Конспект урока "Бөек хан биләмәләрендә" 6 класс

Тема: Бөек хан биләмәләрендә.
Максат:
-Укучыларны монголларның яулап алу походлары белән таныштыру. Марко Поло,
Чыңгыз хан турында мәгълумат бирү.
-Карта, тарихи чыганаклар белән эшләүне камилләштерү, мөстәкыйль эшләү, чагыштыру,
анализлау алымнарын үстерү;
-Патриотлык хисләр, туган илгә мәхәббәт, гражданлык бурычы тәрбияләү;
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: монголлар державасы турындагы күзалллауларны арттыру ,
халыкларның җиңелү сәбәпләрен ачыклау;
Үстерү бурычы: танып-белү активлыгын, анализлау, берләштерү, каршы кую алымнарын
үстерү;
Тәрбияви бурычлар: гражданлык, патриотизм хисләрен үстерү;
Тип: Яңа материалны аңлату;
Метод: аңлатмалы-иллюстратив;
Җиһазлау: дәреслек § 24, карта Монгольское завоевания в III веке”, атлас, рәсемнәр
компьютер, тест, кроссворд, чыганак.
План:
1. Максат һәм бурычлар кую;
2. Өй эшен тикшерү, тест эшләү;
3. Яңа материалны аңлату:
-Марко Поло сәяхәтләре;
-Чыңгызхан державасы барлыкка килү;
-Монголларның сугышчан армиясе;
-Монголларның яулап алу походлары;
- Монголлар хакимлеге;
- Соңгы куркыныч;
4. Дәреслектәге чыганакка анализ ясау. Кроссворд эшләү.
5.Йомгак. Билгеләр кую.
Дәрес барышы:
I.Оештыру моменты.
1. Дәрес планы белән таныштыру. Өй эшен тикшерү § 23 эчтәлекне сөйләтү (1-2
слайд)
Тест эшләү , җавапларын тикшерү (3 слайд)
Укытучы:
Укучылар! Бүген без сезнең белән “Бөек хан биләмәләрендә” дигән тема белән
танышабыз. Әйдәгез дәфтәрләрне ачып темабызны язып куябыз. Балалар темабыз
шулай атала , чөнки XIII гасырда сәяхәт иткән Марко Поло бөек хан биләмәләрендә
хан хезмәтендә булган. Кем соң ул Марко Поло? (4 слайд)
Марко Поло Венеция сәүдәгәре , Никколо исемле кешенең улы була. Әтисе бертуган
энесе Маттео белән Кытайга кадәр сәяхәт иткән. 1271 елда ул үзе белән 16 яшьлек
Марконы да ала.(5 слайд)
Шул китүдән алар 24 ел йөреп, Чыңгыз хан оныгы Хибулайда хан хезмәтендә
булалар.Үзенең күргәннәрен Марко Поло Книга о разнообразии мира” исемле
китабында сүрәтләгән. Монда ул ерак илләрнең бик бай булуын язган. Менә шушы
бай дәүләтләргә монгол ханы Чыңгыз яулап алу походлары оештыра.Ул барлык
монгол кабиләләрен үзенә буйсындыра, күрше төрки кабиләләргә сугыш башлый (6
слайд)
Бу вакытта бик күп илләрне хәрәбәгә калдырып, яндырып, тар-мар иткән монгол
гаскәре сугышчан осталыкның югары ноктасына җиткән була инде. (7 слайд)
Дөньядагы иң яхшы дисциплинага, оештыруга, маневрга һәм коралланган атлы
гаскәргә ия булган монголлар.
Төп төшенчәләр. (8 слайд)
Хәлифәлек-мөселманнарның дөньяви һәм дини башлыклары,
Олыслар-монгол идарәчесенең нәсел биләмәсе,
Чыңгызилар- Чыңгыз хан нәселеннән куелган бөек хан. Балалар сүзлек дәфтәрләрен
ачыгыз һәм шушы сүзләрне язабыз.
.
Ә кемнәр соң алар монголлар, кем ул Чыңгызхан ?
1211 елда Төньяк Кытай җирләрен (9 слайд)
1219 елда Урта Азияне, Иран, Кече Азине, Кара диңгез буйларын буйсындыра .
Монголларга беркем дә каршы тора алмаган, шулай итеп ул бик зур держава төзи
Чыңгыз ханның оныгы Бату (Батый) 1237-1240 елларда Русьны , 1258 елда
хәлифәлек башкаласы Багдадны буйсындыра. Ә 1260 елда үзен Мисыр солтаны
гаскәре җиңә. (Карта кулланып компьютердан схема күрсәтеп сөйләү). (10 слайд)
Венгрия короле качып китә, ләкин аны хан отрядлары Әдрән диңгездә куып тоталар.
Үзләре җиңгән халыкның ирләрен сугышчы, һөнәрче һәм хатын-кызларны колга
әйләндергәннәр. Ир-егетләрне басып алу сугышларында алга бастырган , шуңа да
татарлар килә дип курка торган булалар. Тарих битләрендә “татарлар” дигән этноним
барлыкка килә. Кытайча бу “күчмә кеше” дигәнне аңлаткан. Тарихчы Гумилев “от
Руси к России” дигән әсәрендә түбәндәге сүзләрне яза “Кытай хронографлары
Кытайдан төньяктарак яшәүче дала кешеләре-татарлар турында язып калдырганнар.
Алар 3 кә бүленәләр: Ак татарлар” Кытай стенасын саклыйлар, “Кара” татарлар
күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. “Кыргый” татарлар төньяктарак яшиләр.
Татарларны буйсындыручы Чыңгызхан була.
Әйдәгез, укучылар дәреслектәге чыганакны карап үтик. Сүз монголлар турында бара.
Әйе , монголлар бик рәхимсез, усал халык булган.
Исемен ишеткәч үк чиксез курку тудыра торган бу кешеләр нәрсәгә охшаган булган?
Укучылар сезгә 3 рәсем тәкъдим ителә, игътибарыбызны рәсемнәргә юнәлтәбез : 1-
өермә, 2-пожар, 3-цунами. Сез монгол яуларын кайсы рәсемгә ошатыр идегез? Ни
өчен? (11 слайд)
Чыңгыз хан нәселеннән чыккан кешеләр чыңгызиләр дип йөретелгәннәр, XIII йөзнең
икенче яртысында империя олысларга таркала. Олыслар оныкларга бүлеп бирелгән,
алар шунда идарә иткәннәр.
1370-1450 елларда Тимер исемле әмир идарә итә, ул Сәмәрканд шәһәрен башкалага
әйләндергән. Шәһәрдә мәһабәт мәчет, мәдрәсә, мавзолейлар төзетә. Аның империясе
Урта Азия, Иран, Гыйрак, Кече Азия, Кавказ арты һәм хәтта Төньяк Һиндстанның бер
өлешен үз эченә алган.
Тимер Мәскәүне тар-мар итәргә җыена, ләкин шәһәргә җитәрәк гаскәрен кирегә бора.
Кытайга походка чыккач Тимер үлә.
III. Ныгыту.
Кроссворд биремнәре эшләү.(12 слайд)
IV. Йомгаклау.( 13 слайд)
Өй эше бирү. 1. § 24 сөйләргә ,
2.Атлас белән эш 11, 9 (40, 14) биттән 1, 2 биремнәр,
3. Чыңгыз хан турында эссе язарга.
и
к
д
р
ә
н
у
о
о
н
г
о
л
а
ә
ы
л
и
м
е
р
ш
л
ы
с
у
к
ч
а
ы
н
а
г
д
а
д