Открытый урок "Туган җирем - Татарстан"


Дәрес эшкәртмәсе.
6 нчы сыйныф, татар әдәбияты дәресе.
Тема: " Туган җирем - Татарстан "
Максат:
1. Укучыларны яңа сүзләр кулланып һәм текст эчтәлегенә өстәмәләр кертеп аралашырга
өйрәтү;
2. Республикабыз турында күзаллауны киңәйтү. Парлап эшләү осталыгын ныгыту.
Тема буенча диалоглар төзү осталыгын ныгыту;
3. Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова/ Казан.”Мәгариф”нәшр.2007), карта,
проектор, презентация, китаплар күргәзмәсе.
Дәрес структурасы:
I. Оештыру моменты. Дәрес максатын билгеләү .
II. Үткән материалны ныгыту, кабатлау.
III. Өй эшен билгеләү.
IV. Дәрескә йомгак ясау.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты. 1. Дәрес максатын билгеләү.
Укучылар белән исәнләшү.
- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә карап әйтегез әле бүген без нәрсә турында
сөйләшәчәкбез? Ә без Татарстан турында беләбезме? (беләбез)
- Әйе, ә без ничә текст белән таныштык? (өч)
- Димәк бүген нишлибез? (кабатлыйбыз, белемнәрне ныгытабыз)
- Әйе, бүген без белемнәребезне ныгытырбыз, тикшереп тә карарбыз. Бүген без
төркемнәрдә эшлибез.
Өй эшен тикшерү. Иң элек өй эшен тикшереп китик. Сүзлек эше эшләп
алыйк.
1. Тарихи шәһәр-
2. Манара-
3. Мөстәкыйль дәүләт-
4. Күпмилләтле дәүләт-
5. Шартнамә-
6. Халыкара хокук-
- Кемнең 6 сүзе дә дөрес, кул күтәрә.
II. Үткән материалны ныгыту. Кабатлау
1. Рәсем буенча эш.
- Нәрсә аңлата?
- Бу нинди көн?
- Татарстан халыкара хокукка ия...
- Бу шәхес кем?
- Рәсемнәр нәрсә аңлата?
- Рәсем буенча сөйләгез.
Спасс манарасы. Ак төстәге бина.
Дүрт каттан тора. Биеклеге 45 метр.
Сөембикә манарасының биеклеге 58 метр. Ул җиде ярустан тора. Ел саен кыегая бара.
Кол Шәриф мәчете. Биеклеге 57 метр.
Благовещенск соборы — Казан кремеленең иң зур бинасы. 1561—1562 елларда төзелгән.
- Алар кемнәр, ничек яшиләр?
- Әйе, Татарстанда төп 8 милләт яшәсә, 115 миллләт вәкилләре яши.
2. Карточкалар таратылган. Сораулар төзергә.
-...?
- Татарстанда татарлар, руслар,башкортлар һәм башка милләт халыклары яши.
- ...?
- Алар үзара дус һәм тату яшиләр.
- ...?
-Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.
3. Диалог төзисез. Укучылар, ә хәзер сөйләшеп алыйк әле. Сез башка милләт вәкиле
белән танышырга тиеш. Беренчедән, сез танышырга тиеш, икенчедән, дустыгыз
кайсы милләттән икәнен белегез, өченчедән, нинди телләр өйрәнгәнен сорашыгыз.
-Исәнме, минем исемем Даша, ә синең исемең ничек?
- Исәнме, минем исемем Алия.
- Алия, ә син нинди милләттән?
- Мин татар. Ә син кем?
- Ә мин рус. Ә син нинди телләр өйрәнәсең?
- Мин рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәм.
4. Карточкалар белән эш.
Спроси у друга:
в каком городе он живёт.
Сколька городов в Татарстане.
В каком городе живет его друг.
Какой город самый красивый
какие города есть в Татарстане;
- Республикада тагын ничә шәһәр бар? (23 шәһәр бар.)
- Хәзер үзегез белгән барлык шәһәр исемнәрен языгыз. Язып бетергәч аска сызып
куясыз. Вакыт узгач, күрше өстәлгә барып үзегездә булмаган шәһәр исемен
язып алыгыз.
- Ничә шәһәр исемен яздыгыз. Кайсыларын өстәдегез.
(Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Әгерҗе, Баулы, Буа,
Болгар, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Нурлат, Чистай,
Тәтеш, Иннополис.)
5. Мин сезгә менә шундый серле әйберләр таратам. Ә сез миңа кайсы шәһәргә
караган әйтегез.
Чистай үзенең сәгатьләре белән данлыклы. Биредә “Восток” сәгать заводы эшли. 1781
елда шәһәр статусын ала.Аяк һәм өс киемнәре фабрикалары бар. Кама елгасы буенда
урнашкан.
Алабуга шәһәрендә күп кенә атаклы кешеләр яшәгән. Шуларның берсе- танылган
рәссам- Иван Иванович Шишкин. Аның “Еракта Кама елгасы” дигән картинасы
Мәскәүдә Третьяков галереясында саклана. Биредә шулай ук атаклы рус шагыйрәсе
Марина Цветаева һәм кавалерист –кыз Надежда Дурова яшәгән.
Яр Чаллы шәһәрендә “ КамАЗ” йөк автомобильләре чыгарыла. Ул иң зур, заманча
шәһәрләрнең берсе. КамАЗ машиналары “Париж-Дакар”ярышларында гел 1нче
булдылар. Быел гына 2нче урынга чыктылар. Анда курчак театры, “Мастеровые”
театрлары эшли. Яр Чаллыда 80 якын милләт кешеләре дус һәм тату яши.
Түбән Кама шәһәре Чулманның сул як ярына урнашкан. Аны химиклар шәһәре дип
тә атыйлар. Биредә нефтехимия, шиналар заводы эшли. Түбән Кама шулай ук үзенең “
Мунча ташы” сатира театры бар.
Әлмәтне нефтьчеләр шәһәре дип атыйлар. Биредә 150 (йөз илле ) мең тирәсе кеше
яши. “Алнас”, торба җитештерү, радиоприбор заводлары эшли. Үзебезнең драма
театрыбыз да бар.
6. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
Мөстәкыйль дәүләт, өч төс, композитор Рөстәм Яхин, Татарстанның президенты, ак барс,
ышаныч билгесе, тантаналы минутларда.
7. Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.
1.Казан, шәһәр, бик борынгы.
2.Яр Чаллыда, бар, театры,курчак.
3.Ык, озын, Татарстанның, иң, елгасы.
1. Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
2. Сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?
III. Өй эшен билгеләү. Әлмәтнең танылган кешеләре турында мәгълүмат
җыярга.
Вячеслав Колотовкин, 7кратный чемпион России по аквабайку, мастер спорта Росиии
(Аквабайк буенча 7 тапкыр Россия чемпионы, Россия спорт мастеры)
В составе сборной команды России по хоккею выступает Альметьевская хоккеистка
Ольга Сосина. Стала участницей Олимпийских игра в Сочи. (Россия җыелма командасы
составында Әлмәт кызы Ольга Сосина чыгыш ясый. Россия чемпионы, Сочида узган
Олимпия уеннарында катнаша.)
Обладатель Кубка Мира по лыжным гонкам Рамиль Илалутдинов
В 2015 году по национальной борьбе куреш 5 спортсменов стали чемпионами мира. (2015
ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында көрәш буенча дөнья чемпионы булган) Рамиль
Синякаев, Айвар Билалов, Ильяс Галимов
IV. Билге кую һәм дәрескә йомгак ясау. Ситуатив күнегү – “Расскажи другу ...”.
1) Татарстан нинди дәүләт?
2) Татарстанның флагында ничә төс бар?
3) Татарстан гимнын кем язган?
4) Татарстанның беренче Президенты кем?
5) Гимн кайчан яңгырый?
Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы, Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче
мәктәп, Әлмәт шәһәре.