Конспект урока "Сыйфат" 4 класс

Абдрахманова Ф.Х. 1 кв.категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
“33нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү
мәктәбе”муниципаль белем бирү учреждениесе
Класс: 4
Предмет: татар
теле
Тема: Сыйфат.
Бурыч: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган
белемнәрне ныгыту, системалаштыру
Максат:
- Дөрес язу, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану,
бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
1) 4 нче сыйныфта
татар теле
дәреслеге
(Ф.Ф.Харисов,
Ф.М. Хисамова, Ч.
М.Харисова .-
Казан:”Татарстан
китап нәшрияты”,
2013).
2)Парларда һәм
группаларда эшләү
өчен карточкалар,
презентация,
рефлексия өчен
кәгазьдән киселгән
яфраклар; агач
рәсеме
I.Оештыру өлеше.Исәнләшү.
Мин кешеләр күңелендәге барлык йозакларны да ача
торган бер ачкычны беләм. Ул- елмаю. Ә хәзер кара-каршы
күршебезгә карап елмаябыз һәм дәрестә тырышып
эшләвен телибез. Җилкәдәш күршебезгә борылып елмаябыз
һәм шулай ук уңышлар телибез. Кунакларга карап
елмаябыз.Ә хәзер барыгыз да миңа карап елмаягыз әле.
Матур үтсен көнебез
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
Структуралар.
II.Матур язу күнегүләре.
-Ә хәзер,укучылар,без сезнең белән һәрвакыттагыча матур
язу күнегүләре үткәрербез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, үрнәк
буенча ͏ хәрефен һәм элементларын күчереп языгыз.
III.Сүзлек эше.
Босс1: ворона,медведь, тетрадь, синий, воробей, школа.
Босс2: синица, лиса, жёлтый, перемена, дятел, берёза.
БОСС-СЕКРЕТАРЬ
-ТӘРҖЕМӘЧЕ
IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
-Әлеге сүзләр арасында кайсы сүз артык,ул нәрсәне
белдерә?
-Предметның билгесен белдергән сүзләр ничек атала?
-Димәк, без бүгенге дәрестә сыйфат сүз төркеме турында
белгәннәребезне кабатлап китәрбез.
V.Сорауларга җавап бирү.
Сыйфат турында без нәрсәләр беләбез соң? Сорауларга
җавап биреп китик.
1) Сыйфат нәрсәләрне белдерә?
2) Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
3) Сыйфатлар җөмләдә нинди сүз төркемен ачыклап
килә?
4) Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кулланыла?
Fan-N-Pick(веер)
№1-
карточкаларны
тота
№2-бер
карточканы сайлап
ала һәм укый
№3-җавап бирә
№4-җавап биргән
өчен №3не
мактый,җ
VI. Күнегүләр эшләү.
1.Бирелгән сүзләргә туры килгән сыйфатларны языгыз
Алма (нинди?)...,....,
Малай (нинди?)....,...,
Агач (нинди?)....,....,
Көз (нинди?)...,....,
Урыннарында утырган килеш һәрберсе яза.
Тикшерү:урыннарыбыздан торабыз,урындыкларыбызны
этеп куйдык. Класс буенча хәрәкәт итеп үзегезгә пар
табасыз,ике тапкыр. Үзегездә булмаган сүзләрне язасыз.
Ике пар тапканнан сон урыннарыгызга утырасыз.1 нче
укучы укый,сүзләр булмаса язып куясыз.
2 Текст бирелә.Җилкәдәш иптәшегез белән
киңәшеп,текстлардагы аерманы табыгыз һәм шул сүзләрне
дәфтәрегезгә языгыз
1.Урманда.
Җәй җитте. Җәй көне урманда бик күңелле була. Каеннар
шаулый.Җиләкләр пешә. Күбәләкләр очып йөри.
СТЁ ЗЕ КЛАСС
Работа в паре
(письменно)
2.Урманда.
Матур җәй җитте.Җәй көне урманда бик күңелле була.Ак
каеннар шаулый.Тәмле җиләкләр пешә.Төрле-төрле
күбәләкләр очып йөри.
Тикшерү:поп
корн перевод
VIII.Группаларда эш.Дәреслек белән эш.24 бит 62 күнегү
Алдыгызда яткан рәсемнәрне игътибар белән карагыз һәм
анда булган сыйфатларны гына язып алыгыз.
Хәзер һәр өстәлдән 1 номерлы укучылар басыгыз һәм
үзегезнең язган сүзегезне укып чыгыгыз
Группаларда эшләү
Round Nable
Раунд Тейбл
1 кәгазь бите,
1 ручка
IX.Белемнәрне тикшерү. Сыйфат темасы буенча тест.
Мөстәкыйль эш
X. Дәресне йомгаклау.Рефлексия.
Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез бүгенге
эшебезне бәяләп китик әле. Әгәр дә сез барлык биремнәрне
дә үтәгән һәм дәрес сезгә ошаса, сары төстәге яфракны
алыгыз, әгәр дә инде сезнең нинди дә булса соравыгыз
калса, кызыл төстәге яфракны алыгыз. Хәзер без сезнең
белән шушы яфраклардан көзге агачны бизибез.
Молодцы!
XI.Өй эше бирү.
Кемнәр сары яфракларны сайлады сез сыйфатлар
кулланып “Көз килде” дигән темага кечкенә күләмле хикәя
языгыз, ә кемнәр кызыл яфракларны сайлады сезгә
сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;
Рефлексия