Обобщающий урок "Сказки Абдуллы Алиша" 6 класс

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение
для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья
«Заинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа VIII вида»
«Авторская разработка»
Хайрутдинова Роза Замилевна
Учитель татарского языка и литературы I кфалификационной категории.
город Заинск,
2014 год.
МАКСАТ: 1) Абдулла Алиш иҗатын йомгаклау.
2) Аның әсәрләрендә кошлар һәм хайваннар дөньясы бирелеше.
3) Әсәрләренең бүгенге көндә дә яңгырашы, балаларга аңлаешлы тел белән
язылышы.
4) Әсәрләре аша дуслык, бердәмлек, әхлаклылык һәм әдәплелек сыйфатлары
тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ: язучының портреты, Нури Арсланов сүзләре язылган плакат, китап
күргәзмәсе, әсәрләренә иллюстрацияләр.
ДӘРЕС ПЛАНЫ.
1. Дәресне оештыру.
- сорауларга җавап бирү.
2. Актуальләштерү.
а) “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча фикер алышу.
б) “Сертотмас үрдәк ” әкиятеннән бер күренешне сәхнәләштерү.
в) укытучы сөйләме.
г) мәкаль һәм әйтемнәрне уку һәм фикер алышу.
3. Физкультминут “Без ничек ял итәбез”.
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- укучылар чыгышы.
5. Өйгә эш.
Акыл, белем, әдәплелек турында мәкальләр табарга.
6. Йомгаклау.
- әңгәмә.
- укучыларның белемнәрен бәяләү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
1. Дәресне оештыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән Абдулла Алиш иҗатын
йомгаклау дәресе үткәрәбез. Алдагы дәресләрдә без аның бик күп әкият һәм хикәяләре
белән таныштык. Абдулла Алиш балаларның яраткан язучысы, аның әсәрләре бүгенге
көндә дә үзенең яңгырашы, тәрбияви чарасы белән актуальлеген югалтмый. Абдулла
Алишның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерик.
- Абдулла Алиш кайда һәм кайчан туган?
1 нче укучы. Габдрахман Габделбари улы Алишев 1908 нче елның 15 нче сентябрендә
Татарстан республикасының Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян
гаиләсендә туган.
Укытучы. А. Алиш кайларда белем ала?
2 нче укучы. Абдулла башта әтисеннән укырга - язарга өйрәнә. Авылларындагы
башлангыч мәктәптә укый.
3 нче укучы. 1917 -1919 елларда Ямбакты мәдрәсәсендә белем ала. 1919 1921 елларда
Буракова авылында мәктәптә укый.
4 нче укучы. Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый.
1927 нче елда Казанга килеп, Казан җир төзү техникумына укырга керә.
Укытучы. Укучылар, сез язучының нинди әкият, хикәяләрен беләсез?
5 нче укучы. Абдулла Алиш балалар өчен “Чуар тавык”, “Әни ялга киткәч”, “Чәчәк”,
“Гыйнвар” һ. б. хикәяләрен язган.
Укучылар. “Нечкәбил”, “Койрыклар”, “Сертотмас үрдәк ”, “Куян кызы”, “Чукмар белән
Тукмар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятләрен беләбез.
Укытучы. Сезнең тагын нинди әкиятләр укыганыгыз бар?
Укучылар. Татар халык әкиятләре: “Зирәк карт”, “Җил арба”, “Төлке белән торна”; Г.
Тукайның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле”; Н. Исәнбәтнең “Мырау батыр”, З.
Туфайлованың “Кирлемән” әкиятләрен укыганыбыз бар.
2. Укытучы. Үткән дәрестә укыган А. Алишның “Сертотмас үрдәк әкиятендә без
нинди әкият геройлары белән таныштык?
Укучылар. Керпе, аю, бүре, куян, төлке, үрдәк.
Укытучы. Сезгә кайсы әкият герое ошады һәм ни өчен?
1 нче укучы. Керпе миңа аеруча ошады, чөнки ул үрдәккә акыллы киңәш бирә. Начарлык
эшләми, яхшы күңелле.
Укытучы. Керпенең үрдәккә биргән киңәшен дәреслектән табыйк әле.
2 нче укучы. Алар дус булып аерылышканда, энәле кием кигән булса да, керпе бик
файдалы киңәш биргән:
- Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян
килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган
берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек
нык булыр, -дигән.
Укытучы. Нәрсә соң сер?
3 нче укучы. Сер - кешенең башка кешеләргә белдерергә ярамаган яшерен уйлары.
Укытучы. Үрдәк барлык җәнлекләргә дә йортның серен ачып дөрес эшләгәнме?
Соңыннан нинди бәлагә юлыккан?
4 нче укучы. Үрдәк барлык хайваннарга да йортның серен ачып дөрес эшләмәгән һәм күп
сөйләшүе аркасында, керпенең киңәшен истә тотмаганлыктан, хәйләкәр төлкенең
кармагына эләккән. Төлке аны балаларына бүлеп биргән.
Укытучы. Үрдәк сер тотмаса да, аучы хуҗалыгына зыян килми. Аучы нинди саклану
чаралары алдан күргән? Дәреслектән табып, укыйк.
5 нче укучы. Бер сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр
иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян
рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән, бүрегә дә
сарыклар эләкмәгән, ул хуҗаның абзарына бөтенләй керә алмаган. Төлке, хәйләкәр
булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капканга эләккән, ә хуҗа
кайткач инде, аның кирәген биргән...
Укытучы. Өйгә сезгә “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән үрдәк белән керпе очрашкан урынны
сәхнәләштерергә бирелгән иде. Шул күренешне сәхнәләштерү. Алып баручы (Алинә),
керпе (Гөлшат), үрдәк (Илгизә).
в) Менә без укыган әкияттәге шикелле, күп сөйләшү аркасында авыр хәлдә калырга,
кыенлыкларга очрарга мөмкин. Мин сезгә бер хикәя сөйлим.
Бервакыт Алсу иптәш кызлары белән кинога бара. Бу киноны Алсу 2-3 мәртәбә караган
була. Ул, иптәше аңламас дип, бик борчыла һәм бертуктаусыз сөйләп утыра. Аларның
тирә - ягындагы кешеләр аларның сүзләреннән туеп бетәләр. Кино тәмамлангач, Алсу
янында утырган бер әби аңа игътибар белән карый да:
“Син, кызым, бик күп сөйләдең, инде кичкә кадәр туктап торырга туры килер” –ди.
Алсу әбигә җавап бирергә тели, ләкин көтелмәгән хәл килеп чыга, бер генә сүз дә әйтә
алмый. Әби тылсымчы булган икән.
Өенә кайткач, алсу бөтен күргәннәрен әнисенә сөйләргә уйлый. Тик әнисе берни дә
ишетми, кызына аптырап карый. Ул үзе белән булган хәлне беркемгә дә сөйли алмый.
Урамга кыз йөгереп чыга. Иптәшләре белән уйнамакчы була, нидер әйтә. Тик балалар
аны ишетмиләр.
Кичкә таба Алсуның кәефе кырыла. “Әти, әни, дусларым белән сөйләшәсем килә.
Беркемгә дә бернәрсә сөйли алмау бигрәк кыен икән ”- дип уйлый ул. Бары тик караңгы
төшкәч кенә Алсу сөйләшә башлый.
- Укучылар, Алсу ни өчен сәйләшә алмаган?
Укучылар. Ул кирәкмәгән вакытта күп сөйләшкән, шуның җәзасын алган.
Укытучы. Ә кино караганда сөйләшеп утырырга, башкаларга комаучаларга ярыймы?
Кирәкмәгән урында сөйләшү, кешене бүлдерү, башкаларга комаучалау, тыңлый белмәү -
әдәпсезлек була. Менә шундый хәлләр дә тормышта булырга мөмкин, сак булыгыз.
г) Укучылар, игътибар белән тактага карагыз әле. Сез анда нәрсә күрәсез?
Укучылар. Мәкаль һәм әйтемнәр.
Укытучы. Мәкаль, әйтемнәр җыйнак булсалар да алар эчендә тирән мәгънә, олы фикер
ята. Мәкаль һәм әйтемнәрне укыгыз, нәрсә әйтергә теләгәннәрен бергәләп карыйк.
6 нчы укучы. Сер дусты күп булыр,
Серне тоткан бер булыр.
Күп сөйләргә, серне бөтен кешегә дә әйтергә ярамый. Аны иң якын кешеңә генә
әйтергә була.
7 нче укучы. Кешесенә карап сүз сөйлә.
Сүзне сер сыярдай кешегә генә сөйләргә кирәк.
8 нче укучы. Сүзне әйт сыяр җирдә.
Кирәк урында гына сүзне әйтергә кирәк.
9 нчы укучы. Берәү унга әйтер, унау - йөзгә.
Күп сөйли торган дустыңа әйтсәң, ул башкаларга әйтә. Шулай итеп барысы да синең
сереңне белә.
10 нчы укучы. Күп сүз - чүп сүз.
Күп сүз, кирәкмәгән сүз әйтергә ярамый.
Укытучы. Без мәкаль, әйтемнәрдән тормышны танып белергә өйрәнәбез. Безнең әби -
бабаларыбыз безгә бик зур байлык, мирас калдырганнар.
3.Укытучы. Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алабыз.
Менә без бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны борабыз уңга,
Аннан сулга борабыз,
Бераз карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез
Тезләрне кочаклыйбыз.
Башны аска иябез
Күзләрне бераз йомып
Йоклап алабыз.
Менә ничек ял иттек
Дәресне дәвам иттек.
4. Укытучы. Сезгә өйдә А. Алиш әсәрләрен укып килергә кушылган иде. Хәзер
шуларны сөйлибез.
1 нче укучы. “Утлы йомырка” хикәясе.
Бер әбинең ак тавыгы бар. Ул бик күп йомырка сала. Әби аларны иләккә җыеп бара.
Көннәрдән бер көнне әбинең йомыркаларының берсе югала. Бу йомырканы оныгы алып
кибеткә барып конфет ала. Әбисе аны куркытыр өчен, утлы йомырка иде. Бөтен авыл
яначак – ди. Малай куркуга кала, үз гаебен таный.
Укытучы. Язучы бу хикәясе белән нәрсәгә өйрәтә?
Укучылар. Сораусыз кеше әйберенә тимәскә өйрәтә, начарлык эшләмәскә өйрәтә.
2 нче укучы. “Чукмар белән Тукмар ” әкияте.
Бер әбинең ике әтәче була. Берсенең исеме Тукмар, икенчесенеке Чукмар. Алар
сугышырга бик яратканнар, көндә талашалар икән. Соңыннан әбигә әләкләшәләр, ди.
Әби бу әтәчләрнең сугышуларыннан тәмам туйган. Тукмарны күршесенә кертеп куйган.
Ялгызы гына калгач, Чукмарга бик күңелсез булган. Ул Тукмарны сагына һәм әбигә
алып кайтырга куша. Әби әтәчне алып кайткач, Чукмар бик сөенә. Алар тату, дус
булып яшиләр икән.
Укытучы. Үзара нинди булырга кирәк?
Укучылар. Дус, тату булырга, сугышмаска, талашмаска кирәк.
3 нче укучы. Мин сезгә “Куян кызы” әкиятен сөйлим.
Бер куянның бик иркә, кадерле кызы булган. Әнисе кызына җылы итекләр алып
кайткан. Кыз алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе киеп йөрергә, салмаска
кушкан, ләкин ул әнисенең сүзен тыңламаган.
Беркөнне куян кызының аяклары авырткан. Тиен куянга кызын табибка алып барырга
кушкан.
Айболит кызның аякларын караган, дарулар сөрткән һәм итекләрен киеп йөрергә кушкан.
Укытучы. Куян кызының ни өчен аяклары авырткан?
Укучылар. Кыз әнисенең сүзен тыңламаган, итекләрен салып ташлаган. Ул бик үзсүзле
булган.
4 нче укучы. “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык” әкияте.
Яз җиткәч, сыерчыклар килделәр. Алар кешеләр ясап куйган ояны бик ошаттылар,
мактап сайрадылар.
Сырчык оясына каршы тәрәзәдә бер карт чыпчык яши. Ул бу күршеләрен бердә
яратмады. “Сайрый белмисез, миннән дә матур сайраучы юк” - диде күршеләренә.
Чыпчыкны карчыга куа чыкты. Ул оясына кереп котылды, ә соңыннан мин карчыганы
җиңдем дип мактанды.
Икенче юлы мин песине чукыдым дип мактанып торганда, песи чыпчыкка якынлашты.
Сыерчык күршесенә ярдәмгә килде, песинең күзен чокыды.
Сыерчыклар: “Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә” - диделәр.
Укытучы. Үз –үзенңе ничек тотарга кирәк?
Укучылар. Мактанмаска, тыйнак булырга, күршең белән дус булырга кирәк.
Укытучы. Безгә Абдулла Алиш әкиятләре, хикәяләре нинди булырга өйрәтте?
Укучылар. Дус, тату, бердәм булырга, олыларның сүзен тыңларга, мактанмаска, тыйнак
булырга өйрәтте.
5. Укытучы. Укучылар, акыл, гыйлем һәм әдәплелек - кешенең иң олы байлыгы. Менә
шушы байлыкны сезгә югалтмыйча, көн –төн арттырырга кирәк. Моның өчен сезгә
тырышып укырга, тәртипле, әдәпле булырга, олыларның сүзен тыңларга кирәк.
Өйгә эш сезгә акыл, белем, әдәплелек турында мәкаль, әйтемнәр табарга һәм үзегезгә
охшаган әсәргә рәсем ясарга кирәк.
6. Укутучы. Әлеге дәрестә без нәрсә белдек?
6 нчы укучы. Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәндек.
7 нче укучы. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак
сыерчык “, ”Тукмар белән Чукмар”, “Утлы йомырка” белән таныштык.
8 нче укучы. Әсәрләре аша дус, тату булырга, мактанчык булмаска, олыларның сүзен
тыңларга өйрәндек.
Укытучы. “Абдулла Алишның якты йөзе, һәрвакыт чак кына елмаеп торган кара күзләре
минем өчен һаман тере, сурәте һәм җанлы әсәрләре белән, якты теләкләре, кешелекле
сыйфатлары белән ул һаман безнең арада” - дип язды Нури Арсланов.
Фашистлар Абдулла Алишны җәзалап үтерсәләр дә, ул бүгенге көндә дә безнең арада,
үзенең әсәрләре белән мәңгелек. Ул безнең яраткан язучыбыз.
Дәрестә катнашкан, әзерләнеп килгән укучыларга билге кую.
Список использованной литературы
1. Алиш А.Б. Мамины сказки. – Казань: Татарское книжное издательство, 2003.
2. Алиш А.Б. Воробей – хвастун и скромный скворец. – Казань: Магариф, 2004.
3. Алиш А.Б. Нечкебиль. – Казань: Татарское книжное издательство, 2005.
4. Алиш А.Б. Произведения в 2 томах. Том 1. Казань: Татарское книжное издательство, 2008.
5. Алиш А.Б. Сказки. – Казань: Магариф, 2009.
6. Алиш А.Б. Хвосты: сказка. Казань: Татарское книжное издательство, 2012.
Использованные Интернет-ресурсы
1. Татарская электронная библиотека.