Конспект урока "Ике турының параллельлек билгеләре" 7 класс

ТР Яңа Чишмә муниципаль районы “Чаллы Башы урта
гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль
бюджет учреждениесе”
Тема:“Ике турының параллельлек билгеләре”
Төзеде: югары категорияле
математика укытучысы
Ибрагимова Флюра Хафиз кызы
Тема:“Ике турының параллельлек билгеләре”
Дәреснең максаты:
Белем бирү: вертикаль һәм чиктәш почмакларның үзлекләре, тигезьянлы
өчпочмак үзлекләре, өчпочмаклар тигезлеге билгеләре, әзер сызым
буенча мәсьәлә чишәргә өйрәтү, ике турының параллельлек билгеләрен
исбатлау.
Үстерү: тестлар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләү
сәләтләрен , хәтерне үстерү.
Тәрбияви : дәрестә вакытны рациональ файдалану, үз хезмәтеңне һәм
иптәшләреңнең хезмәтләрен бәяли белү, математик сөйләм телен үстерү,
объектив булырга өйрәтү.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Җиһазлау: тестлар, контроль биремнәр, җаваплар өчен таблица,әзер сызымнар,
белемнәрне бәяләү бите, презентация, ноутбук, проектор.
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты. Балаларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәреснең
максаты белән таныштыру, парта өстендәге таблицаларның нәрсә өчен кирәк
булуын аңлату. Дәрес вакытында укучылар үзләренең һәм иптәшләренең
җавапларын бәяләргә тиеш булуларын ассызыклап күрсәтү.
2. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.
а) Әзер сызым буенча телдән эш. Рәсем 1-4не кара.
Почмакларның градуслы үлчәмнәрен табарга
б) Ике вариантта тест эшләү. Тест.
I вариант
1)
АОВ һәм ДОС өчпочмакларының
тигезлегеннән килеп чыга :
1) ВС=АД
2) АВО=ДСО
3) В=Д
2)
II вариант
1)
АВС һәм ДВС өчпочмакларының
тигезлегеннән килеп чыга:
1) А=Д
2)АС=ВС
3)АВ=СД
2)
ВСД почмагының зурлыгын табыгыз.
1)25
0
2)75
0
3)70
0
3)
Расламаның кайсыcы дөрес?
1)DF=3см
2) С=72
0
3) А=D
АОД почмагының зурлыгын табыгыз.
1)60
0
2)105
0
3)90
0
3)
Расламаның кайсысы дөрес?
1)AL=7см
2) LKM=90
0
3) LM- АМК өчпочмагының
биссектрисасы
Тест нәтиҗәләрен укучылар парта өстенә куелган таблицага язалар һәм
иптәшләре белән алмашалар. Экранга әзер җаваплар күрсәтелә, укучылар
тикшерәләр.
3. Яңа материал өйрәнү.
1)Проблемалы сорау куела: Яссылыкта турылар нинди торышта булырга
мөмкин? ( 1 ноктада кисешә, кисешми). Параллель турыларга билгеләмә
бирелә. (Слайд 1-2 ).
2)5-6 нчы рәсемнәрне карыйк (әзер сызымнар таблицасыннан) һәм биремнәрне
үтик. Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң, 6нчы рәсем буенча AB һәм
CD турылары белән табылган почмаклар арасында бәйлелек юкмы икәне
ачыклана. Слайд 3-4 буенча әңгәмә үткәрелә.
Бирем №
җаваплар
II вариант
№1
1
№2
2
№3
3
3)Ике турының параллельлек билгеләре әйтелә һәм исбатлана.
Eor.ru дан (
G07_031_i03.oms
G07_031_i04.oms
G07_031_i02.oms
) кулланыла.
4. Яңа материалны ныгыту..
1)5 8нче слайдлар буенча мәсьәләләр чишү.
2) Укучыларга ике вариантта контроль биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә.
Контроль бирем.
1 вариант.
Түбәндәге сорауларга җавапларны дәфтәрләргә язарга.
1)Аркылы ятучы һәм якташ почмаклар парларын күрсәтегез.
2)Рәсемнәрдәге турыларның кайсылары параллель һәм ни өчен?
а)
б)
2 вариант.
1)Аркылы ятучы һәм якташ почмаклар парларын күрсәтегез.
2)Рәсемнәрдәге турыларның кайсылары параллель һәм ни өчен?
а)
б)
Эшләр тикшерелә һәм баллар куела.
Үзара тикшерү бите.
Җаваплар
Дөрес җавап
өчен балл
I вариант
II вариант
1) аркылы ятучы
почмаклар: 6 һәм7;
2һәм3.
Якташ почмаклар:
2һәм 7; 6 һәм3.
1) аркылы ятучы почмаклар:
4һәм8; 2һәм7.
Якташ почмаклар: 2һәм8;
4һәм7.
2 балл
2 балл
2)а) 4=6=35
0
(аркылы
ятучы почмаклар) булганга,
2)а) 4=6=100
0
(аркылы
ятучы почмаклар) булганга,
2 балл
а║b.
б) 4=2=40
0
, 6=180
0
-
140
0
=160
0
, 4=6(аркылы
ятучы почмаклар) булганга,
с║d.
mn.
б) 4=50
0
, 8=180
0
-130
0
=50
0
,
4=8(аркылы ятучы
почмаклар) булганга, а║b.
2 балл
5.Дәресне йомгаклау. Белемнәрне бәяләү бите
Укучының исем, фамилиясе_______________________________________
Эшләгән эшләрнең балларын таблицага тутырыгыз һәм үзегезнең белемегезне
бәяләгез
Тест
0-3 балл
Мәсьәлә №1
0-4 балл
Мәсьәлә №2
0-4 балл
Баллар
суммасы
Тиешле билге
Минем
билгем
10-11балл «5»
8-9балл – «4»
6-7балл - «3»
6.Рефлексия. Түбәндәге сорауларга үзегезгә туры килә торган җавапны
билгеләгез.
1)Сиңа дәрестә барыннан да күбрәк нәрсә ошады?
--- Мәсьәлә чишү,
--- теорема исбатлау,
---әзер сызым буенча эшләү.
2)Син үзеңнең дәрестәге эшчәнлегеңне ничек бәяләр идең?
--- актив,
---пассив,
---миңа ярдәм кирәк, чөнки__________________________________________
7. Өй эше : п. 24-25 №187,189.