Конспект урока "Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы" 5 класс


Дәреснең темасы:“Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы”
Дәреснең максаты:
1. Укучыларны Борынгы Кытай дәүләте, аның мәдәнияте һәм акыл иясе Конфуций
тәгълиматы белән таныштыру.
2. Балаларга теманы аңлату, карта белән эшләргә өйрәтү, сорауларга дөрес җавап
бирү нәтиҗәсендә фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итү.
3. Кытай халык мәдәниятенә кызыксыну уяту.
Дәреснең тибы:Яңа дәрес материалын аңлату.
Методик алымнар:
1.Укытучы сөйләме;
2.Тест;
3.Дәфтәр һәм сүзлек белән эшләү
4.Рәсемнәр
5. Карта куллану.
Дәрес җиһазы: карта “Индия и Китай в IX-XIV вв”, Конфуций рәсеме, тест сораулары.
Тарихи төшенчәләр:
- Конфуций;
- Бамбук китап;
- Чыпта;
Белем һәм күнекмәләр үстерү: контурлы карта белән эшләргә өйрәтү, тарих фәненә
кызыксыну уяту.
Дәреснең барышы.
1.Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар!Бүген безнең гадәти дәрес түгел, кунакларыбыз бар,- ачык
дәрес.иХәзер өйгә бирелгән . § 21 кабатлап алабыз
1. Өй эшен тикшерү § 21 тест ярдәмендә.
1.Джунглиларда яшәгәннәр:пантера
юлбарыс
фил
буйвол
агулы еланнар
сыер
2.Һиндстанда үстергәннәр: дөге
шикәр камышы
бодай
арпа
мамык
кукуруз
3.Һиндлыларның төп аллалары:ганеш
изге елан
биюче алла
4.Касталарның киемнәрен туры китер:
Брахман кара
Сугышчы ак
Игенче кызыл
Хезмәтче сары
5.Касталар брахманның кайсы җиреннән яратылган:
Брахман көчле кулларыннан
Сугышчы авызыннан
Игенче аяк табаныннан
Хезмәтче бот сөягеннән
2. Сорауларга җавап. Һинстанда укытучы брахман ничек укыткан?(7 яшь тулгач
брахман улын китергән, укытучыны ихтирам итәргә.кирәк булган Укытучы янына
яланбаш, аяк киемсез керергә тиеш булганнар. 16 яшенә кадәр укытучы йортында
эшләгәннәр.)
2 . Яңа дәрес материалын аңлату.
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
-Бүген безнең дәресебезнең темасы ”Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы”.
-Бу дәрестә без:
1. Кытайның кайда урнашуын;
2. Иң зур изгелек-өлкәннәргә хөрмәт;
3. Борынгы китаплар;
4. Әдәпле кытайлыларның үз-үзләрен тотышы турында сөйләшәчәкбез.
-Кытай Көнчыгыш Азиядә, Хуанхэ һәм Янцзы елгалары арасында Бөек Кытай
тигезлегендә урнашкан.Алар бер мәдәният, уртак гореф-гадәтләргә ия булып
яшәгән. Бу турыда бөек акыл иясе Конфуций сөйләп калдырган. Конфуций
б.э.к. 551-479 елларда яшәгән. Конфуций кытайлыларны ата-ананы, туганнарны
хөрмәт итәргә өйрәткән.
Кытайлылар-аллаларга, рухларга, аждахаларга ышанганнар. Иң бөек зат-Күк
саналган.
Кытайлыларга Конфуций китапларның эчтәлекләрен сөйләгән, ятлаткан. Ә
китаплары бамбук агачыннан булган, аны тишеп такталарны беркеткәннәр.
Мәңләгән иероглифны истә калдырырга кирәк булган. Әдәпле кытайлы аяк
киемен салып, яланаяк кергән. Аксөяк байлар ефәк халат кигәннәр, чәчләрен
түбәгә җыеп йөргәннәр.
Дәүләт зур гаилә дип өйрәткән Конфуций.
3. Яңа материаны ныгыту.
Сүзлек эше, сүзлек дәфтәрләрендә башкарыла.
-Балалар тактада язылган яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язабыз: Конфуций,
бамбук китап, чыпта.
Дәфтәр белән эш башкарыла, дәреслектән Кытайның кайда урнашуы язып куябыз.
-Тактага эленгән Конфуций рәсеменә игътибар итегез укучылар.(Рәсем эленә)
Тема буенча сорау бирелә:
а) Кытай кайда урнашкан?
б) Кем ул Конфуций , аның тәгълиматы?
в) Кытайлар ышанган алла?
4. Өйгә эш.
§ 22 укырга, 3 сорауга җавап әзерләгез.
контурлы картада “Борынгы Кытай” буенча 1, 2 бирем.
Билгеләр кую. Бүген дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт