм ул бөтен планетадан
Никадәр дуслар тапты.
5.Дүртенче тукталыш Юпитер планетасы.
Бу планетаның тышы болытлардан гына тора. Эчендә
планета үзе. Аның 12 ае бар (иярчене). Бу планета бик тиз
әйләнеп тора.
Мөстәкыйль эш.
Бу планетада без мәсьәлә чишәрбез.
Җавапны дөрес биргән балаларга очко бирелә.
4
№219 нчы мәсьәләгә аңлатмаларның нәрсә белдерүен
ачыклау.
6. Бишенче тукталыш Сатурн планетасы.
Бу иң матур планета. Ул Юпитерга ошаган. Кояштан ерак,
ләкин зурлыгы ягыннан Юпитердан гына калыша.
№220- Турыпочмаклык сызу. Шакмакны сызу. Пиреметрны
табу.(Рациональ юл белән тактада чишелешен кую). Дөреслеген
тикшерү.
7. Алтынчы тукталыш Уран планетасы.
Юпитерга ошаган.
222- Үлчәү берәмлекләре таблицасын куллану.
8. Җиденче тукталыш Нептун планетасы.
Бу планета да кызыклы түгел.
Мөстәкыйль эш:(аерым тартмаларга салынган)
4850:5 8316:6 7940*2 12386-8799 76359+5499
618:6 5064:8 16574*5 30014-24308 52076+9678
1856:4 38576:4 6015*8 47200-36094 19284+7096
9. Сигезенче тукталыш Плутон планетасы. соңгысы.
Нәтиҗә ясыйк:
- Озынлык үлчәү берәмлеге таблицасын әйтергә.
- Пиреметр ничек табыла?
- Масса үлчәү берәмлеге таблицасын әйтергә.
- Ничә урынлы сан чыгуын әйтергә.
24056:8 86400:8 4850:5
10. Тугызынчы тукталыш Җир.
Әле җирдә яшәсәк тә
Күккә тарта йөрәкләр
Гагариннар кебек кыю
Булу безнең теләкләр.
Өй эше: №221, 223.
5
Кулланылган чыганаклар:
1. М. И.Моро, М. А.Бантова. Математика дәреслеге, 4 класс,
1нче кисәк
2. Энциклопедия « Кем ул? Нәрсә ул?»
3. Дидактик материаллар ( “ Тесты, 4кл)