Презентация "Великая Отечественная война" 6 класс (на казахском языке)

Подписи к слайдам:

Җиңү килде җирне нурга күмеп…

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

1941 нче елда башланган

Бөек Ватан сугышы

1945 нче елның

9 нчы Маенда гына

тәмамлана.

1941 ел,22 июнь.

Радио шомлы хәбәр китерә.

Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый.

Ватан сугышы башлана.

Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда,

гомумән бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, врачлар, барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.

Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Солдат хатыннар! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар.

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .

Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган

ТЫНЫЧ ЯШИК

Кемгә кирәк кан-яшь кою.

Кем тели сугыш-афәт,

Юкка чыксын җир йөзеннән!

Бары тынычлык булганда

Җирдә яшәве рәхәт!

Зиннатуллина Назлыгуль Назимовна

Югары Яхшый мәктәбе,

Актаныш районы.