Конспект урока "Казаным минем" 4 класс

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Казаным минем .
(4 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбияты
дәресенең эшкәртмәсе).
Әлмәт шәһәре 20 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Тазипова Айгөл
Әсхать кызы.
2016 нчы ел
Тема: Казаным минем .
Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).
Максат: 1)Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган
белемнәрне тирәнәйтү, текст белән танышу;
2) Сөйләм культурасын үстерү, баету;
3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиhазлау: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина “Татар
теле” 4 нче сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, CD –
проигрыватель, тема буенча презентация материалы.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
-Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.
-Дежур укучы белән әңгәмә.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү: 1 нче слайд
2. Фонетик – лексик зарядка:
А) Прослушайте и укажите количество слогов в данных словах.
Казаннан, Чаллыдан, Әлмәткә, Казанга, өйдән, мәктәпкә.
Ә) Послушайте и укажите слово, отвечающие на вопрос кайда?
Казанда, музейга, манарасы, мәчеттә, эскурсиягә.
Б) Послушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.
Матур, яшь, шәһәр, яңа, зур, озын.
3. Сүзлек эше: 2 нче слайд
Транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:
Башкала [башкала] столица
Мәчет [мәчет] - мечеть
Манара [манара] башня (минарет)
1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).
2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм
аерым-аерым кабатланыла):
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
- сүзне кабатлау;
- сүзтезмә әйтү;
- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.
3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:
Скажите что:
- ты живёшь в столице;
- я был в мечети;
- я видел минарет Сююмбике.
4. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен
үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.
III. Дәреснең төп өлеше.
1.Аудирование күнегүләре: - текстны укытучы белән уку ( дәреслектән 6
нчы күнегү 86 нчы бит)
-чылбыр буенча уку.
2.Ситуатив күнегү: 3 нче слайд
А) Послушайте и, если не согласны, дайте отрицательный ответ.
1) Казан Татарстан башкаласы. 2) Кол Шәриф мәчете Чаллыда урнашкан.
3) Казанда Сөембикә манарасы бар. 4) Кремель янында музей юк.
Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.
Укучылар 4 группага бүленәләр.Музыка куям, лидер нинди бию
күнегүе күрсәтә шуны кабатлап бииләр.Музыка узгәргәч, лидерлар артка
басалар,урыннарын алыштыралар.
IV. Ныгыту.
1.Рэлли Робин Rally Robin (диалог с партнёром по плечу)– 1 минут вакыт
бирелә.
Диалогик сөйләм. Укучыларга рәсемнәр таратыла (Казан шәһәренең
үзенчәлекле урыннары рәсемнәре). Балалар микродиалог төзеп сөйләшәләр.
2. Токин Мэт. Укучыларга Казан сүзе бирәм. Алар альбом битендә Казанга
караган сүзләр, сүзтезмәләр язалар һәм рәсемнәр ясыйлар.
V.Өй эше бирү.
85 бит, 3 күнегү эчтәлеген сөйләргә.
VI. Йомгаклау. Билге кую.
-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
-Сез үзегез өчен нинди яңа әйберләр белдегез?