Презентация "Халкыбызның күңел бизәкләре"

Подписи к слайдам:
Халкыбызның күңел бизәкләре Әбиебез сандыгында
  • Әбиебез сандыгында
  • Сакланмый нилэр генә.
  • Әйдәгез, сорыйк узеннән
  • Ачып курсәтсен безгә.
  • Каян анлап алды икән
  • Әби безнен теләкне?
  • Түрдэ торган сандыгын ул
  • Узе ачып курсәтте.
Баш һәм аяк киемнәре:
  • Калфак
  • Татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшләренә осталыгы, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.
  • Энже калфак, узе ап-ак
  • Бик килешэ йөземэ.
  • Калфагымнын матурлыгын
  • Хәммәсе дә курсеннәр
  • Энже калфак кигән кыз ул
  • Татар кызы дисеннәр!
Түбәтәй Төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме. Түбәтәй бары тик гади тукымалардан гына тегелгән.
  • Балкып тора түбәтәйләр
  • Энҗе бөртекләр белән
  • Алар монда килгән, гүя
  • Чын әкият иленнән.
Читек
  • Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган 19нчы гасырда да татарның сафьян читекләре дан казанган.
  • Бизәк төшкән итекләрне
  • Читекләр дип йөрткәннәр.
  • Аларны татар кызлары
  • Бәйрәмнәрдә кигәннәр…
Бизәнү әйберләре:
  • Чулпының махсус ясалган алкаларына тасма киертеп, чәч толымына әнә шул тасмаларны кушып үргәннәр. Чулпы узе тәнкәләрдән торган: ул тәнкәләрнең шомасы да, чокып бизәлгәне дә, коеп ясалганнары да булган, кайберләренә асылмалы вак тәнкәләр дә өстәлгән
  • Чулпы
Алкалар
  • Бизәнү әйберләренең аеруча киң таралганы, мөгаен алкадыр...Татар алкалары гаҗәеп күп төрле. Әмма аеруча үзенчәлеклесе, мөгаен груша сыман яисә өйрәк формасындагы өч асылмалы алкалар. Алка асылташлар белән бизәлгән.
Хәситә
  • Төсле тукымадан тегелә. Киңлеге 5-12 см., озынлыгы 30-40см. Тукымагаткүп төрле бизәкләр тезеп чыкканнар. Хәситәне күкрәк һәм арканы тыгыз каплап сул җилкә аша үң кул астыннан үткәргәннәр.
Муенса
  • Борынгы бизәнү әйберләреннән. Таш гасырында аны ирләр дә, хатын-кызлар да тагып йөри. Ул бәла-казадан, яман чирләрдән саклану өчен тагылган.
Көнкүреш әйберләре:
  • Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.
  • Сөлге
Шәл
  • Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,  Шәлем тугәрәк тугел лә, шәлем тугәрәк тугел…
Көянтә
  • Көянтәләрем алам да, чиләкләремне тагам…
Чиләкләр
  •  Чиләкләрем мөлдерәмә суым жиргә тугелә…
Сандык
  • Әбиемнең сандыгы!
  • Нинди серләр саклый икән ул?
  • Гомер буе җыйган хәзинәме,
  • Әллә инде күңел бизәгеме,
  • Нинди серләр саклый икән ул?
Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!
  • Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!
  • Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Р. Фәйзуллин