Тест "Ел буена үткәннәрне кабатлау" 4 класс

4 класс өчен математикадан тест .
Тема: Ел буена үткәннәрне кабатлау
1 вариант
1. 925045 санында ничә дистә?
а) 92504 ; б) 9250; в) 92; г) 4.
2. 6 минут 15 секундта ничә секунд бар?
а) 615; б) 6015; в) 395; г) 375.
3. Рәсемдә ничә өчпочмак бар?
а) 4; Б) 6 ; г) 8 ; д) 10.
4. Рәсемдә ничә кисемтә бар?
а) 6; Б) 8 ; г) 10 ; д) 12.
5. Дөрес фикерне сайлап ал:
а) сан төшереп калдырган мисал тигезләмә дип атала;
б) билгесез компонентлы аңлатма тигезләмә дип атала;
в) үзгәрешлә зурлык кергән тигезлек тигезләмә дип атала;
6. Дөрес раслауны сайлап ал:
а) периметр – геометрик фигураның эчке өлеше;
б) периметр – фигураны төзегән барлык кисемтәләр;
в) периметр- геометрик фигураның барлык якларының озынлыкларының суммасы;
г) периметр- геометрик фигура якларының тапкырчыгышы.
7. Дөрес билгеләмәне сайлап ал:
а) геометрик фигураның эчке өлеше мәйдан дип атала;
б) фигураның барлык якларының озынлыклары суммасы мәйдан дип атала;
в) фигура якларының кисешүе мәйдан була.
8. Дөрес раслауларны тап:
а) Ртур.=(а+b+a+b)* 2
б) Ртур.=а*4 + b*4
в)Ртур.=(а+b)* 2
г) а=Ртур. : 4
9. х* 8 = 8000 тигезләмәсенең чишелеше:
а) 1 000; б) 16 000; в)56 000; г) 64 000.
10. Яклары 7см һәм 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын табыгыз:
а) 10см; б) 20см; в)21см; г) 28см.
11. Яклары 3м һәм 8м булган турыпочмаклык мәйданын исәплә:
а) 20м
2
; б) 22 м
2
; в)24 м
2
; г) 28 м
2
.
12. 6 саны кайсы санның биштән беренче өлешен тәшкил итә?
а) 11; б) 20; в) 30; г) 35.
13. 340 000 саны 340 тан ничә тапкыр зуррак?
а) 10 тапкыр; б) 100 тапкыр; в) 1000 тапкыр; г) 10 000 тапкыр.
14. 2 метрда ничә миллиметр?
а) 20 мм; б) 200 мм; в)2 000 мм; г) 20 000 мм.
15. Бер квадрат метрда:
а) 10 дм; б) 100 дм; в)100 д м
2
; г) 1 000 д м
2
.
16.Турыпочмаклыкның мәйданы 30 с м
2
. Аның яклары нинди озынлыкта
булырга мөмкин?
а) 4 см һәм 5 см; б) 5 см һәм 6 см; в) 9 см һәм 6 см; г) 13 см һәм 2 см.
17. Турыпочмаклыкның периметры 30 см. Аның якларының озынлыгы күпме?
а) 4 см һәм 5 см; б) 5 см һәм 6 см; в) 9 см һәм 6 см; г) 15 см һәм 2 см.
2 вариант
1. Тугыз мең унбиш санын цифрлар белән яз:
а) 9015 б) 900015 в) 9150 г) 915 д) 9105
2. 432567 санында нинди цифра йөзләр разрядын күрсәтә?
а) 4 б)3 в)2 г)5 д) 6
3. 24, 50,19,42 саннарын кимү тәртибендә яз.
а)19, 24,42,50
б)50, 42, 24,19
в) 50, 24, 42, 19
г)24, 19,50,42
д) 50, 19, 24, 42
4. 58 - 16 аңлатмасының кыйммәтен тап.
а) 44 б)54 в)52 г)42 д) 74
5. 26 һәм 3 саннарының тапкырчыгышын исәплә.
а) 78 б)68 в)23 г)29 д) 263
6. 190 һәм 90 саннарының суммасын тап .
а) 2800 б)280 в) 100 г) 260 д) 19090
7. Гамәлне үтә: 24 х305
а)840 б)732 в)7320 г)192 д) 1820
8. 4800 :15 нең җавабын исәплә.
а)320 б)2120 в)32 г)212 д) 302
9. Тигезләмәне чиш: 37 + Х = 54
а) 13 б)27 в)17 г)91 д) 18
10. Исәплә : 20 – (11 4х2)
а) 17 б)10 в)1 г)6 д) 23
11. 600 минутны сәгатьләрдә күрсәт.
а)1 сәг. б)60сәг. в)6 сәг. г)10 сәг. д)36000 сәг.
12. Кайсы тигезлек дөрес ?
а)3 кг. 55 г. = 355 г.
б) 3 кг. 55 г. = 3550 г.
в) 3 кг. 55 г. = 3055 г.
г) 3 кг. 55 г. = 30055 г.
д) 3 кг. 55 г. = 30505 г.
13. Өйнең биеклеген үлчәгәндә нинди үлчәү берәмлеген куллану отышлы?
а) см. б)дм. в)м. г)км. д) мм.
14. 3 км. 100м һәм 3100м. аңлатмалары дөрес тигезлек булсын өчен
нинди тамганы куярга кирәк?
а) = б)< в)> г)+ д) белмим
15. Мотоциклның тизлеге 60 км/сәг. булса, 3 сәгатьтә ничә км юл узар?
а)20 км. б)180 км. в)63 км. г)57 км. д)1800 км.
16. Альбомнар өчен 42 сум акча түләгәннәр. Әгәр бер альбом бәясе 7 сум
булса, ничә альбом алганнар?
а) 6 б)7 в)35 г)49 д) 5
17. Алмаз кибеттә 85 тиенгә блокнот, 27 тиенгә төсле карандаш сатып алды.
2 сумнан аның күпме акчасы калыр?
а) 1 сум12 т. б)88т. в) 1сум 42 т. г)1сум. д) 99т.
18. Квадратның ягы 6 см булса, периметрын исәплә.
а) 36 см. б)12 см. в)24 см. г)18 см д) 24 мм.
19. Поезд 72км. / сәг. тизлек белән 2 сәг. , аннары 54 км/сәг. тизлек белән
3 сәг. барды. Барлык юлны табу өчен кайсы аңлатманы кулланабыз?
а) (72 +54) х(2+3)
б)72 : 2 +54 : 3
в)72 х 2 + 54 х 3
г)72 х3 +54 х2
д) (72 +2 +54)х3
20. 12 саны 4 тән ничә тапкыр зуррак?
а) 48 тапкыр;
б) 16 тапкыр;
в) 8 тапкыр;
г) 3 тапкыр;
д) 12 тапкыр.